Әйләнә дә килә синсез кышлар... (хикәя)
Әйләнә дә килә синсез кышлар... (хикәя) Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА Төне буе коеп яуган яңгырдан соң, иртән ялтырап кояш чыкты. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Чәлпәрәмә килде бәллүр дөньям, Аяк асты – ватык пыяла. С. Якупова Әле төш вакыты да җитмәгән, җәйге кояш инде үз вазыйфасын яхшы башкара: үләннәрдәге, агач яфракларындагы яңгыр тамчыларын күптән киптереп бетергән, бары тик юлның чокыр-чакырларына тулган суларга гына көче җитми – алар җиргә сеңә алмый, җыелып торуларын беләләр. Бала-чагаларга, чемченеп йөрүче казларга күңелле инде күлләвекләрдә быкырдавы. Зилә дә, тәрәзәсен ачып, өй каршындагы күлләвектә уйнап, инде пычранырга да өлгергән улларына дәште: – Самат, Салават, әйдәгез, ашарга керегез. Аннан әтиегез янына алып барам, – диде. – Ура, әти янына барабыз, – диеп, малайлар йөгерешә-йөгерешә, өйләренә кереп киттеләр. Улларының киемнәрен алыштырып, ашап-эчкәч, чиста киемнәр кидерде Зилә. Алма кебек игезәк малайларын җитәкләп, сөекле ире Булат янына китте. – Әбиегез өйрәткән догаларыгызны укыгыз, – диде Зилә, зыярат ишегенә килеп җиткәч. – Әтиегез алайса яратмас, кемнең уллары икән бу, – диеп танымас та. Әле биш кенә яшь булса да, "Әлхәм"не дә, "Аятелкөрси"не дә яттан беләләр инде малайлар. Әтиләренең каберенә килеп җиткәч, юл буе уйнашып килгән Самат белән Салават шып булды. Икесе ике яктан әниләренең муенына сарылып, әтиләренең кабер ташына куелган рәсеменә карап, тик басып торуларын белделәр. – Әни, нишләп әти безнең янга кайтмый? – дип кызыксынды Салават. – Әйтте бит инде сиңа әни, Алла бабай аны безнең янга җибәрми, – дип сүзгә кушылды Самат. – Әйе шул, улым, әтиегез сезнең бик әйбәт кеше иде. Алла бабайның шуңа күрә аны үзе яныннан җибәрәсе килми, – диде Зилә. – Әни, ә син аңа әйт, ул безгә Алла бабайны да алып килсен, – дип кабаланды Самат. – Юк, улым, Алла бабай ул кунакка йөрергә яратмый, – диде әниләре. Малайлар әллә нинди сораулар биреп, йөдәтеп бетерделәр. Кайберсенә хәтта җавап та бирә алмады Зилә. Әкрен генә кайтыр юлга чыктылар. Зилә зыярат капкасын ябып ятканда, аңа: – Әни, әни, кара әле, әтинеке шикелле машина, – дип, Самат килеп ябышты. Зилә капканы ябып, сукмакка борылуга, малайлар инде быкырдык юлга кереп баткан машина янында бөтерелә иде. Чыннан да, Булатныкы кебек алсу машина иде ул. Зиләнең мондый тимер атны Булат үлгәннән бирле күргәне юк иде әле. Үзенә дә әллә ничек, авыр булып китте. – Әни, кил инде, кил, – диеп чакырдылар аны малайлар. – Зилә, кыенсынып кына, машина янына килде. – Безнең әтинең дә шундый машинасы бар иде. Төсе дә шундый, – дип мактаныштылар балалар. – Карточкага ул гел шул машина янында төшкән. Шофер, кабинасыннан чыкты да, бер сазга кереп баткан машинасына, бер Зилә белән малайларга карап, ни дәшергә белми басып торды. Сәер тынлыкны Самат белән Салават бүлде: – Абый, әйдә машинаңны этеп чыгарабыз. Без бит зур, – диештеләр алар. Балалар барыбер үзенекен иттеләр: машинаны әниләре белән бергәләп сазлыктан этеп чыгардылар. – Я, егетләр, бик зур рәхмәт сезгә. Миңа булышканыгыз өчен нәрсә эшлим инде? – диде шофёр абыйлары. Самат белән Салават, бер-берсенә карашып тордылар да: – Ә безнең машинада йөрисебез килә, – диделәр. – Ярый, килештек. Менә көннәр матурланып, җирләр кипкәч, мин сезне машинада йөртермен, – диде шофёр. – Түлке әнине дә үзебез белән алабыз, яме, – диде Самат. Саубуллашканда шофёр абыйлары малайларның да, әниләренең дә исемнәрен сорады. Ул үзе Марат исемле икән. Күрше Чәчәкле авылына эләгәм дип, адашып, Самат белән Салаватның авылларына килеп кергән. Марат абыйлары белән аерылгач, малайлар юл буе аның турында гына сөйләшеп кайттылар. Зилә генә балаларның ни сөйләгәннәрен ишетмәде. Үз хәле хәл иде аның бу мизгелдә. Әллә каян гына килеп чыккан шул алсу машина Зиләнең инде йөрәк түрләренә яшереп куйган әрнү-сагышларын яңадан кузгатты. ...Булаты белән дә шушындый көнне таныштылар алар. Кич буе яуган яңгыр пычраткан тайгак юлга керде дә батты үзенең алсу машинасы белән Булат. Үзенең тимер аты тирәсендә бөтерелгән, аптыраган егеткә сүз дәшәсе итте Зилә: