Әрнеш (гыйбрәт өчен)
Әрнеш (гыйбрәт өчен) Илүсә НӘБИУЛЛИНА Кешеләр төрле булган кебек үк, аларның җирдә калдырган эзләре дә төрле-төрле. Адәм баласының бармак эзләре дә бер-берсенекенә охшамаган бит. Кешеләр язмышларына язылганны күрәләрдер. Ләкин һәркем язмышын үзенчә кабул итә, һәркем үзенчә яши һәм бер-берсенә охшамаган гомер кичереп, үзенчә бакыйлыкка күчә. Нуретдиннең үлгәнен авыл халкының күбесе белми дә калды. Чөнки ул көнне бик суык иде. Ул көнне халык миченә күп итеп ягып, җылы чыкмасынга ишек-тәрәзәләрен томалап, кышкы кыска көнне озатырга җыенган иде инде. — Җеназага барыгыз, — дигән тавышны да ишеткән кеше ишетте, ишетмәгәне юк. Авыл Советында эшләүче Фәния тагын өй рәтеннән йөреп чыкты. — Нуретдин абый вафат, — дигән хәбәрне тонык кына тавыш белән ишетмәгәннәргә җиткерде. Эш кабер казуга барып җиткәч, мондый зәмһәрир суыгында туң җирне казырдай ныклы ир-атларның да булмавы ачыкланды. Яшьрәк һәм ныклыракларның кайберләре ниндидер эш белән авылдан чыгып киткән. Кайберләре авырып ята булып чыкты. Учаклар ягып, кайда лом, кайда көрәк белән, бик азапланып кабер казып бетергәндә, караңгы төшкән иде инде. Караңгы төшкәч адәм баласын җир астына тыгып куеп булмый бит инде. Шуңа күрә авыл картлары Нуретдинне икенче көнне генә өйләгә кадәр күмәргә уйладылар. Авылның берничә карчыгы мәрхүмнең хатыны белән мәет янында төн кунарга барды. Күршеләре күренмәде. Озын булса да кышкы төн дә узды. Иренеп кенә таң атты. Җыелган халык бер-берсе белән сөйләшмичә генә, суыктан күшегеп, һәрберсе үз алдына уйланып, мәрхүмне кабергә иңдерделәр. Аннан шак та шок китереп, каткан балчыкны кабер эченә төшерә башладылар. Бераздан ап-ак кар өстендә кап-кара балчык өеме пәйда булды. Мәрхүмне соңгы юлга озатучылар зираттан чыкканда җил чыкты, кар ява башлады. Ап-ак җирне бозып, караеп торган каберне күмеп китәргә теләгәндәй, ишеп-ишеп кар яварга тотынды. * * * Зәңгәр Төймә кечкенә чакта бик матур кыз була. Аксыл бөдрә чәчле, зур зәңгәр күзле, тупырдап торган, матур бала. Менә шулар өстенә бик тере һәм шат күңелле дә кыз. Әнисе Саҗидә, беренче баласы малай булгач, кызын бик көтеп ала. Көтеп алган кызына ул әллә ничә бәбәй итәк белән матур итеп күлмәкләр тегә. Күлмәк өстеннән чигешле матур алъяпкыч та бәйләтеп җибәрә. Хәзер менә шушы бөтерелеп торган курчакны күз алдыгызга китерегез инде. Сокланып карап туймаслык матур бала була Зәңгәр Төймә. Сокланып караганнардыр да, сакланып карамаганнардыр шул сабыйга. Сакланып карамаганнардыр. Күз тияме, әллә язмышына шулай язылган буламы, балага бәхетсезлек килә. Күршедә генә алты малайлы Гыйбадулла яши. Зәңгәр Төймә көн саен диярлек аларга керә. Икенчесе булмаса өченчесе, өченчесе булмаса дүртенчесе кыз булыр дия-дия, кыз көткән Гыйбадулла абзый күрше кызын бик ярата. Яратып кына калмый, аның кергәнен көтеп тора. Бөтен эшен калдырып, сәкегә ятып, курчак кебек матур кызчыкны эченә утыртып, селкетә, шаярта, уйната. Шулкадәр рәхәттән, шулкадәр дә күңеллелектән Зәңгәр Төймә көмеш акча коелган тавышлар чыгарып, зеңгелдәтеп, эче катып көлә. Баланың шулай шатланганына карап, Гыйбадулла агай да көлә. Матур балага соклануын яшерә алмыйча, рәхәтләндереп кызчыкны тупылдатып сөя. — Шушындый бер кызым булмады ичмаса... Гыйбадулла абзыйның бер малае — төпчеге Нуретдин Зәңгәр Төймә белән бер яшьтә. Ул көнләшүдән зәңгәрләнеп, бу галәмәткә читтән карап тора. Көн дә шулай. Үз әтиең сине атындырмыйча, күрше кызын шулай иркәләсен, яратсын, уйнатсын, эченә утыртып атындырсын әле. Зәңгәрләнү түгел, гарьлегеңнән үләрсең. Ул үлеп тормый. Ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән биш яшьлек малай, өстәлдә яткан пычакны ала да, күрше кызына төбәп атып та җибәрә. Ә авыл пычагы ул зур. Авыл пычагы бәрәңге әрчергә дә, сарык-сыер кебек мал-туарны суярга, мичтә пешкән зур түгәрәк ипекәйне каерып кисәргә дә ярый.