Үткән көннәр табышмагы (хикәя)
Үткән көннәр табышмагы (хикәя) Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ 2. ...Билал яшәгән өй тыныч урамда. Ул урамның ике ягында озын зифа буйлы тупыллар һәм әлеге үтә дымлы субтропик климатта рәхәтләнеп, җәелеп үскән, ләкин Билал танып, белеп бетермәгән башка купшы агачлар, куаклар. Бихисап сандагы нечкә озын ботаклы, шундый ук озынча нәфис яфраклы куаклар узып баручыларның җанын иркәләүче тере бер музыка чыганагы булып утыралар. Урамы киң, йортлар бер-берсеннән ерак урнашкан, ләкин ике яктан ике тротуар сузылып, алар уртадагы юлдан төз агачлар рәте белән аерылып куелгач, урам бик киң тоелмый. Шуңа күрә атлавы да ничектер уңайлы, күңелгә тынычлык бирә, зур шәһәрләрнең галәмәт киң проспектлары кебек кешене куркытмый. Кичен йөреп керергә чыккан карт-коры һәм яшь балалы хатын-кызлар да урамның уртасыннан йөри икән монда. Машиналар сирәк үтә – аулак, тын урам булгангадыр инде… Әнә шул урамны һәм аның тирәли утыртылган төрле-төрле агачларны күзли-күзли, сирәк-мирәк йортларга күз сала-сала, Билал шактый ерак китте. Берзаман шушы бәләкәй шәһәрнең читенә үк барып чыкты ул. Соңгы йортның кечкенә генә бәрәңге бакчасыннан ары биек куе үлән белән капланган сазлык башланып китә иде. Инде эңгер төшеп килсә дә, Билал искәреп алды: якындагы тауга хәтле шулай сузылган, ахрысы, бу сазлык. «Бу якта тайга, сопка һәм сазлык», – диләр иде аны, дөрес икән, дип уйлап куйды ул. Болай булгач, Кытайга ни өчен кирәк икән соң бу җирләр? Ул бирегә килеп чыкканчы, моннан дүрт ел элек ике ил арасында булып алган зур бәрелеш шулай тиз генә исенә төште, тик әллә ни озак та тора алмады Билал күңелендә. Монда вакытлы гына кеше булгач, «җир басып алу» дигән канлы һәм дәһшәтле вакыйга да шәхсән аңа кагылмый сыман иде. Шунлыктан моңа бик исе китмәде. Тик менә бу сугышта – ике олы империя арасында җир өчен чыккан бәрелештә – якташ егете – Билал белән бер яшьтәге егет һәлак булды. Менә монысы инде бәгырьгә пычак. Ни өчен, нәрсә хакына бирәләр соң безнең газиз егетләребез үзләренә Ходай тарафыннан бүләк ителгән гомерләрен?! Янәшәдәге өйләрдә берән-сәрән ут ала башлаганнар иде – тәбәнәк тәрәзәләрдә кабынган ул утлар тыштан караганда бигрәк тә игътибарны җәлеп итә. Әнә шуларга сокланып карый-карый узды ул, кире кайткан чагында. Юка ак пәрдә аша урамга бөркелеп чыккан ул утларда ничектер Билалның үз фатирында булмаган аерым бер җылылык – әйбәт хуҗабикә йортында гына була ала торган өй, гаилә җылысы сизелеп тора иде. Тәрәзә яктысында тагын да күзгә ташланыбрак, тагын да балкыбрак утыручы яран гөлләр, гүяки ул әнә шул җылыга, йомшак-назлы мөнәсәбәткә сусап, караңгы урамнан якты-җылы өй тәрәзәсенә килеп сыланган бер сукбай йөрәк. Билалның үз йөрәге, үз җаны да әнә шул яран гөлләргә тиң. Гомере буена әнә шундый балкып утырган гөлле тәрәзәләргә сокланып туя алмады Билал. Ул гөлләр аңа бу өйдәге яктыны, җылыны булдыручы һәм аны саклаучы назлы, акыллы хатын-кыз булуы турында сөйли. Әнә шул бер билге буенча гына да Билал бүген дә бу гаиләнең бәхетлеме-түгелме икәнен әйтә алыр иде кебек… Ул һаман да өенә кереп китәргә ашыкмый әле. Яшәгән йорты янына ук килеп җитсә дә, һаман шунда әйләнгәләп йөри. Инде тәмам караңгы төшсә, ичмасам, өйгә кереп китәргә җиңелрәк булыр иде дип уйлый. Ә болай әле урам, тыштагы хозурлык аның игътибарын үзенә тартып, аны биләп тора, ахрысы… Тагын шулай бераз йөренгәч, инде керим булмаса дип, кызурак адымнар белән кузгалган иде, шулчак югары каттан бер тәрәзә ачылды да, хатын-кыз тавышы ишетелде: – Светик, кызым! Өйгә керегез инде! Билал ирексездән башын күтәрде, югарыга карады. Кинәт кенә карагач, ничәнче кат икәнен дә аера алмады, тик бер тойгы шундук бәгырьне телеп үтте – Билал тәрәзәсеннән кычкыралар түгелме соң! Аның тәрәзәсе кебек күренде әлеге ачык тәрәзә. Халат кына кигән бер ханым зур тәрәзәнең бер бүлеген тоташ ачкан да ишегалдында, үзенең тәрәзә төбендә генә диярлек уйнап йөрүче кечкенә кызларга кычкыра икән. Бүлмә эчендә ут яна, музыка авазы ишетелә. Тәрәзәнең ачылмаган бүлеме турысында гөлләр утыра…