Кызга да кая эшләвен әйтмәде. Әнисе шәһәргә кайтып йөри, Илгизнең үткәненә битараф түге...
Кызга да кая эшләвен әйтмәде. Әнисе шәһәргә кайтып йөри, Илгизнең үткәненә битараф түгелдер дип уйлады. Үткәннәрне искә алып, киләчәгенең нинди буласын да уйларга куркып уздырган көннәрдә, эшендә яңа хәбәр җиткерделәр. Ул Күрше Яшел Үзән шәһәренә җәмәгать хөкемдары булып билгеләнә. Зур җаваплылык икәнлеген аңласа да, ул каршы килмәде. "Яңа җирдә, яңа сулыш белән яшәрмен, еллар дәвамында җыелган авыр йөк артта калсын", – дип уйлады һәм эчтән генә үз-үзенә уңышлар теләде. Чыннан да, яңа җирлеккә ияләшү, эшне башлап китү аның тормышын азмы-күпме тулыландырды. Тик шәһәр үзәгеннән бирелгән зур йортка урнашып, анда ялгыз гына яшәп китү тагын үзен сиздерде. Шул чагында ул авыл кешесе булуын аңлады. Туган авылында йорт салды. Күп вакыт анда кайтып йөрде. Ялгызлыгын шулай басты. Инде шәһәр өчен шактый зур урында утырган ирнең өйләнү мәсьәләсе дә килеп туды. Кызлар янына йөри торган вакыт узып бара. "Мәхәббәт килгәнне көтеп ятып булмас", – дип уйлады тормышта шактый тәҗрибәсе булган ир. Яңа танышлар аша социаль яклау идарәсендә эшләүче тәртипле генә, оялчан гына кыз белән танышты. Яшь булса да, кыз да хөкемдар кадәр хөкемдар дуслыгын белдергәч, кире кага алмады. "Ярату тора-бара, уртак максатлар белән яшәгәндә килер. Бездән дә бәхетле кеше булмас әле", – дигән уйлар белән яңа гаилә төзелде. Күренекле җирдә эшләгән кешеләрнең гаиләләре бар яктан да үрнәк булырга тиеш кебек. Тормыш иптәше Алсу да бу хакта аңлап яшәде. Иренең кәефе юк чакта дәшмәде. Эштән соң кайтулар, хәтта кайтмый калулар гадәти күренеш итеп кабул ителә иде. Җитеш тормыш һәм өйдәге тынычлык хакына хатын барысына да күз йомды. Илгизнең дус-ишләре күп булды. Аңа һәркем хөрмәт белән карады. Олы йөрәкле, кешенең хәленә керә белүче, хәтта, гаебе булган, хата кылган кешегә дә шәхес итеп карап, яшәү көче, өмет бирүче хөкемдарны кала халкының әлегә кадәр күргәне юк иде. Тормыш ярына да ул чикләүләр куймады, көнләшү чире арага кермәде. Хәтта алдарак гаилә корып, гаилә җылысы тоеп яшәмәве өчен дә үкенгән вакытлары булды. Бар да әйбәт, бар да ул көткәннән дә яхшырак иде. Бу вакытларда үткәннәрне искә алмаска тырышты. Җир йөзендә тәүге җавапсыз мәхәббәте барлыгы онытылып торгандай булды. Улы, кызы туды. Гаилә бар яктан үрнәк иде. Көтелмәгән бер очрашу ирнең бар тормышын күз алдыннан уздырды. Ялгышларын да, уңышларын да яңадан барлады ул. Шулай да, Эльмира белән бер булса да очрашу, сөйләшү хисләрен кичермәде. Ир кабат гашыйк булмадым дип тә әйтә алмый. Мәхәббәт яшькә дә, нинди өлкәдә эшләвеңә дә, хәтта гаиләң, балаларың барга да карамый икән ул. Мәхәббәт сорап килми. Илгизнең: "Ярату юк ул. Мәхәббәт килгәнне көтеп ятып булмас", – дигән сүзләре башыннан кабат-кабат узды. Үзенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гаиләгә шаһит булып килгән кызның күз карашы аны бер күрүдә өшетте, туңдырды, эсселе-суыклы итте, инде ир уртасына җитеп килүче Илгиз әйтер сүзләрен онытты. Зәп-зәңгәр күзле, кара чәчле, бу кызның гаҗәпләнүдән түм-түгәрәк булып ачылган күзләре бер дә күз алдыннан китмәде. Илгиз гаиләсе барын да, эштәге дан-дәрәҗәсен дә онытып, әлеге кыз белән сөйләшүгә җай эзләргә кереште. Башта юк-бар сораулар биреп телефонына шалтыратты. Аннан кәгазьләргә кул куярга кирәклекне сәбәп итеп эшенә чакырды. Диләрә исә килми булдыра алмады, чөнки суд белән шаяруның азагы начар бетәсен чамалый иде. Кыз килде. Ниндидер, үзе дә белмәгән кәгазьләргә кул куйды. Әлеге кәгазьләр "әзерләнгән" вакытта чәй өстәле артында җанлы әңгәмә корылды. Илгиз кызның Казаннан ерак түгел бер бистәдә яшәвен, ялгызы гына бер кыз үстерүен, иренең берничә ел элек фаҗигале төстә вафат булуын белде. Диләрә район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә эшли икән. Сөйләшү шуның белән беткәндәй булды. Ирнең күңеле генә тынычланмады. Очрашуга сәбәп эзләде, аннан инде ир уртасына алай килешмәвен аңлап, үзен туктатты. Юаныч табарга гаиләсе, балалары бар иде.