Алты өлеш бәхет (хикәя)
Алты өлеш бәхет (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА «Миңа уйналга бәбәй алып кайтканнал! Улла!» – сакауларча сөрәнли-сөрәнли яңа туган энекәше янында куанычыннан сикергәләгән Шәүкәтен Рәхимә, чү, шаулама, бәбәйне уятасың, дип, баладан читкәрәк этте. Дүрт яшьлек малай, аның саен кызыксынуын баса алмыйча, кетерди-кетерди, тәмле йокыга талган энекәше кырына елышты. Кечкенә бите генә күренерлек итеп бар гәүдәсе ак биләүсәгә биләнгән бәләкәч Әскәрне тизрәк чишендереп, бар җирен тотып-капшап карыйсы килә иде Шәүкәтнең, әнисе рөхсәт итмәде. «Тимә, улым, яме, йокласын бәбәй», – диде... Шулай да энекәше яныннан китәсе килмәгән улына түшәмгә асылынган сиртмәле бишекне җай гына тотып тирбәтергә рөхсәт итте Рәхимә. Икенче балаларын, бәлки, кыз туар, дип өметләнеп көтсәләр дә, Рәхимә белән Гафур Ходай биргән малайны сөенеп кабул иттеләр. Гафур шулай да хатынын юатып маташты: «Кыз да булыр, яшьбез бит әле, әнисе». Сүз дә юк, булыр, Алла бирса. Берәү түгел, насыйп язса, әллә ничә булыр әле кызлары да. Көтеп алынган бәхет кадерлерәк була ул. Гафур, тупырдап үскән ике малай атасы, кызым юк, дип әллә ни уфылдамады алай. Киресенчә, ике «баһадиры» белән горурлануын яшермәде. Ә Рәхимә исә ир балаларын үлеп яратты, ә шулай да кыз бала турында хыялланды. Ана булу бәхете тәтегән һәрбер хатын-кызның кыз бала көтүе табигый хәл, әлбәттә. Кыз бала ул бит әнисенең тагын да яхшырак дәвамы. Яраткан баласына ана кеше үзенең иң күркәм, иң яхшы сыйфатларын гына бирергә тырыша. Рәхимә үзе дә дүрт малай арасына «кысылып» дигәндәй дөньяга килде. Абыйлары, энекәшләре үсә-үсә кул арасына керә бардылар, әтиләренең алыштыргысыз ярдәмчесенә әверелә тордылар. Ә Рәхимә исә, әнисеннән өйрәнә-өйрәнә, аның уңган булышчысы булып үсте. Кечкенә чагыннан башлап, Рәхимәнең әнисеннән яшергән сере булмады. Дүрт ир туганы арасында кадерле гөл чәчәге кебек үсте Рәхимә. Кызлы йорт ул – назлы йорт. Туган оясыннан чыгып киткәнче, кыз гаилә бизәге иде. Яратышып кавышкан Гафуры белән үз гаиләләрен коргач та Рәхимә иренә иң зур хыялын ачты: «Кыз бала табачакмын, Алла бирса! Кыз бала тапмыйча туктамаячакмын!» Гафуры хатынының бу теләгенә, утыз ике тешен күрсәтеп, канәгать елмайды гына. Балалы өй − базар, баласыз өй – мазар. Баланы табу белән генәмени, аны кайдадыр яшәтергә дә, үстерергә дә кирәк, кешечә шартлар да тудырырга кирәк. Кош булып кош та үз кошчыклары өчен томшыгында мамык, үлән ташып оя кора. Балалары өшемәсен өчен оясын ныгыта, җылыта. Әни карчыкның мунча кебек өендә бала үрчетү беләнмени – Гафур үз куышын булдыру хыялы белән яна башлады. Өйләнгәнче йорт салырга әз-мәз кирәк-ярак туплаган механизатор Гафур, ике улы тугач, эшне кызудан тотарга тырышты. Колхоз эшеннән тынып торган арада, кышын, Караидел урманнарына барып, өйлек агач кисеп кайтартты. Өмә ясап, бура буратты. Бура кипкән арада өйнең башка кирәк-ярагын да булдырды. Уңды Рәхимә иреннән – агачтан сандугач кына ясамый. Тимер-томырга кулы яту турында әйтеп торасы да юк. Ире мондый зур эшкә тарыган чорда Рәхимә дә тик ятмады – ул инде өченче балага көмәнле иде. Яңа өй туен һәм бәби туен яшь гаилә сөенә-сөенә бергә үткәрде. Рәхимәнең, монысы һичшиксез кыз булачак, дигән вәгъдәсен Күктәгеләр ишетмәдеме, ир белән хатынның малайдан бәхетләре зур идеме – үсеп барган абыйларына әниләре тагын энекәш алып кайтты. Оныкларын яратып-сөеп карашкан, үстерешкән дәү әниләре Зифаның теләген читкә какмадылар – балага Искәндәр исеме куштылар. Берара Гафур белән Рәхимәнең балалары булмый торды. Табигать ана кешегә бераз булса да ял кирәк дип санады, ахры. Өч бала белән әлләни ял төшмәде инде төшүен. Шулай да ул үз язмышына зарланмады. Киресенчә, кызсыз калырмын микәнни, дип пошаланды. Әнә бит, ир туганнарына хәтле икешәр-өчәр кыз үстерә! Мәхрүм калыр микәнни Рәхимә кызлы ана булу бәхетеннән? Гафурына рәхәт – өч малай бер-берсенең эзенә басып үсеп тә килә, кул арасына керә да бара. Ата баласы хата булмас – шулдыр инде. Кыз бала көтеп ала алмаган хатынының борчылуына Гафур кысыр хәсрәт дип кенә карый. Башка кайгың юк икән, башыңа хәсрәт алма,