Сөйкемле сөяк (повесть-поэма)
Сөйкемле сөяк (повесть-поэма) Рафаэль СИБАТ 4. Бу якты җиһанга туганыңа, барлыгыңа, булганыңа сөенергә генә кирәк икән ич. Мөмкин кадәр сөенеп яшәргә!!! Никадәрле авыр тән вә җан яраларың булса да, ошбу оҗмах өчен яралганыңа һич үкенергә ярамый, рух утыңны сүндерми генә кешеләрне, җан ияләрен, бар табигатьне, җир-суларны, күк-утларны яратырга кирәк, бары яратырга… Ярату! Нинди көчле, кодрәтле, камиллеккә тарта торган Олуг хис син! Ярату. Бу бит атам-анам, туганнарым, туган ягым дип җан ату. Бу бит сөйгән ярым диеп җан ату. Бу бит яшәеш-хәят дип тә җан ату… Җан атканым Җүәйрә! Яратканым Җүәйрә! Нишләп гел сине генә уйлап торам микән мин? Уйларыңда гел бер кеше генә булу үзе үк аны ярату түгелме?... Их! Җүәйрәм, ярата бит «җүләрең» сине, бик тә ярата. Әйе, кичә мин сине кочагыма алыбрак «Җүәйрәм!» дигән идем, син: «Нәрсә, җүләрем?» – дидең. Без бит әле үбешә дә белмибез икән, ә үзебез яратышып йөрибез. Һичьюгы, йөргән булабыз. Кичә кич, әнә, икебездә дә үбешеп карау теләге туган иде, борыннар борынга туры килсә дә, иреннәр иренгә нигәдер туры килмәде. Син бик оялып качып киттең, мин дә өйгә йөгердем. Атылып өйгә кердем дә олы якта бабайлардан калган көзгегә капландым. Бөтен курыкканым – борыным иде. Беләм бит: синең борының кечкенә, уймак кебек кенә. «Ә минеке? Теге кинодагы кавказ кешесенеке кебек киртә буе мәллә?» – дип курыктым. Юк икән! Кешенекеннән артыгы да, киме дә юк. Ә шулай да, борыннар белән үбештек без, борыннар белән. Борын-борыннан кыз һәм егет иреннәр белән үбешкәннәр, ә без борыннар белән. Шикләнәм, сагаям – әллә ничек бара әле безнең йөрү, әллә ничек шунда. Башкаларныкы кебек түгел. Без әле бер-беребезгә карата шигырь әйтәбез, әле бер-беребез белән борыннар үбешүе оештырабыз. Кызык бит, ә?! Кызганыч та кебек… Арба тәгәрмәчләре, әллә нинди каты-тупас нәрсәгә ышкылгандай, ямьсез тавыш чыгарып тәгәри. Майлыйсы булыр, әйе, майларга кирәк. Нәрсә ди әле бабайлар? Майламасаң таба да купмый, диләр. Тәгәрмәчләр дә әнә «купмыйрак» бара. Чиләге белән солидолы сарай почмагында тора ич. Аны нигәдер сыер ялый башлаган. Вәт комсыз нәрсә! Көне буе көтүдә йөреп кайту өстенә кичкә яшел печән әзер үзенә, тагын абзар почмагындагы солидолга үрел, имеш. И, капкорсак!! Тик шулай да, тик шулай да… Ярата ич Җәүдәт үзләренең сыерын. Туйдыручылары бит ул аларның. Борынгылар юкка гына: «Атлы өй – затлы өй, сыерлы йорт – сыйлы йорт», – димәгәннәрдер. …Күңелдә хисләр давылы… Киләчәк – билгесез юл, үсмәгән гөл, атмаган чәчәк… Кичәге – үтелгән көн, бүгенге – яши торган көн. «Иң кадерлесе – бүгенгесе, иң өметлесе – иртәгәсе», – диме әле күршедәге «Нү» Шәрәфетдин абый? Ул бит: – Аллага шөкер, ит ашыйбыз әле! – дип кенә җибәрә. Таза гәүдәле, озын буйлы кеше: юкка гына Сабантуйлар батыры түгелдер… Әнә шул Шәрәфетдин абый, кичә кич клубка барганда, урамда очрады. Көрәк кулын җилкәмә салды да: – Җә, Җәүдәт? – ди. – Нәрсә? – дим. – Кәлшә белән кәбестә! – ди. – Шаярма әле бабам белән, Шәрәфетдин абый! – дип үчеклим үзем аны. Ә ул миңа бик серле-шаян гына карап алды да: – Нү! Борыныңа ис кердеме? – ди. – Нинди ис? – дим. – Кызлар исе!! Шаклар каттым… Дөньяда ипи исе, бәрәңге исе, чәчәк исе, алма исе, тагын сыер абзары исе, тирес исе, әллә нинди исләр бар. Әйтик, яңгыр исе… Мәсәлән, күкерт исе… Һәр үләннең үз исе… Кычытканныкы – бер, алабутаныкы – икенче… Ә менә кызлар исе дә бар микәнни? Шулай булгач, Җүәйрәдә дә ул ис булырга тиеш бит, тиеш! Ә нинди ис микән соң ул, чыннан да, кызлар исе? Әтием уфылдагандай: – Һу-hy-hy!… – диярсең әле… Кызлар исе… Һәр өйнең үз исе бар, хәтта мәктәпнең дә… Һу-hy-hy… Мин, ишегалдына кереп, өй ишегенә якынлашуга, безнең йортта ни пешергәннәрен чамалыйм. Әнием дә көлеп-шаярып: «Этборын син, улым!» – ди. «Этборын» матур сүз түгел, әнәй Җүәйрә барында ычкындырмасын тагын бу сүзне… Ә шулай да минем борын, тәртә борын булмаса да, исне шәп сизә. Нигә ул «кызлар исен» сизә алмаган? Ә Җүәйрәнең үзенә генә хас исе. Аның култык асты тирләүчән, шуңамы, ул бу урынына ислемай сөртә. Мин бу исне ун метрдан