сатучысы "җете кызыл" чибәр Рәмилә үзенеке итәргә өлгергән иде инде. Өенә кайтып кергән...
сатучысы "җете кызыл" чибәр Рәмилә үзенеке итәргә өлгергән иде инде. Өенә кайтып кергән Ләйлә, Сирин янында бөтерелеп йөргән Рәмиләне күреп, башта берни дә аңламады. Иренә ярдәм итә икән, дип рәхмәт әйтергә авызын ачкан иде, Рәмилә, биленә таянып: "Монда мин хәзер хуҗабикә!" − дигәч, Ләйлә чак артына утырмады. Сораулы карашын күзләрен яшергән Сирингә төбәде: "Чынмы бу?" Айнырга өлгермәгән Сирин дәшмәде, гаепле йөзен идәннән күтәрмәде. Шулай итеп, Ләйлә, чишенеп тә тормыйча, әйберләрен җыйды да үз өеннән чыгып китте. Тагын әнисенең бусагасына кайтып егылды. Утыз ике яшендә Ләйләнең бөтен тормышы асты өскә килде. Бөртекләп җыйган бәхетен югалтты. Аяусыз язмыш башта сөйгән улын алды. Яшь, чибәр, шук хатын – ирен, яшәгән йортын, җыйган байлыгын тартып алды. Ләйлә яшәү мәгънәсен югалтты. Карынында яралып килгән тере күзәнәк кенә аны бу дөньяда тотып калды. Үзең ничек телисең – шулай, ә бала туарга, яшәргә тиеш! Кайгысын онытырга, Рәмилә белән яңа тормыш башларга күпме генә теләсә дә, аның белән Сириннең тормышы барып чыкмады. Совхоз барагында әнисе, өч туганы белән ачлы-туклы диярлек үскән Рәмилә кинәт кенә башына ишелеп төшкән байлыктан исерде. Кибетне тиз генә үз кулына алды. Авырга калса да, әле яшьмен, балага батарга өлгерермен, дип Сириннән сорамыйча бер-бер артлы бала төшерде. Сириннең хәмер белән мавыгуына артык пошынмады. Аракының чишмәсе үз кибетләрендә. Кирәк саен алып чыгып кына торды. Сирин белән ярышып диярлек үзе дә эчте. Сирин кайгысын басарга тырышып эчсә, Рәмилә тук тормыштан илереп эчте. Сирин белән Рәмиләнең дуслары көннән-көн арта барды. Дуслар, бәйрәмнәр арта барган саен, кибет биргән табыш та кими барды. Рәмилә яхшы машина алып, руль артына утырды. Шәһәрнең кыйбатлы "бутикларында" гына киенде. Чит илгә ялга барды. Көннәрдән бер көнне Сирин яңа товар алырга да акча эзли башлады. Ләйлә белән еллар буе бөртекләп җыйган байлыкларын Рәмилә бер-ике елда туздырырга да өлгерде. Көннән-көн эчүгә сабыша барган яшь хатынын Сирин хастаханәгә дә салып карады. Тик аннан чыгу белән Рәмилә тагын шешәгә ябышты. Түземлеге төкәнгән ир Рәмиләне чак куып чыгара алды. Ләйләдән аермалы, Рәмилә буш китмәде, Сириннән яхшы машина, затлы кием-салым, кыйммәтле алтын-көмеш каерып алды. Кибетне дә бүләргә йөрде, тик барып кына чыкмады. Терсәк якын да бит, тешләп булмый. Комсыз Рәмиләне беренче хатыны – тыйнак, эшчән Ләйлә белән чагыштырып, Сирин бик үкенде дә бит, тик соң иде шул. Ни булса шул булыр, диеп, Сирин җәйге бер көндә Ләйләне эзләп, аның авылына юл тотты. Кифая карчык элекке киявен капка алдында коры гына каршы алды. Өенә чакырмады. Ләйлә монда яшәми, аның гаиләсе бар, аны эзләп йөрмә, диде. Сирин моңа ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Шулай да авыл буена сораша торгач, Ләйләнең эзенә төште. Көянтәсен күтәреп судан кайтып килгән Ләйләнең йортлары янында торган ят машинаны күреп хәле беттеме, иңнәреннән шуып төшкән бидрәләрне җиргә куярга өлгермәде. Мөлдерәмә тулы сулы бидрәләр җиргә тәгәрәде. "Нигә килдең монда? Ни йөзең белән килдең?" – Ләйләнең үзәк өзгеч тавышына капкадан бер-ике яшьлек малай чыкты һәм кунакка өркеп карый-карый еларга тотынды. Ләйлә аны тынычландырырга ашыкты: "Елама, Азамат улым, елама, яме. Тими ул сиңа..." Азамат? Шунда гына Сирин малайга игътибар белән текәлеп карады. Бу бит Азаматларының нәкъ бәләкәй чагы! Сирин берни дә аңламады. Тукта, тукта, ничек, бу бала аның улы булып чыгамы соң? Сирин Ләйләнең җиңнәреннән тотты: "Бала минекеме?" Ә Ләйләнең күзләрендә нәфрәт уты кабынды. Ул улын күтәреп күкрәгенә кысты да: "Минеке!" – дип кырт кына җиңен тартып алды һәм капканы шарт итеп ябып кереп китте. Эчтән капканы терәп куйганы ишетелде. Сирин хатыны алдында тезләнеп гафу үтенергә әзер иде, ләкин аны тыңлаучы булмады. Капканы күпме шакыса да, аңа ачучы күренмәде. Ләйлә аны кичерә алмады. Буш, салкын йортына кайтып китте Сирин. Рәмиләдән соң хатын-кызга ышанычы кайткан Сирин, артыннан ияреп йөрүчеләр булса да, башкача өйләнмәде, ялгызы яшәде. Ләйләне йөрәгеннән ничек кенә сызып ташларга теләсә дә, булдыра