– Мин монда, әти, – бердәнбер кызлары Сәлимә туганнары арасыннан чыгып әтисе янына чүгә...
– Мин монда, әти, – бердәнбер кызлары Сәлимә туганнары арасыннан чыгып әтисе янына чүгәләде. Әнисе сыман ябык, чандыр гәүдәле ул. – Кызым, гафу итегез мине, балакайларым... – Син нәрсә, әти? – Әти, җитәр... – дип Мирсәете дә әтисе янына чүгәләде. – Кичерегез, – дип пышылдады карт. – Яратып бетермәдем, гел салкын булдым сезнең белән... – Булды, әтисе, – карчыгы бертуктаусыз шыңшый иде. – Сезнең ярдәмдә без кеше булдык, балаларыбыз да әни белән сез бергә салган сукмактан бара. Син тор. Әнә Тәлгать мунча түбәсен алыштырасы ди, Сәлимә әни белән пилмән пешерә, – Мирсәете әтисе кулын кысты. Карт елмаеп куйды. Ул озын гомер кичерде. Гомер буе үзе яратмаган кеше белән яшәгәне өчен үкенде. Сөйгәне янына барырга батырчылык итмәде. Тәрәзә янында таптанып тора да китеп бара иде. Нәрсә һәм кемне көтте? Кем белә, бәлки, үзе сизәр, чыгар да, килеп кулыннан тотып алыр, дип уйланылгандыр, өмет иткәндер. Кичке уенга чыккач та, күзгә-күз карашып алалар, якында гына утыралар, йөрәк дөп-дөп тибә. Ни өчен бер генә тапкыр да өенә чаклы озатмадың? Карап торды бит Тәзкирә сиңа күзен дә алмыйча. Менә юләр инде син Мирза... Көтте, аларга таба күпме сукмак юлын таптады. Һәм менә табылды кыю егет, биюгә дә чакырды, өенә кадәр озата да барды һәм тиз генә өйләнешеп тә куйдылар. Мирза да аларның туенда бәйрәм итте. Түр башында менә елап җибәрердәй булып кәләш утыра. Үзе Мирзадан күзен алмый. Их, дип уйлады Мирза, урларга да, үзләренә алып кайтырга кирәк иде. Юк инде, сөйгәненең күзенә карады да, башын иде егет. Үзенең булдыксызлыгыннан гарьләнеп өенә кайтып йоклады. Менә шулай Мирза үзенең соңгы һәм беренче мәхәббәтен югалтты. Кадриягә дә кызмача баштан өйләнде, чөнки кыз аның авызына карап тора, артыннан калмый йөри иде. Мирзаның үзен яратмавын дә белде. Гомер буе салкын йөрәкле кеше белән яшәде, аннары инде балалар таралгач, Мирза үзенең Кадриясеннән башка яши алмавын аңлады. Яшьлеген харап итүе өчен дә оят иде аңа. Кинога баралармы, концертка, яки кунаккамы Мирза һәрчак бераз алдарак, ялгызы гына бара. Ә Кадрия арттан калып бара. Ә бит аның да ире белән җитәкләшеп, барысы да күрсеннәр, әнә Мирза белән Кадрия килә, дип сөйләгәннәрен ишетәсе килә иде. Әмма беркайчан да алар турында алай сөйләмәделәр, Һәрчак Кадрия аерым, Мирза аерым. Алар хәтта кунакта да бергә утырмадылар. Ә хатын аны ярата иде. Мирза үзенең хисләре турында бер генә тапкыр булса да Кадриягә белдермәде, сиздермәде дә. Яшибез бит, балалар үсә, тагын ни кирәк дип саный иде ир. Балаларга да салкын булды ул. Аларны туендыра, ашата-эчертә. Җиткән-булган, янәсе. – Кадрия, – карт әкрен генә эндәште. – Без монда, аш бүлмәсендә, хәзер тавык шулпасы кертәм, яме, – диде карчыгы. – Юк, юк, утыр. Тиздән китәм мин. – Син нәрсә, әнә малайлар мунча түбәсен карый, Сәлимә белән пилмән пешердек. – Әҗәл вакыты җитте, Кадрия... гафу ит, барысы өчен дә. Син уйлама, мин сине гомерем буе үземчә яраттым, белдермәсәм дә, син мине гафу ит, – диде Мирза карт җиңел сулап. – Синең сулышыңны тоеп яшәдем, синең белән яшәдем, боларны сиздермәгәнем өчен гафу ит, Кадрия, кичер... – шунда картның күзләре мәңгегә йомылды. – Мирзааа, – карчыкның тавышы бөтен йорт буйлап ишетелде, аннан кайтаваз булып урамга, бөтен авылга, басуга, елгага агылды, һәркемнең колагына барып җитте, яралы кешенең кычкыруы, ачыргалануы ишетелде. – Мирза-а-а, китмә, калдырма мине. Синнән башка ничек яшим мин?.. – Әни, әни, тынычлан, әнкәй. Табиб, табиб чакыртыгыз, әнинең хәле начар, – Сәлимәсе әнисенә дару төймәсе каптырды. Әмма ул гына йөрәк авыртуын баса димени. Карчык барысын да төшендәге сыман үткәрде: Мирзасын җирләүне дә, өйләр юуны, өчесен дә. Һәм урын өстенә егылды. – Мирсәет, Тәлгать, Сәет, Сәлимә, балаларым. Туктагыз, китми торыгыз, яңадан кайтасы булачак. Мин дә озакламыйм, борчылмагыз. Әтиегез белән безне гафу итегез... Сезне башлы-күзле итү өчен тырыштык. – Әни, – ди кызы идәнгә ятып елады, – минем белән китәрсең, миндә яшәрсең... – Юк, кызым. Әтиеңә күкләрдә миннән башка начар, аның белән китәм...