Озакламый Илгизнең хөкемдарлык вакыты бетте. Ул кабат сайланырга теләмичә, үз эшен ачар...
Озакламый Илгизнең хөкемдарлык вакыты бетте. Ул кабат сайланырга теләмичә, үз эшен ачарга хыялы барлыгын белдерде. Шәхси адвокатлар бүлеге ачты. Үзенә сәләтле яшь белгечләрне эшкә алды. Ерак юлларга йөрүе дә шушы эше белән бәйле. Эшләре җайлангач, Илгиз Диләрә белән очрашырга да җай тапты. Әнә шундый ерак юлдан кайтканда, аларда туктап ял итәргә, берәр чәшкә чәй эчеп чыгарга булды. Уйлары артык тирән түгел иде. Тик, тиз генә чыгып китә алмады. Аңы томалангандай булды. Бу вакытта аны берни дә – гаиләсе белү дә, балалар барлыгы да, кеше сөйләү дә куркытмады. Ул үз-үзен тыеп кала, мәхәббәтенә каршы килә алмады. Ир артыгын кыланмаска, өйдәге тынычлыкны сакларга тырыша. Аның үз эшен яратуын гаиләсе күптән белә. Шуңа күрә дә артык сораулар биреп, аптыратып тормыйлар. Барысы да алар өчен, балаларының барлы тормышта яшәве өчен тырышуын да күрәләр. Гаиләдә иргә хөрмәт зурдан. Эштә дә аны бәялиләр. Яшьләргә еллар дәвамында туплаган тәҗрибәсен, белемен өләшә. Үзе өйдә утырганда да, ышанычлы кешеләре булсын дип тырыша. Илгиз белән Диләрәнең очрашулары дәвам итә. Хатын хәтта шикләнергә сәбәп тә күрми. Ләкин, тора-бара Илгизне гаиләсе белән бүлешергә теләмәгән Диләрә мәкерле эшенә керешә. Ирне хатыны белән уртак итәсе килми. Аныкы икән, табышы да аңа кайтсын, үзе дә бердәнбере булсын дип уйлый. Санаулы еллар эчендә Диләрә ирнең бар әйберен үзенеке кебек хис итеп, бай хатыны кебек киенә, кыйммәтле чәчтарашларда йөри, сезон саен тунын алмаштыра башлый. Илгиз яратуы хакына үз йома. Аңа да, гаиләсенә дә җитә бит. Күбрәк эшләргә, ял итмәскә тырыша. Диләрә хатынына ишеттереп, гаиләдә күңелсезлекләр чыгарганчы бу шулай дәвам итә. Ул хәтта Алсу урынына яшәргә кайтырга да хыяллана. Илгиз эшне сизеп алып, күзләре ачылганда инде соң була. Илгизнең һәр сүзе, кисәтүе, каршы килүе хатынның ачуын чыгара, тавыш чыга, гаугага китә. Илгиз вакытында Диләрә белән арасын өзмәгән булса, инде бүген җылы гаилә кочагына кайтмаган да булыр иде. Менә шулай төпле белемле, үзе тормышта күп хәлләрне, вакыйгаларны башыннан, күңеленнән үткәргән кешеләр дә ялгыша икән. Ир бу турыда уйларга да курка хәзер. Диләрә белән очрашулар да эзләми. Илгизнең нәтиҗә ясарга, югалткан хәзинәсен барларга вакыты күп. Шунысына сөенде, ул акыллы хатын сайлаган. Алсу берсенә дә ышанмады дип әйтә алмый, шулай да, барысын да үткәреп җибәрә, кичерә белде, балалар алдында әтиләрен кечерәйтмәде, хурламады. Тирән җәрәхәтле мәхәббәт эзе, ялгышлар аша булса да, Илгиз бәхетемне таптым дип әйтә ала. Ирнең бәхете хатыннан, хатынныкы – ирдән, диләр. Кулга килеп кунган бәхет кошын ычкындырмый яшәү генә икесенә дә бәйле. Читтән кояш җылысы өмет итеп, тулы бәхетен бәяләмәүчеләр күп. Илгиз егылмаска вакытында көч тапты. Аңа бүген Эльмирасы да, Диләрәсе дә кирәкми. Алсуын беркемгә дә алмаштырмаячагын яхшы белә. Шуңа да тормышындагы һәр очрашудан гыйбрәт алырга, нәтиҗәләр ясарга тырыша. Лейля Шигабеева