Алай да була икән... (хикәя)
Алай да була икән... (хикәя) Гүзәл ӘДҺӘМ Тәнзилә карт кыз булып утырып калды... Югыйсә, берәүдән дә ким җире юк иде кебек: мәктәпне бер «өч»лесез бетереп, беренче елында ук институтка да барып керде. Аны тәмамлавына, Казанның шактый дәрәҗәле оешмасына эшкә дә урнашып куйды, бер бүлмәле генә булса да, фатир да юнәтте, эсбиркнижкәсендә машиналык акчасы да җыелып килә. Укып, права аласы гына калды. Менә шундый уңган-булган башың белән кияү дә табалмый йөр инде! Артисткалар кебек үк чибәр булмаса да, буй-сыны да зифа булып, күз-кашлары да шактый килешле, югыйсә. Тик төрле әтрәк-әләмгә кияүгә чыгарга сез аны кем дип беләсез! Дус кызлары инде әллә кайчан, башлы-күзле булып, бала үстереп ята. Бер Тәнзилә генә – япа-ялгыз. Бер елны мәктәптә сыйныфташлар очрашуы уздырганнар иде. Тәнзилә шуннан, ник барганына укенеп кайтты. Нәрсә турында гына сөйләшә башласалар да, сүзләре гел бала-чагага килә дә төртелә, килә дә төртелә. – Минем кызым тәпи йөри башлады инде... – Ә минеке... минеке беренче сүзен әйтте... «Әннү», ди... – И-и-ии... Минем кызым әллә кайчаннан савыт-сабаны үзе юа... – Улым быел беренче класска бара... Шуннан китәләр тезеп, китәләр тезеп. Дөньяда баладан башка берни дә юк, диярсең. Ә Тәнзиләгә нишләргә кушасыз? Утырды инде – авызына су кабып. Башка андый очрашуларга аяк та басмады. Җитмәсә, көтмәгәндә-уйламаганда, авылдагы төп йортта торучы энесе дә өйләнеп җибәрде. Ял көннәрендә, авылга кайтып, «үз ишегалды»нда, «үзенең бәрәңге бакчасында» хозурланып йөрүче Тәнзиләнең борыны салынды шунда. Ник дисәң, яшь килен – үзе дә авыл кызы, бөтен йорт-җиргә хуҗа булды да куйды. – Тәнзилә, балам, син кайткач, бакча казырбыз, бәрәңге утыртырбыз... – Казларны син кайткач суярбыз, дип торам, кызым... – Челтәр пәрдәләрне юып элсәң иде... – дия торган әнисе дә килененә карап шым булган. Әле, җитмәсә: – Рәхәтләнеп ял ит, кызым, Наиләбез бик җитез, бар эшне дә ялт иттереп куя, – дип, шул киленне мактап торган була. Моңарчы бакча казудан башка эшкә кысылмаган энесен әйтер идем: хатынының итәгенә чат ябышкан, чүп утарга да чыга, кыярга су да сибә, күршеләр көлмәсә, билләһи, сыерны да үзе савар иде. Бер кайтып ял итте Тәнзилә авылда, ике кайтты... Әкренләп, авылга кайтып йөрүләрне дә киметә төште. «Шуны эшлибез», «моны эшлибез» дип, дүрт күз белән көтеп торучы булмагач, анда да аяк тартмый башлады. Казан театрларында ул карамаган спектакль калмады. Анда да заллар хатын-кыз белән шыплап тулган. Кая карама – гел хатын-кыз, яулыклы карчыклар да... Тәнзилә ише карт кызлар... Күзенә берәр күркәмрәк ир-ат чалынса, анысы янында – кукрайган хатыны генералдай басып тора «Бу мал – минеке, кагылып кына кара! Юкса күрмәгәнеңне күрсәтәм!» – дигәндәй, ялт-йолт каранган була, җитмәсә. Әнә шулай кая барып бәрелергә белмәгән бер мәлдә, бергә эшләүче хатын үзенең бакчасын тәкъдим итте аңа: – Бакчага гомер буе әни генә йөрде. Хәзер ул – юк, суган-кишер – кибеттә дә буа буарлык. Юкка налог түләп ятканчы... Телисең икән – хуҗа бул! – дип, әйтте де салды. Ике уйлап тормады Тәнзилә. Тиешле акчасын тоттырды да, бетте-китте! Бакча дигәне әллә ни ерак түгел – Бөреле стансасында булып чыкты. Электричкадан төшеп, ярты сәгатьләп теркелдәгәч, барып та җитәсең. Бөтен күңелен шунда салды Тәнзилә. Шул биш сутый җир аңа җан рәхәтлеге бирде дисәм, бәлки ышанмассыз да. Әмма чыны – шул. Такта-тоткалардан әтмәлләп куйган кечкенә генә йортын да, карават, өстәл һәм шкафтан гайре нәрсә сыймаса да, ошатты Тәнзилә. Үзенеке бит! Үз бакчасы! Үз йорты! Бакчалы булып алгач, язны тизрәк җиткерә алмый җәфаланып бетте. Тышта буран котыра, ә Тәнзиләнең тәрәз төбе эреле-ваклы тартмалар белән шыплап тулган. Кайсында помидор үсентесе борын төртә, монда – борыч, баклажан, тагын әллә ниләр. Чәчәк орлыгының ниндиен генә алмады ул! Монысы – астра, тегендә – сильвия, арырак – циния бугай... Ә менә бусы... Уф! Үзе дә буталып бетте инде...