Чатнаган бәхет (хикәя)
Чатнаган бәхет (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА Сирин, юынып, ашарга гына утырган иде, ишек шакыдылар. Ир берни уйламыйча барып ачты һәм катып калды. Ишек төбендә аның беренче мәхәббәте – яратып алган, ләкин аерылган хатыны Ләйлә басып тора иде. "Керергә ярыймы?" – дип эндәште ул. – Без күпме күрешмәдек соң әле? Ун елмы? Унберме?" Сириннең башында уйлар бураны купты: "Күпме вакыт үтте. Ә ул бер дә үзгәрмәгән..." Ир кунак хатыннан күзләрен алмыйча артка чикте һәм аны кулы белән керергә өндәде. Нидер әйтергә, исәнләшергә кирәк иде, ләкин Сирин, телен йоткандай, бу мизгелдә барлык сүзләрне дә онытты. Ләйлә аның халәтен аңладымы, бераз көлемсерәп, тупса аша атлады һәм кайчандыр үзе яшәгән йорт эченә күз йөгертеп чыкты. Көтелмәгән кунакны күрүдән һаман исенә килә алмаган Сирин ишек янында басып тора бирде. Әйтерсең лә, ул үз йортында түгел, ә әллә кайда. Теленнән сүз чыкмады, ә зиһенендә өзек-өзек, бәйләнешсез уйлар туды: "Ләйлә... Һаман шул ук Ләйлә... Ник килдең? Минем газаплы тормышымны күрергә килдеңме?..." Ләйлә зифа аякларыннан килешле аяк киемен салды да, өй эченә үтте. Ул бүлмә уртасында өй эчен күзәтеп басып торганда Сирин, әлбәттә, хатынның зифа буен, нәкъ яшь чактагыдай калку күкрәкләрен, иңнәренә дулкынланып төшеп торган чем-кара чәчләрен күрми калмады. Шул ук Ләйлә... Тик бераз тулыланып кына киткән сыман. Ләкин ул тулылык аңа шундый килешә. Тездән чак түбән зәңгәрсу чәчәкле күлмәгенең һәр җөе хатынның гәүдә-сынына шундый да урынлы, шундый да килешле. Әйе, киенә белә иде Ләйлә. Юк кына акча белән шундый зәвыклы итеп киенә иде. Ирексездән Сирин уйлап куйды: "Өлгергән җиләк..." Ләйлә карашын диварда эленеп торган кайчандыр өчесе төшкән сурәттә туктатты да, бераз текәлеп карап торгач, ушына килә алмый басып торган Сиринга борылды: "Бергә төшкән фотоны һаман алмагансың..." Сирин, каушап калуыннан бераз кыенсынып, шунда гына исенә килде: "Ә... әйе... Без бит кайчандыр бергә идек..." Үз өендә шундый ук сурәтнең зурайтылганы эленеп торганын Ләйләнең әйтәсе килмәде. Сирин суына башлаган ашына ымлады: "Ләйлә, әйдә, утыр, теләсәң, аш салам". Һәм кунакның җавабын да көтмичә чынаякка үрелде. Ләйлә каршы килмәде, кулын юып, өстәл артына утырды. Шулай да кисәтергә онытмады: "Озак утыра алмыйм. Мине көтәләр..." Буйдак ир пешергән аш ис китәрлек тәмле түгел иде, әлбәттә. Кибет консервасын кайнар суда болгатып кына алган ашны Ләйлә шулай да бер-ике капкан булды. Ә Сирин ашаудан калган иде, ахры. Калагын бармаклары агарганчы кысып тотып утырса да, ашка үрелмәде. Сүзсез утыру икесенә дә кыен иде. Сирин башында бөтерелгән уйны әйтте: "Һм... Чыннан да, ничә ел күрешмәдек? Ун елдан артты кебек..." Ләйләнең күзләрендә уйчанлык чагылды: "Уникенче ел китте..." Сиринга, сораулар яудырса, кунакны өркетер, ул чыгып китәр кебек тоелды. Аның Ләйләне әз булса да үз өендә тоткарлыйсы килә иде. Шулай да сорамый булдыра алмады: "Унбер елдан соң ничек килеп чыгарга булдың, Ләйлә?" Хатын исә башын күтәреп тагын дивардагы сурәткә карап торды. Караган саен күзләренә сагыш иңә барды. Тын гына, чак-чак ишетерлек итеп җавап бирде: "Беләсең бит улыбыз янына еш килеп йөргәнемне. Менә кереп чыгарга булдым синең янга..." Сирин бәхетле чакларының чагылышына − хатыны, улы Азамат белән өчәүләп төшкән фотога карап куйды һәм тирән итеп көрсенде. Беркайчан да алар бергә була алмаячак. Шушы ак-каралы сурәттә генә алар бергә калдылар. Яраткан хатыны, сөйгән улы, Сирин үзе... Сигез яшьлек Азамат, нигә болай булды бу дигәндәй, гаҗәпләнгән сыман күзләрен зур ачып, әтисе белән әнисенең уртасында утыра. Ә Ләйлә белән Сирин елмаялар, алар шундый бәхетле. Алар әле алда ни көтәсен белми... Ләйләнең мөлдерәмә тулы күз яшьләрен күреп, Сирин аны тынычландырырга ашыкты: "Йә, йә, булды... Җитте дим..."