Шушы аңлашудан соң алар җәйгә өйләнешергә планнар кордылар. Ике якның да әнисе каршы ки...
Шушы аңлашудан соң алар җәйгә өйләнешергә планнар кордылар. Ике якның да әнисе каршы килмәде. Көзен гөрләтеп туй иттеләр. Икесенә ике җирдә яшәве кыен булыр, дип, Зилә авылга кайтты. Булат эшләгән акча ашарга да, киенергә дә, сәяхәт итәргә дә җитә иде. Бернинди мохтаҗлык күрмәделәр алар. Тик менә кайнана гына юкка-барга бәйләнә башлады Зиләгә. Я ризыкның тозы күп киткән, я җитмәгән; я итне күп салган Зилә, я әз генә пешергән; я камыры катырак басылган, я оны күп түгелгән. Үзәгенә үтсә дә, Булатына белгертергә тырышмады Зилә. Ни дисәң дә, аның әнисе бит ул, җитмәсә кышны кайнана өендә чыгарга уйладылар. Тора-бара Зиләнең кибеткә баруы да гаеп була башлады: имеш, ул кеше белән йөри башлаган. Ул гынамы соң әле, болай да көнчел Булатка әнисенең төрттерүләре дә тәэсир итә башлады: җае чыккан саен хатынының тырнак астыннан кер эзли торганга әверелде Булат. Үткәннәрен исенә төшереп, Зиләнең йөрәген яралаган вакытлары да ешайды. Зилә балага узгач кына кире уңай якка үзгәрде Булат. Хатынына эштән кайткан саен тәмле күчтәнәчләр алып кайтты, артык хәрәкәтләр ясатмыйча, гел ял иттерү ягын карады. Булатның әлеге игътибарлылыгы кайнананың ачуын чыгарса да, ул бер ни эшли алмады. Булат нинди ягымлы ир булса, шундый булып кала бирде. – Булат, бәгърем, безнең игезәк балаларыбыз булачак, – дип сөенче алды беркөн Зилә. И сөенде дә инде Булат. Инде корсагы борынына җиткән хатынын кулларына алып әйләндерде. Кулларыннан килсә, шул мизгелдә күктәге бар йолдызларны хатынының аягы астына сипкән булыр иде, валлаһи. Бала тудыру йортына дүрт-биш көн алдан китте Зилә. Ул китүгә башланды да инде өйдә мәхшәрләр. Әни кеше баласын гел Зиләгә каршы котыртып торды: – Булат, улым, синеке түгел ул балалар, синеке түгел. Безнең нәселдә гомердә игезәкләр туганы юк, – дип такылдады әни кеше. – Булмаса, булыр. Минеке булмый кемнеке булсын инде алар? – үз сүзен әйтте Булат. – Соң, улым, Зилә әниләрендә чакта беренче ире килгәләгән аның янына. Күргәннәр бит инде, – дип өзгәләнде ана кеше. Әлеге сүзләрдән соң уйга калды Булат. Өенә дә кайтмас, Зилә янына да бармас булды. Кышкы ямьле бер иртәдә игезәк малайлар тапты Зилә. Сөенечен иң беренче иреннән аласы итте. Трубканы кайнана алды. – Булат, сөен, игезәк малайлар тапкан хатының, – диде. – Менә хәзер үстерәбез инде кеше балаларын. Ярый ла икегезнең берегезгә охшаса… Әгәр дә охшамаса?... Ояты ни тора?! – дип тә өстәде. Чәй эчкән җиреннән сикереп торды да, чыгып йөгерде Булат. Колагында һаман әнисенең "Ояты ни тора?! Ояты ни тора?!" дигән сүзләре яңгырый иде. Иртән Зилә янына әнисе килде. Ни өчендер, бик күңелсез иде ул. Яшьтән чыланып, шешенеп беткән күзләрен яшерә, үзе бер сүз дә дәшми. – Әни, нәрсә булды? – диде Зилә. Аннан нидер исенә төшереп: "Булат күренмәдеме анда? Нигәдер килми. Инде өч көн бит балалар туганга. Телефоны да дәшми? – дип өстәде. Әни кеше җавап көтеп текәлгән Зиләнең күзләренә карап: – Килмәс инде бүтән синең Булатың, кызым. Көтмә син аны, – диде. – Ничек инде көтмә?! Ә балалар?... Балаларны да күрергә килмимени?! – дип сәерсенде Зилә. – Үлде синең Булатың, кызым. Абзарыгызга кереп асылынган. Бүген үзебезнең татар авылына җирләдек. Урыны җәннәттә булсын инде бәгыремнең, – дип өзгәләнде ана. Зилә айныганда бер ягында әнисе, икенче ягында шәфкать туташы утыра иде. Ике бала белән тол калганына да инде биш елдан артык вакыт үткән, ә Зилә өчен әле һаман Булатның үлеме сәер булып тоела. Әти булам дип сөенеп, хатынын бәбиләргә озаткан Булат асылынып үлсен әле! Күпме тырышса да, белә алмас инде Зилә әлеге сәер үлемнең сәбәпләрен. ...Балаларны ашатып-эчертеп, юындырганчы, көтү кайтыр вакыт җитте. Зилә, сыерны савып, кош-кортларының ашарларына салды да, кабинетын бераз тәртипкә китерим дип, мәктәпкә китте. Айлар үтте. Быелгысы уку елында Зиләне мәктәп директоры итеп сайладылар. Кышкы ял көннәренең берсе иде. Зилә улларының туган көннәренә әзерләнә иде. Аларга бит бүген алты яшь. Самат белән Салават үзләре белән бер әбине ияртеп кайттылар.