Менә шушы күренеш Билалның хәтеренә мәңге онытылмастай бер тылсымлы картина булып кереп...
Менә шушы күренеш Билалның хәтеренә мәңге онытылмастай бер тылсымлы картина булып кереп калды. Кичке эңгер, ачык тәрәзәдәге чибәр ханым, тәрәзә төбендәге гөлләр, өй эченнән тышка сибелгән җылы яктылык һәм шуларның барысына иң тирән мәгънәне өстәүче талгын музыка… Музыка… Тәрәзәдәге ханым әле һаман китми, күрәсең, кызларын көтә. Билал да аннан күзен ала алмый. Сихерләнгән сыман озак, бик озак карап тора. Бераздан ул һушына килгәндәй була. Болай тору яхшы түгел икәнлеген чамалап ала һәм… өенә керергә дип җыенган кеше, үзе дә аңламастан, тагын бераз йөреп килергә дип, тын калган урам буйлап китеп бара. Аның бөтенләй башы эшләми, күңелендә әллә нинди давыл. Шактый вакыттан соң зиһенендә мондыйрак уй чуала башлый. Теге ачык тәрәзә аның фатиры астында булды түгелме соң?... Инде тәмам күз бәйләнгәч, йөрәгендә кузгалган давыл басыла төшкәч, Билал яңадан өйләре янына әйләнеп килде. Хәзер инде теге тәрәзә ябып куелган, ләкин әле пәрдәсе тартылмаган. Шуңа күрә ул Билаллар йортындагы иң якты тәрәзә булып, бөтен тирә-якка әллә нинди үзгә бер хасиятле нур сибеп тора. Эчтән якты сирпелгәч, тәрәзә төбендәге гөлләр дә сәхнәгә биергә чыккан гүзәл кызлар кебек – юк, алай гына да түгел – нәфис сынлы балериналар сыман күренә. Бу якты тәрәзәгә озаклап карап торырга хәзер инде Билалга беркем дә комачауламый иде. Ничектер үзендә кыенсыну да тоймады кебек ул чагында Билал. Нишләп икән? Аннары акрын, ашыкмас адымнар белән үз фатирына күтәрелде. Өченче каттан узганда, аның адымнары тагын да акрынайды, әлеге якты тәрәзәнеке булырга тиешле ишек яныннан үткәндә исә, ул бөтенләй тукталып та торган сыман булды. Таш идәнгә кисәк басып аяк тавышы чыгармаска тырышты, – шулай итеп, эчтән бер-бер аваз килмәсме дип, шул өнне ишетергә һәм үзенең төнге, ялгыз фатирына юлдаш итеп әнә шул авазларны алып китәргә теләде шикелле. Ләкин ишекнең эчке ягыннан бер тавыш та килми, анда үч иткән шикелле тып-тын иде. Кеше ишеге төбендә озак басып тора алмыйсың. Билал теләсә-теләмәсә дә узып китәргә мәҗбүр булды. Аңа төнге юлдаш булып әлеге тыштан күренгән якты тәрәзә һәм аннан агылган талгын музыка гына иярде. Өенә кереп өс киемнәрен салып аткач та, тагын бер мәртәбә салкынча душ кереп чыккач та, аннары бер бүлмәле фатирының кухня белән ике бүлмәсен бер итеп арлы-бирле йөргәндә дә күз алдыннан китмәде әлеге якты күренеш. Бераздан үзе белән алып килгән китап зурлыгындагы радиоалгычын кабызып җибәрде. Ул аны якындагы Япония дулкынына көйләп куйган иде, кабызу белән, бүлмәгә кояшлы, салмак, хисле музыка дулкыннары сирпелә башлады. Менә шушы япон музыкасы, ни гаҗәп, бу минутларда аның җанына иң кирәкле, иң тансык әйбер булып чыкты. Гүяки ул аны, җир читендә яшәп ятучы баласын, үзенең туган-үскән иленә, Татарстанына алып кайтып куйды. Гүяки бу музыка Билалны бала чагына һәм татлы гомере узган туган авылына алып кайтты – әти-әнисенең, аларның гаилә җылысына… Сабантуйлары көнне җыелышып, җырлашып, моңаеп утыра торган кадерле нигезенә, изге, бердәнбер туфрагына күчерде гүяки. Япон музыкасы безнең үз көйләребез сыман сузынкы да һәм гаять моңлы да. Ул үзенә ерак гасырлардан агылып килгән гаять кыйммәтле эчке энергияне, көчне дә сыйдырган. Әлеге эчке энергиянең тирәндәге салмак, ләкин бик тә урынлы, вакытлы хәрәкәтен, дулкынлануын да сиздереп тора. Ул елларда Билал, әлеге музыка авазына мөкиббән китеп, аны тыңлый, тәмле, шифалы агым буларак җанына кабул гына итә иде. Ә менә үз җиренә кайтып әлеге музыканы яңадан исенә төшерә һәм, уйлана башлагач, мондыйрак фикергә килде: безнең борынгы җирләребезнең янәшә, халыкларыбызның якын булуы турында сөйли түгелме соң җанга якын, ягымлы бу авазлар?! Үзенә бихисап күп табышмаклар сыйдырган серле Көнчыгыш җанының бер илаһи чагылышы түгелме соң бу?! Әнә шулай якты тәрәзә һәм ягымлы музыка булып хәтердә калды бу кич… …Ә икенче көнне өйләдән соң лейтенант Билал үзенең взводындагы егетләр белән тайга уртасындагы хәрби объектны сакларга китеп барды. Урман белән капланган тау итәгендәге тимер вагонда бу юлы нәкъ бер атна яшәде алар.