— Бу нәрсә дигән сүз инде тагын?
— Бу нәрсә дигән сүз инде тагын? — Гафу итегез, Валерий Степаныч, ычкынды... тик мин дөресен әйтәм. Ул шәфкать туташы белән беркая да бармыйм. Кичә дә уколга дәшеп китте иде, мин палатадан чыкканчы акыра ук башлады "тиз йөри белмисез мәллә", — дип, ә мин нәрсә... Таня тумбочка читендә сөялеп торган таягына төртеп: — Өч аяклы булсам да очып йөри алмыйм, яшь чак түгел... Лариса белән бармыйм, ә Энҗе бөртегенә килгәндә... ул әдәпле, кешегә хөрмәт белән караучы кыз. Кая барсаң да "Апа, ашыкмагыз, апа кыен түгелме, апа, нәрсә кирәк?" — дип тора. Хәленнән килсә күтәреп тә барыр иде. Энҗе белән барып калам, бүген үк. Табиб авыр сулап куйды да: — Таня апа, анализны нәкъ менә берсекөнгә ясарга кирәк шул, әйдә, болай эшлибез, сез бүген ял итегез, ә берсекөнгә мин сезне үзем алып барам, ризамы? — Монысына риза. Табиб янә көлеп куйды да, Таня апаның аяк очындагы караватта ятучы хатын янына килеп: — Йә, ә сез нәрсә телисез? — Мин дә сез кайчан чыгарырсыз дип көтәм. — Бүген яңадан анализлар бирерсез, шуларның нәтиҗәсен карыйм, әгәр яхшы булса, иртәгә өйгә кайта алырсыз. — Рәхмәт сезгә. — Исән булыгыз, иң мөһиме кире килергә ашыкмагыз. Табиб һәрберсенең хәлен белеп башка палатага ашыкты. — Бүген төнлә ял булмаган, арган безнең табиб, арган, бигрәк акыллы кеше. Таня апа үзе генә ишетелерлек итеп тагын нидер әйтте дә, тынып калды. Төрле анализлар биреп, уколга барып, вакыт алга үтте. Күрше караватларда ятучыларның туганнары, дуслары килде, төрле хәбәрләр сөйләшеп төшке аш вакыты да җитте. Тәмле итеп ашап алгач бүлмәдәгеләр ял итәргә әзерләнә башлады. Күрше караватта ятучы Саймә апа Таняга карап: — Тынып калдың әле, күршем, синең дә хастаханәдән чыгасың киләдер, табиб анализыңны карагач чыгарыр, Алла теләсә. — Амин, бик чыгасым килә, сезнең белән дә рәхәт. Әнә бит, безнең палатада нинди дустанә кешеләр җыелган, еврейдән башка... — Таня апа көлеп куйды, Нисага таба карап, ә Ниса колагына куйган зур наушнигыннан нидер тыңлый, берни дә ишетми иде. Таня апа көлемсерәп янә сүзен башлады: — Чыннан да карагыз инде кем генә юк бездә, мин чуваш, Саймәбез татар, Камилә үзбәк, Веруся марҗа, Ниса еврей. — Таня апа, мин керәшен, ә менә Мингөлниса татар. Әгәр марҗа хатыны булсам кыен булыр иде, татар телендә сөйләшүчеләр арасында яткан булсам. Мин барын да аңлыйм, Аллага шөкер. Камилә белән янәшә хатын сәлам дигән кебек кулын селтәде дә, күрше апалар нәрсә сөйләгәннәрен ишетәсе килгән кебек, күзен апалардан алмады. Апаларны озак көтәргә туры килмәде, яхшы кәефле Таня апа сөйли бирде. — Барыбер чит ил кешесе кебек бит, границалар куярлык. Таня апа көлеп үк җибәрде, аңа кушылып калганнар да көлде. Бераз тынычлангач Саймә апа караватына торып ук утырып: — Таня апа, ә син нигә берьялгызым мин дидең? Тормыш иптәшең үлдемени? Бераз уйланып утырган Таня апа сүзен башлап җибәрде: — Беренчедән Таня гына диген, без бит бер тирә кешеләре, икебез дә алтмыш белән җитмеш арасында тибрәләбез, бер ике яшь өчен апа дип тормыйлар инде... Әйе, мин берьялгызым калдым. Вакыт дигән нәрсә генә беребезне дә җәлләми. Минем дә яшь, матур, җиңел чакларым бар иде. Шулай эшләр идем, тегеләй эшләр идем дигән чаклар ай-яй күп булды да бит, эх белгән булсам... Бигрәк чая инде син, Таня, диючеләр дә күп булды. Чаялык үзе зур бәхет тә дигән сүзләр ишетә идем, тик, тик чаялык урынына миңа бераз бәхет дигәне күбрәк насыйп булган булса иде дә бит, юк, анысы миңа язмаган. Бүлмәдә тынлык урнашты. Барысы да Таня апага карап тагын нәрсә әйтер икән дип көтә иде. Күзеннән ирексездән бәреп чыккан, бите буйлап аккан күз яшьләрен сөртеп, Таня апа кабат телгә килеп: — Мин дә бик бәхетле идем, яратып кияүгә чыктым, берсеннән-берсе көчле, баһадирдай биш ир-егет дөньяга китердем. Бала, бәгырь, җан җылысы, хатын-кыз өчен бәхет канаты чыгаручы адәм затлары. Әй, нәрсә сөйлим, үзегез дә аңлыйсыз. Ләкин ...ләкин минем бәхетемә генә күз тиде... Үсеп җиттеләр дигәндә генә, ике улым шәһәрдән күрше абзый белән машинада кайтканда, шул юлда җаннарын калдырдылар. Машина, каршыдан килгән зур, йөк ташучы машина