Иң кадерлем (хикәя)
Иң кадерлем (хикәя) НУРЗИЛӘ (Нотфуллина Нурзидә Камиловна) Нурия, акрын гына якынлашкан чия төсендәге өр-яңа җиңел машинаны күреп алгач, эшенә соңаруын да онытып җибәрде. Атсыз бармагы, гадәтенчә, күзлек кысасына үрелде, үзе исә, бу кабаланган замандагы сәер салмаклыкка гаҗәпләнгәндәй, машина эченә күз салды. Һәм, кинәт сискәнеп, берничә адым артка чигенде: шофер янәшәсендәге кеше кызга бик-бик таныш иде! Ләкин, таш сын кебек, гәүдәсен катырып утырган ап-ак чәчле ир, керфеген дә селкетмичә туп-туры карап үтеп китте. «Танымады... — дип көрсенде кыз һәм шундук үзен юатты да: — Ә нишләп танырга тиеш соң әле ул? Шулай да... биредә иртә таңнан нишләп йөри икән?» Шулчак сәгатенә күз төшерүгә, ашыгып, юлга ук йөгереп чыкты: аңа бүген берничек тә соңарырга ярамый бит! Кул күтәрүгә янына ук килеп туктаган машина ишеген ачты да, андагы ике ир-егетне күреп, юк-юк, утырмыйм, дип, кире чигенде. Тик тегеләрнең берсе шундук турысын ярып салды: — Девушка, садись, не бойся, в это время мы не снимаем баб, а деньги зарабатываем... Ишеген ябып бетерер-бстермәстән кузгалган «Жигули» «Вольво»ны куып җитәр дип өметләнгән иде кыз, булмады — чия төсендәге машина суга төшкән сыман юкка чыкты. Эше никадәр генә тыгыз булмасын, Нурия иртәнге очрашу хакында көндез дә уйлап алды. Соңгы берничә ел эчендә күрмәгәнгәме, шактый олыгайган, дип нәтиҗә ясады аннан. Әгәр бу сәер очрашу икенче көнне дә кабатланмаган булса, Нурия аны тормыш мәшәкатьләре, эш ыгы-зыгысы белән бөтенләй дә оныткан булыр иде. Тукталышка көндәгедәй иртәрәк чыккан иде кыз. Торагыннан эшенә кадәр сәгатьтән артык барырга кирәк, транспорт бит синең көеңнән генә тормый. Автобус күренмиме икән, дип, түземсезләнеп, юл кырыена ук баскан Нурия салмак кына килеп ятучы кичәге машинаны күргәч, авып китә язды. Ә шофер кырыендагы ап-ак костюмлы ир, нәкъ кичәгәчә туп-туры карап, тагын үтеп китте. Кулы белән күзләре автомат рәвештә үз хезмәтләрен башкардылар, ә Нуриядә эш кайгысы түгел иде. Күз алдыннан, әниседәй үк булмаса да, кадерле булырга тиешле кешесе китмәде. «Әти, — дип уйлады кыз, бер тапкыр да кычкырып әйтмәгән, шунлыктандыр, бәлки, җанында әллә ни җылы тойгылар уятмаган бу сүзне пышылдарга да кыймыйча, — кайчандыр каһәрләгән, башкача аяк та басмам, дип ант иткән шәһәрдә нишләп йөрисең икән?» ...Нуриянең дөньяга кыз бала булып тууын кичерә алмаган әтисе. Әнисе белән бергә торган елларда гел малай көтеп яшәгән, киләчәген бары тик туачак улына гына бәйләп хыялланган ата кеше, кыз бала тапканын белгәч, хатыны янына килеп тә карамаган. Аларны бәби табу йортыннан барып алмау гына түгел, хатыны үзе такси яллап кайтуга, ишек йозагын да алыштырып куйган. Дистә еллап бергә яшәгән иреннән мондый ук кансызлыкны көтмәгән яшь хатын, нәни кызчыгын кочаклап, авылына китәргә мәҗбүр булган. Тагын берничә кабат тормыш корып караса да, башкача баласы (хәтта кызы да!) булмаган әтисе дә, яшьлекләре үткән шәһәргә бүтән аяк та басмыйм дип, яңа төзелеп ятучы калага күчеп киткән. Үз әткәсенә кирәкмәгән бала чит кешегә ярамас дигәндер инде, әнкәсе башкача иргә чыкмады, Нурияне ялгыз үстерде. Тормышын бары баласына гына багышлаган әнисенең чәчәктәй вакытларын кыз яхшы хәтерли. Аны кияүгә сорап килүчеләр күпме иде бит! Яраткан булгандыр инде, әтисен тәрәзәдән күреп калса да, кызын кочаклап елый иде шул. Ир исә чираттагы хатынын аерган саен алар авылына кайтып әйләнә торган булып китте. Әмма, никадәр генә кыен булмасын, ялгыз хатын иренә ярдәм сорап бармады, нәни кызын да әтисенә күрсәтмәде. Ул кайткан вакытларда урамга да чыга алмый иде Нурия. Моның сәбәбен ана бераз үскәчрәк әйтте кызына: әтисе, авылда күренүләренең берсендә, бәгырьне катырырлык сүз әйткән. «Баланы миңа дәштермә, ияләнмәсен», — дигән... Әтисенең «Кызым!» дип әйткәнен ишетмичә дә үсте әле Нурия, тик әнисе генә, сабыем әтиле балалардан ким булмасын, дип, көнне төнгә ялгап эшләде дә эшләде. Нурия күбрәк әбисе янында сырпаланды, әбекәе аңа әтисен дә, әнисен дә алыштырды. Кыз әнисен ял көннәрендә — анда да гел кәгазьләргә күмелеп утырган хәлдә генә күрә иде.