сизәм. Алсу-ак колак алкаларына ул кыйммәтле хушбуй тидереп ала. Әнә шул исне мин унбиш...
сизәм. Алсу-ак колак алкаларына ул кыйммәтле хушбуй тидереп ала. Әнә шул исне мин унбиш метрдан ук сизәм. Ә кызлар исе? Ә! Тагын ниләр диде соң әле бу беркатлы, шаян, яхшы күңелле «Нү» Шәрәфетдин абый?? Ис, ис бит! – Кызлар исе кергәч, кызлар артыннан йөрисең инде ул, энем, – диде. – Кызлар исе шулкадәр дә исерткеч ис ул, бер борыныңа керсә, аны иснәмичә түзә алмыйсың, ул исне онытмыйча, аның артыннан җәһәннәмнең үзенә кадәр үк барырга риза буласың. Нү! Үзем дә ундүрт яшьтән өч ел рәттән иснәдем мин аны, энекәш. Ә унҗидегә җиткәч, түзә алмадым, бу ис иясен югалтырмын дип, өйләнеп тә җиффәрдем. Шундый нәрсә ул кызлар исе: ияләндереп кенә калмый, өйләндереп үк җиффәрә, өйләндереп үк… Нү!! Кызлар исе… Әнә кичә алар Җүәйрә белән Ярмәкәй-тау өстенә күтәрелгәннәр генә иде, көньяктан кояшлы җил исеп куйды һәм ислемайлы-хушбуйлы, рәхәт-талгын уйлы Җүәйрә исе аның борынына килеп бәрелде. Юк, бәрелмәде, ә назлы гына итеп орынды, хәтта сыенды, сеңде… Менә шушы истән бик тә исереп, аның Җүәйрә белән үбешәсе килде. Кызлар исе үбешәсене китерә икән! Моңа ул эчтән генә аптыраган иде, хәйран калган иде бит. Кызлар исе… Мондый чакта Җәүдәт күңеле шигырьләнә башлый бит, ул сөйләп китте: Тау-кыяга бастык икәү, Аста – болын күзләре. Зәңгәр күлләр, исәр җилләр… Барсы берсе күзләре. Тау-кыяга бастык икәү, Күлдә керфек-камышлар… Камышларда: Алар гашыйк!... Гашыйк! – дигән тавыш бар. – Тиле! – ди көлеп Җүәйрә. – И, әйрән! – дим мин дә аны үртәп. – Җүләр Җәүдәтем!! – ди ул. – Җүәйрәм-әйрәнем!! – дим мин дә. Менә шундый инде безнең – уналты- унҗиде яшьлекләрнең гашыйклыгы! Кызык бит, ә? Үртәшеп үбешү бу, читкә сөялеп сөю, кар атып ярату… – Һу-hy-hy! – дими калмассың. Белмиммени, беләм бит: без аның белән юри генә үртәшәбез. Шулай кызык тоела, ә үртәшмәсәң, бер-беребезгә әйтергә сүз таба алмыйбыз, әллә ничек читенсенәбез, хәтта тутырып карарга да оят. Аңлата алмыйм: әллә ничек шунда! Күрдем: минем шигырьдән соң Җүәйрә әсәренде, күз төпләренә яшь бәрде, күзләре тагы да зураеп ачылды, сабыйныкыдай уймак авызы җәелеп, иреннәре ачылып китте һәм өске ирене астында бер ап-ак, ялтырап-җемелдәп торган, кечкенә авызына гел үк килешеп бетмәгән зур гына теш күренеп тора башлады. Сөт теше! Сөт – теш… Сөт кебек ап-ак теш… Аның шушы «сөйкемле сөяген» күргәч, минем тагын Җүәйрәне үбәсем килеп китте. Якынрак килдем. Ул, тәсбих тарткан әбиләр кебек, инде хәзер күзләрен йомган көенчә, нидер пышылдый: Тау-кыяга бастык икәү, Пырылдый күңел, көлә – Йөрәгемдә: «Мин яратам!» Дигән җыр туып килә. Менә бит, ә?! Ул да бит минем кебек үк шигъри җанлы, нечкә күңелле, ела әле, дисәң, елап җибәрә торган бичара кыз. Ни чарадан бичара. Горурлыгы да… ай-һай! Әнә бит… күзләреннән күрәм, күзләреннән: аның да үбешәсе килә. Тик… Борыннар үбешүе генә булды бу… Яңача үбешү… Шуннан оялып, икебез ике якка чаптык без… Акыл бирү… Алай ит, болай ит! – дию бик рәхәт ул. Әмма Кешегә бирергә уйлаганчы – булган акылың үзеңә җитәме? – шуны бел! Барлы-юклы чит акылны кабул иткәнче, үзеңнең ярым-йорты акылыңда кал! Һәрхәлдә, тирән ялгышмассың, зур хаталар җибәрмәссең, үкенеч-көенечләрең дә үзеңнеке булыр, башкаларны гаепләп йөрмәссең. Һәр хата-ялгышлык үкенү белән бергә тәҗрибә һәм күпмедер акыл да алып килә. Димәк, Акылның катасы хата икән! Идел буенда Зина белән су коенуның очраклы хәл икәнен Җүәйрәгә җиңел генә аңлата алмады Җәүдәт. Кичен кыз, йөзенә үпкәләү, күпмедер ачу да салып, кинобудкага үзе килде. Киноленталарны кирегә әйләндереп ятучы егеткә ул, яшьле күзләре белән рәнҗүле карап, әйтә салды. – Нәрсә, Җәүдәт?! Зина белән Иделдә су коенуың турында кино күрсәтәсеңме бүген? Кызга акыл бирәсе, аңлатасы урынга, иң беренче, сөенү хисен кичерде егет. Ә?! Көнләшәме? Димәк, ул аны ярата. Димәк, Җәүдәтнең Нократта Зина белән су керүенә ул битараф түгел. Битарафлык начар нәрсә, җил кай тарафтан иссә дә – аптырамау, шаккатмау, ис китмәү. Бу инде шәп түгел, бу инде болганчык күңел.