Күршеләр (хикәя)
Күршеләр (хикәя) Гөлчирә ГАЛИМОВА Беренче бүлек Дөм караңгы. Урамдагы караңгы төн никтер куркыта, хәтта йөрәкнең иң түренә кереп утырган, искә дә төшерергә теләмәгән уйларны актарып чыгара төсле. Нинди куркыныч... Нәрсә соң бу? Әллә ахыр заман җитәме? Бәлки Алланың рәхмәте караңгы төннәрен биреп, үзе безне кисәтергә телиме? Әйе, әйе, бу шулайдыр, "Сак булыгыз, һәрвакыт яктылык кына булмас, дөм караңгылык та сезнең гомер юлыгызга киртә булып чыга ала", — дип әйтүеме. — Син нәрсә, Саймә, әллә тагын бүген йоклый алмадыңмы? — дигән сүзләр, Саймә апаны куркытып җибәрде. Тәрәзәдән, дөм караңгы урамга карап торган Саймә апа артына борылып: — Никтер йокы керми күземә, йөрәгем сикерә, менә урамда ниләр бар икән дип карамакчы идем. — Караңгыда ни күрәсең инде? Нигә йоклый алмагач шәфкать туташы янына чыкмадың? Болай ярамый бит инде, кичә дә тәрәзә төбен саклап чыктың, мин дә кичә йоклый алмаган идем, сине күзәттем, тик дәшмәдем генә. Тәрәзәгә якын караватта ятучы Таня апа борчылуын яшермичә: — Бүген табиб белән сөйләшергә сиңа, болай дәвам итсә йөрәгең чыдамас. Чыннан да бүген бигрәк караңгы, ишек аша кергән яктылык булмаса сине дә күрмәс идем, озакламый таң атарга вакыт җитәр дип тә уйламассың, бигрәк караңгы. — Әйе, бүген никтер багана утларын да кабызмаганнар. Таня апа караватына торып утырды да, кулы белән караватына суккалап, Саймәгә апага янына утырырга кушып: — Утыр, аягыңда көч беткәндер, инде күптән басып торасың бит... Мин дә вакыты белән төнге урамга карап утырырга яратам. ...Беләсеңме, мин бит бер ялгызым яшим, ә ялгыз кешенең башына әллә нинди уйлар керә, — дип, үзе турында сөйләде дә сөйләде Таня апа. Кем белгән инде, бәлки күңелендә җыелганнарны бушатырга теләве булгандыр, ялгызы яшәгәч сөйләшергә кешесе юктыр. Шактый вакыт үткәне сизелмәде дә, әллә теле сөйләп ардымы, әллә үзе генә сөйләгәнне аңлапмы, ул янә Саймә апага карап: — Ә син нәрсә турында уйлыйсың? Кичә кызың килеп киткәннән бирле йөзең качты. — Уйланырлык сүзләр әйтте бит, уйланырлык. Таня тумбочка өстендәге телефонын кулына алды да, сәгатьнең ничә икәнен күреп, ишек янына якын урнашкан, әле кичә генә хастаханәгә кергән, үзеннән күпкә яшь хатынга: — Ниса, сәгать телләре иртә җитә дип күрсәтә, уян, бәбкәм, сиңа анализлар бирергә кирәк. Теге хатын әкрен генә урыныннан кузгала төшеп: — Йокларсың монда сезнең белән, төне буе мыгырдап чыктыгыз. Хастаханәдә дә тынычлык юк бит, сез бит үзегез генә түгел, бераз кеше турында уйларга кирәк, капка төбендәге әпчи карчыклар кебек бла, бла, бла... сөйләшәсегез килсә коридорга чыгып утырырга иде... Тагын нәрсәләрдер сөйләнә-сөйләнә яшь хатын янә Таняга карап: — Минем исемем Ниса түгел, Мингөлниса, — дип коридорга чыгып китте. — Әй Аллакаемла, тел сындырырлык исем, мин аны отып та кала алмыйм. Ниса... Ниса... иң җиңеле бит, нинди начар сүз әйттем. Әй, ярар, җыенырга, юынырга кирәк, бүген безнең табиб Степаныч төнлә кизү торды, димәк иртән кереп безне карап чыгачак, әйдә, әйдә, утырма, әзерлән... — дип үзе үк беренче караватыннан торды. Ләкин соңга калды, палата ишеге ачылып китте һәм бүлмәгә озын буйлы, чәчләренә чал керә башлаган, 40-45 яшьләр тирәсе ир-ат килеп керде дә: — Хәерле иртәләр, апалар, хәлләрегез ничек инде бүген? — дип елмаеп куйды да: — Таң әтәчләре иртән торып та утырганнар, менә молодцы үзегез, йә, нәрсә диярсез, Таня ханым? — дип алга таба атлады. Үзенә таба килеп җиткән табибка, башта нәрсә әйтергә белмәгән апа телгә килеп: — Ә нәрсә булсын безгә, ашыйбыз да йоклыйбыз, ял итәбез, нәрсә булсын ди, бар да яхшы, табиб мине кайчан чыгарыр дип көтеп ятам. Табиб көлемсерәп Таня апага карады, аннары башын бераз селкетеп: — Телегезне ни дияр идем, бәлки аны да дәваларгадыр ә? ...Ярар, уены-чыны бергә булсын, Таня апа, бүген уколларыңны алырсың, даруларыңны эчәрсең, ә берсекөнгә янә анализ бирергә кирәк булыр, сөйләштекме? — Берсекөнгәәә? Юк, мин риза түгел. Ул гестапо белән беркая да бармыйм, әнә бүген Энҗе бөртеге эшли, аның белән барам. Аптырап калган табиб Таня апага карап: