– Җүәйрәм! – диде ул аңа йомшак кына. – Зина, әйе, шактый гына озак су коенды, ә мин бе...
– Җүәйрәм! – диде ул аңа йомшак кына. – Зина, әйе, шактый гына озак су коенды, ә мин бер чумдым да ярга чыктым. – Ә сиңа бер түгел, ярты да чуммаска иде. Чумдым, имеш… Ишкәнсең ишәк чумарын!! Рәхәт бит, әй! Яраткан кызың сине чит-ят күзләрдән шулай сакласын әле. Гади кыз гына түгел, фәрештәдер ул!! Җәүдәт тантана итә иде. Нәрсә дигән әле урта гасырның даһи фәйләсуфы, бөек тыйнак белемле галиме Әбүгалисина: «Мин тантана итәм!» – дигәнме… «Мин бөек булганнан соң, мине сыйдырырдай дәүләт булмады», – дигәнме… Аларның мәктәптәге тарих укытучысы бөек фәйләсуфлар Сократ белән Әбүгалисинага мөкиббән китә һәм дәресләрендә әлеге фикер ияләренең гакыллы сүзләрен еш китерә торган булды. – Мин мәхәббәттә тантана итәм! – диясе килә Җәүдәтнең, әмма үзе үк шушы сүзләрне кычкырып әйтүдән курка, бу уйларыннан шүрләп үк кала. Мәхәббәт – бәллүр ваза, сөйгәнеңне гел күрсәтеп торучы көзге, әмма бу вазаны, әлеге көзгене төшереп ватарга да мөмкиндер. Менә нәрсә куркыта! Монда иң бөек сүзләр дә көчсез… Мәхәббәткә ирешкәч, аны сыйдырырлык олы йөрәк тә кирәк ич. Кирәк, бик кирәк… Югарыга карыйсың килсә, бүрегең башыңнан төшеп китүдән курыкмаска кирәк! Шулвакытта менә шундыйрак уйларга килдеме соң Җәүдәт, ул инде аны хәтерләми дә кебек. Әмма аның хисләре саф, уйлары яхшы, хыяллары якты иде, менә ммонысын ул һаман да истә тота, бу инде йөрәк хәтере, мәңгелек хәтер… Алар сүзсез генә аңлаштылар: күзләр сөйләшкәндә – сүзләр артык… Кызы Зинаның Нократта су коенуын ишеткән шофер әтисе дә бердәнберенә мораль укыды: – Тормозың ычкындымы әллә, кызым? Япа-ялгызың су анасы кебек су кереп йөрмәсәң, тән тирең сыдырылып төшәр идемени?! Алтын тәре ташламаганнар ич ул суга! Зина да, үзсүзле вә шактый горур кыз бала буларак, үз киресенә катты: – Мин анда берүзем генә су коенмадым! – Беләм-беләм… – Белгәч! – Үзен уважайт иткән кыз егетләргә тагылып йөрмәс! Не смей бүлше! Ишет, не смей! – Минем аңа тагылганым да, муенына асылынганым да юк, әти җаным! Йөрәгемне ашама, юкка күңелемне төшерәсең ич… Ата чигенде, кызы белән аңлашуны хатынына калдырды. – Нина, тый кызыңны! – Ни булган? – диде анасы аптырый төшеп. – Берүзе берәү белән су коенып йөри… – Шуннан? – Утырган да шуган! – диде ире, эре тешләрен ыржайтып. – Бердәнбер кызыбызның яман атын чыгарып йөрүен телисеңме әллә? – Аңлатып сөйлә әле, зинһар! – дип өзгәләнде Нина Петровна. Бу сорауга ире бер генә такмак әйтте: Су буенда камышлык, Камышлыкта таныштык, Күлмәкләрне салыштык… – Үз кызың турында ничек шулай уйлый аласың! – дип кенә әйтә алды Нина Петровна. – Ни хакың бар, ә?? – диде тетрәнеп. – Ә син без очрашкан әрәмәлекне онытма, яме! Әрәмә, әрәмә… – Оятсыз икәнсең! – хатын җенләнеп үк китте. Аңа үзенең яшьлек хатасын тану түгел, искә төшерүе дә ифрат авыр, гаять газаплы иде. Ә шофер ир «газны тагын да арттыра төште»: Әрәмә, әрәмә… Кыз дигәнем шәрә лә! Китмәсен дип әрәмгә – Барып килдек хәрәмгә… Нина Петровнага, Зинасын да онытып, түшәккә капланып еларга гына калды. – Ах, ул яшьлек ялгышлары! – Ул ялгышлар гомерлек язмышлар икән… …Бу атна тоташ акыл сатулар, аңлашулар, талашулар атнасы булды бугай… – Син кинобудкада Куян малаена сыенып утыруыңны ташла! – диде көннәрдән бер көнне Җүәйрәгә Арыслан атасы. Кыз шаклар катты. – Нинди Куян малае ул? – Куяннарның Куян малае! Җәүдәт! – Аңлатыбрак сөйлә әле, әткәй. – Нәрсәсен аңлатасың инде аның? Арысланнан арыслан, куяннардан куян гына туа. Әллә, балигъ яшеңә җитеп, шуны да белмисеңме? Зоологиядән ничәле синең? «Икеле» түгелдер бит? Үзеңне бик шәп укый диләр тагы! Куян Кадыйр малае белән йөрисең ич. Әтисенең аны баласымак иткәнен, шуның өстенә аннан ачыктан-ачык көлгәнен аңлады Җүәйрә. Ирләр акыл белән аңламаганны хатын-кыз йөрәге хис аша да аңлый. Кыз өшәнеп үк калды, күңелен курку биләде. Алар Җәүдәт белән бергә төзегән мәхәббәт күпере менә-менә җимерелеп төшәргә тиеш… Әле кинобудкада Җәүдәт үзе дә аңа бәйләнеп маташты ич. – Синең яныңда нинди Казан егете бөтерелә ул? – Бөтерелми, безгә кайтып йөри.