Перейти к содержимому
Максиметер

кебек: гөлт итеп кабынды да китте уты. Мин түгел! Мин монда вообще не причем!» Линар, б...

кебек: гөлт итеп кабынды да китте уты. Мин түгел! Мин монда вообще не причем!» Линар, башын югары күтәреп, җиңел адымнар белән атлап китте. Төзүчеләр торган урынны да бик тиз тапты. Дөнья матурлыгын, күңел тынычлыгын чатнап авырткан башы гына бераз бозды. «Хәзер әрмән абзыйлардан аванска акча сорыйм да төзәтермен. Көтеп торган кешем юк. Кайда эшләсәм, кайда йөрсәм дә барыбер. Теге карчык Бикмурзинны авылда дип тә сөйләнде. Әллә чын, әллә саташып кына...» Егет күтәренке кәеф белән шәпле заман көенә сызгырынып вагон ишегенең төбендә бераз көтеп торды, аннары эчкә үтте. Өстәлдәге шешә төпләрен бушатып, стаканга салды да, авызын ерып, үзенә генә күренгән адәмгә күз кысып, бер көексез елмаеп, күтәреп эчеп куйды. Җыелмаган ятакларына ауды да, йоклап та китте. Ә әрмәннәр бу вакытта Нәзирә карчыкның өеннән калган чүп өемен түгү белән мәшгуль иде. Аларны таң ату белән татлы йокыларыннан уяткан Бикмурзин сакчылары да кара корымга батып, баш күтәрми эшлиләр. Әле сүнеп тә бетмәгән өемне актарганда чыккан сөрем сулышларына каплана. Утлы кисәүләрне, кызган тимер-томырны, эрегән кавырсын калдыкларын машина арбасына төягәндә, кул-аяклары пешә. Тик беркем дә бер сүз дә эндәшми. Котырган хуҗаның күзләре акаеп чыккан. Кая басканын, нәрсәгә тотынганын белми: йорт буйлап чаба. Үзе туктаусыз: – Рәшит Шамилевич килә бүген! Пожарның эзе дә калырга тиеш түгел! Тизрәк кыймылдагыз! Кузгалыгыз, димен, эттән туган нәрсәләр! Бушка эшләүнең нәрсә икәнен оныттыгыз шул хәзер! Түләрмен! Чукынып китсен шул акчалар! – дип җикерә дә җикерә. Көтү авылдан чыгып китүгә халык та җыела башлады. Хатыннар якынрак килделәр, ирләр ерактан гына күзәтте. Киртәләре авып төшкән йорт эченә беркем дә кермәде, ярдәмен тәкъдим итмәде. Тиздән экскаватор килеп җитте, калган вак-төяк чүпне җире белән бергә көрәп, тиз арада КаМАЗ машинасына төяп бетерде. Иң өскә киртә калдыкларын ташладылар. Әйтерсең, бу урында бер кеше дә яшәмәгән – Нәзирәнең йорты җир белән тигезләнде. Читтән карап иренеп кенә тәмәке пыскыткан ирләрнең гомер буена кәеф-сафа корган, гадәттәгечә пышылдашмаган, яңа хәлне тикшермәгән, һәрберсе үз уена батып тын калган хатыннарның ләгънәт юнәлткән урыны бер төндә, бер таңда җир йөзеннән юк булды. «Нәзирә кая икән?» дип пошаланучы да, эзләүче дә, янгын сәбәпләрен ачыкларга омтылучы да булмады. Кызыксынмадылар, кызганмадылар, уфтанмадылар, куанмадылар. Битараф халәт белән карап тик тордылар. Бервакыт шулай булачагын алдан көткән, белгән кебек. Аның каравы, Радик күңеленә тынгы табалмады. «Кем эше булырга тиеш соң бу? Минекеләр карчыкны бәйләп, өстеннән бикләп куйдык диделәр. Әллә артыгын кыланып ташладылармы? Ышанырсың аларга... Тик торып симереп беттеләр хәзер, майларына чыдашалмыйлар. Әллә Нәзирә үзе юньсез башы белән янгын чыгардымы? Булмас...Кемсоң? Рәшит Шамилевич сизмәсә, чукынып кына китсен инде калганы. Төбенә тоз коярга бала-чагасы, туган-тумачасы юк әле... Полициягә дә әйтеп, кирәк икән, акча төртеп куярга кирәк. Йомсыннар...» Тәкә хуҗасы кичтән Нәзирәне сорашкан егет турында исенә төшерде, халык арасыннан эзләп тә карады. Әмма бу турыда беркемгә дә авызын ачмады. «Тормышына таман! Шул кирәк иде азгынга!» – дип кенә уйлады да көндәге мәшәкатьләренә күмелде. Кояш күтәрелеп тә өлгермәде, эш бетте. Тик торып гадәтләнмәгән авыл халкы таралды. Бикмурзин әрмәннәрне мәчет төзелешенә ашыктырды. Ходай йортына беренче кирпечне салырга килүче түрәгә яхшы итеп телевизорга төшәр өчен нигезнең бер почмагын булса да әзерләп өлгерергә кирәк иде. Тетелеп төшеп йоклаган Линарны да сөйрәп торгыздылар. Хәленә кереп, аракы салып бирделәр. Төзәлгән башына төзүчеләр шлемы, өстенә зәңгәр комбинезон кидерделәр. Шартына китерү мәҗбүри: халык экраннан гел яхшылык, матурлык күрергә тиеш. Чөнки ул шуңа ышанып яши. ...Ә Нәзирәнең җир йөзендә кабере дә калмады... (Дәвамы бар.)

611 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.