Ләйлә читкә борылды, яңагыннан аккан тамчыларны сөртеп алды. Вакытсыз гомере өзелгән ул...
Ләйлә читкә борылды, яңагыннан аккан тамчыларны сөртеп алды. Вакытсыз гомере өзелгән улларын искә алуы икесенә дә авыр иде. Унбер ел үтсә дә, бала кайгысы басылмый икән. Мәхәббәтләренең беренче җимешен, кадерле улларын сигез яшькә хәтле үстереп, саклап кала алмадылар шул ата белән ана кеше. Икесенең дә йөрәкләрен уллары алдында әлегәчә газаплы гаеп хисе кимерә. Алар икесе дә белә – бу гаеп тойгысы аларны гомер азагына хәтле эзәрлекләячәк. Елдан-елга үсә генә барачак. Баланы саклап кала алмаган өчен икесенә дә гомерлек җәза – шушы авыр гаеп хисен азаккача тоеп, шул тойгыдан көннән-көн ныграк авыртынып, сызланып яшәү. Икесенә дә гомерлек җәза. Ләйлә көзгеле шкафка ымлады: "Ватык көзгене алыштыргансың икән..." Аннары үз-үзе белән бәхәсләшкәндәй, өстәп куйды: "Көзгегә генә бәйле булса икән бәхет..." Бер-берсен кочып, чатнаган көзгегә карап торырга яраталар иде алар... "Карамагыз шул чатнаган көзгегә. Ярамый!" – кайнанасы әйтә килде, ә яшьләр тыңламады. ...Сигез яшьлек улының суда батып үлү хәбәрен ишеткәч, Ләйлә яланаяк, яланбаш елга буена чыгып йөгерде. Ул барып җиткәндә су буена халык җыелган иде инде. Кешеләр, Ләйләгә күтәрелеп карарга кыймыйча, дәшми-нитми генә аны яр буенда сузылып яткан Азамат янына үткәрделәр. Кулларын сузып, Ләйлә улының үле гәүдәсенә ташланды. Яр буйларын кошчыгын югалткан аккошның үзәк өзгеч ачы тавыш яңгыратты: "Балакаем... Азаматым..." Ләйлә дерелдәгән куллары белән улының тәнен, күзләрен, колакларын капшады һәм кешеләргә ялварды: "Ярдәм итегез, зинһар... Ярдәм итегез балама..." Тик гәүдәсе суынган, иреннәре күгәргән малайга инде ярдәм итәрлек түгел иде. Ярдан сикергән Азамат, су астындагы ташка башы белән бәрелеп, балалык шуклыгыннан вафат булды. Кайгыдан ана кешенең сәламәтлегенә зыян килде. Иртә-кичен ул бары ике җөмләне кабатлады: "Юк! Юк! Дөрес түгел бу! Ышанмыйм... ышанмыйм..." Көтмәгәндә яшен суккан сыман, Сирин дә улын югалту кайгысын бик авыр кичерде. Хәмердә бераз гына булса да җан тынычлыгы табарга тырышты. Хаклымы, түгелме, үз-үзен белештермәгән хатынын гаепләде: "Син ана кеше. Син карамадың баланы..." Ә Ләйлә акланмады. Әйе, ул гына гаепле. Ул гына гаепле. Үз гомерләрен кисеп бирер иде дә бит, кая соң! Дөньядан ваз кичкән, карашы сүнгән хатынын Сирин табибка алып барды. Акылына зыян килмәсә дә, кайгысын күтәрә алмаган хатын депрессиягә бирелде. Табиб язып биргән даруларны эчмәде. Көне буена караватта бөркәнеп ятты да ятты. Кызының хәлен белергә килгән Кифая карчык беркөнне Ләйләне үзенә алып кайтып китте: "Бераз булса да үземдә яшәсен. Дәвалармын, Алла бирса. Терелгәч кайтыр". Сирин риза булды. Шулай, кайчандыр күпләр сокланган гаиләнең бәхете чатнады. Сокланмаслык та түгел иде шул Сирин белән Ләйләгә. Икесе дә карап торырлык чибәр, асыл зат. Югары уку йортында укыганда танышкан егет белән кыз укуларын бетермичә үк туй ясап, кавышып та куйдылар. Танышкан көннәреннән башлап, гел бергә булдылар. Укуларын бетергәч, Сирин Ләйләне туган авылына алып кайтты. Үзе совхозда агроном, ә Ләйлә хисапчы булып эшкә керделәр. Башта ике ел ата-аналары белән яшәделәр. Уллары Азамат тугач, иске генә йорт сатып алып, шуның урынына яңа өй салдылар. Замана үзгәреп, совхозлар беткәч, үз кибетләрен ачтылар. Яңа яралып кына килгән сәүдәгәрлек эшен алар беренчеләрдән булып диярлек башлап җибәрделәр. Бергәләп бөртекләп мул, иркен тормышларын төзеделәр. Тормышлары бар яктан да яхшы, бәхетләре түгәрәк иде. Ләйлә ирен, баласын яратып туя алмады. Киләчәк тә шундый ук матур, бәхетле булыр сыман тоела иде. Юк икән шул. Зур бәла, су астындагы таш янында, күзгә күренмичә сагалап торган икән аларны. Улларын югалткач, Ләйләнең тазалыгы какшады, ә Сирин эчүгә сабышты. Аларның түгәрәк бәхетләре шулай кителде, чатнады. Әнисе янында чирле Ләйлә ике айлап ятты. Кифая карчык кызын халык чаралары белән дә, авыл фельдшерының киңәшләрен кулланып та дәвалады. Шифалы үлән төнәтмәләрен өшкереп эчерде, белгән догасын укыды. Терелеп, ике-өч айдан үз өенә кайтып кергән Ләйләне яңа сынау көтә иде. Хатыны юк арада, салмыш баш хуҗаны кибет