Яратмадым... гомерем буе яратмадым сине...
Яратмадым... гомерем буе яратмадым сине... Лилия ГАЙНУЛЛИНА Мирза карт соңгы сулышын ала иде. Карчыгы моны сизде, йөрәге үрле-кырлы сикерсә дә, тыштан тыныч кына кабул итте. Аннан башка озак яшәмәячәген аңлый иде ул Ә ничек? Мирзасыннан башка бер көн дә үткәргәне юк бит аның, аннан башка ничек яшәргә?... Вакыт узу белән хисләр сүрелә дип кем әйтә ала соң? Ышанмагыз, берни дә суынмый. Таныш, шул чаклы күңелгә якын тавыштан башка яшәүне күз алдына да китерү кыен. Гомер буе бергә иңне-иңгә куеп яшәү шаяру түгел. Алтмыш ел буена шатлыгын да, кайгысын да бергә үткәрделәр. Ничек ул аны ялгызын гына теге дөньяга җибәрә алсын, ди? Монда үзе генә ялгызы калсынмы? Ни өчен? Ни өчен яшәргә соң? Мирзасыннан кала яшәү юк. Карчык уйларына чумып сандыкны актарырга кереште, чыгарган бар әйберләрен өч төрле өемгә ыргыта үзе. Монысы балаларга, төсе итеп искә алырлар. Боларын якын туганнарына таратачаклар, ә бусы, иң кечкенә өемен үземә калдырам, ахирәтлеккә киткәнче, өсләренә карап алырмын. – Кадрия, Кадрия, – картының зәгыйфь тавышын ишетте ул. – Киләм, Мирза, хәзер, – диде карчык карты яткан бүлмәгә ашыгып. – Уяндыңмы, әтисе? Әйдә соң, тавык шулпасы пешеримме, әллә коймакмы, син яртканча, атланмай белән? – Кадрия, – дип кабатлады карт ишетелер-ишетмәс тавыш белән, гүя, күзләре белән түшәмгә карап кемнедер эзли иде ул. – Монда мин, Мирза, монда, – Кадрия әби кайчандыр көрәк кебек зур, ә хәзер ябыгып, бөрешеп калган картының кулын үзенең салкын кулына алды. – Мин синең белән. – Кадрия, гафу ит... гафу ит мине... – диде карт өзек-өзек тавыш белән. – Син нәрсә, ниткән сүз, ди бу, – карчык картының кулын катырак кысты.. – Мин бит сиңа яратып өйләнмәдем, – диде карт акрын гына. – Ахмак... Ул көннәрне кире кайтарыр идем дә, бар да башкача булыр иде, Кадрия... – Ярар, Мирза. Яратмадың түгел, яраттың, әмма үзеңчә яраттың. Югыйсә, синең белән алтмыш ел гомер итәр идекме? Син нәрсә инде... – диде Кадрия әби күз яшьләрен кул чугы белән сыпырып. – Кадрия, балалар... – Кайталар, Мирза, кайталар, барысына да хәбәр иттем, Мирсәеткә дә, Тәлгатькә дә, Сәеткә дә, Сәлимәгә дә. Кичкә таба барысы да кайтып җитәчәк, йоклап ал, ә мин тавык шулпасы әзерлим. – Кирәкми, – дип пышылдады карт. – Кулыңны бир, минем белән утыр, гафу ит, Кадрия. – Мин үпкә тотмыйм, Мирза, ачуланмыйм да. Син мине гафу ит, мин сиңа нык ябыштым, яшь чакта артыңнан калмый йөрдем. Җүләр чак бит. Сине башкаларга бирәсем килмәде. Ә, бәлкем, мин ябышып чыкмасам, тормышың башкача булыр иде, бәхетле булыр идең. – Юк, Кадрия, – диде карт, башын чайкап. – Юк, гомер китабыбызга шулай язылгандыр, күрәсең... Картның күз читеннән кайнар күз яше тәгәрәп төште дә җыерчыклар эченә кереп югалды. Кичкә таба балалар җыелды, үзләре дә шактый олы яшьтә инде алар. Карчык үз-үзенә бикләнгән. Мирсәетләренең чәченә чал кергән. Аңа килешеп тора үзе. Ул дәрәҗәле кеше, төпле фикерле, бала чагыннан ук шундый булды. Югары уку йортларның берсендә профессор, галим кеше, Мәскәүдә яши. – Мирсәет, улым, синең чәчләреңә дә чал кергән, – дип сыйпады чәчләреннән әниләре. – Әни, еллар үзенекен итә. Мин инде бабай, син карт әни булганыңны онытмадыңмы? – дип көлемсерәде улы. – И-и улым, ничек инде. Әнә фотографияләренә карап кына торам. – Тәлгать, энекәй, балыкка барып киликме әллә? – дип эндәште олы абыйлары уртанчыларына. – Әйдә соң. Әни, ярыймы? – Тәлгате әнисенә күтәрелеп карады. – Барыгыз, җилкенеп кайтыгыз! – диде карчык, елмаеп. – Әти, ярар инде, җитәр сиңа сузылып ятарга, – монысы инде Сәете – уллары арасында иң кечесе. Яшьрәк күренер өчен диптер, джинс чалбар кигән, төз гәүдәле, ябык, кояшта каралып беткән. Сәет зур корабльдә эшли, төрле илләр буенча йөри, әтисе белән әнисенә төрле илләрдән әйберләр җибәрә, ә картлар аннан файдаланмыйча, кара көнгә калдыра. Карт зәгыйфь кенә елмая, иреннәрен кыймылдатып куя – нидер әйтергә тели, ахрысы. Сәет һәрвакыт аның иң яраткан баласы булды, Мирзаның үзе кебек үк шаян, шат күңелле. – Сәет, улым, балаларым, Мирсәет Тәлгать... Ә Сәлимә кайда соң? – дип тезеп китте Мирза карт.