алмады. Бер яктан аның алдындагы гаебе җанын кимерсә, икенче яктан тәүге, саф мәхәббәт ...
алмады. Бер яктан аның алдындагы гаебе җанын кимерсә, икенче яктан тәүге, саф мәхәббәт онытыламы соң ул? Әйе, бик тә гаепле Сирин Ләйлә каршында. Вакытсыз вафат булган улы һәм хатыны алдында икеләтә гаеп тоеп, Сирин газаплы тормышта яши бирде. Тормышлары җай гына, рәхәт кенә барганда, үргә күтәрелгәндә бергә булдылар. Ә кайгы килү белән Сирин хатынын ташлады булып чыга. Болай да сынган хатынын баланы карамауда гаепләп, үзенең ата буларак җаваплылыгын танымау түгелме соң бу? Икесе дә авырлыкны бертигез күтәрер урында, бер-берсенә терәк булыр урында Сирин хатынын иң авыр чакта ташлады. Ничек кичерсен аны Ләйлә? Көзге кисәгедәй чатнаган бәхет кыйпылчыкларын тагын җыя алырбызмы? Синсез яшәү юк миңа, Ләйләм, бәгърем. Унбер елдан соң нигә тагын килеп чыктың тормышыма? Кичерүең шулмы? Минем газапларымны күреп тантана итүеңме? Ничек аңларга сине, Ләйлә?... Кара-каршы утырган ир белән хатын кыска гына мизгел эчендә йөрәкләреннән әллә ниләр үткәрде. Телләре түгел, карашлары сөйләште. Ләйлә, мине көтәләр, миңа вакыт, дип, урыныннан кузгалды. Аны өеннән җибәрәсе килмәсә дә, Сирин Ләйләне озата чыкты. Кем көтә аны? Әлбәттә, бер ир заты. Ләйлә кебек хатын-кызның ялгыз булуы икеле. Хатын кибет каршында тукталган машина янына атлады. Гади генә машинадан аның каршына ... унөч-ундүрт яшьләрдәге яшүсмер чыкты. Сириннең бүгенге тетрәнүләре бетмәгән икән әле. Ләйлә, малайны иңнәреннән кочып, Сирингә борды: "Азамат улым, әтиеңне күрергә теләгән идең. Менә синең әтиең..."