– Дамир шундый юмарт. Бая кафега кердек. Сыйландык. Эчәсем генә килә. – Гөлфирә сөйли. ...
– Дамир шундый юмарт. Бая кафега кердек. Сыйландык. Эчәсем генә килә. – Гөлфирә сөйли. Тәмле сулар, сыра сатыла торган почмактан узганда: – Ресторан дигәннәрен дә күрәсе килә бер, – дип куя. Егет сиздерми генә көрсенгәндәй итә. Алай да сер бирәсе килмиме: – Анысы иртәгәләргә. Акча баса торган станокны кич эшкә җиккәч... – дип көлә. Керделәр ресторанына да. Айсинә, оялып, алдына куйганны да кабар-капмас утырды, ә Гөлфирә, рестораннарда сыйланып йөргән байбичәдәй: – Кысла дигәннәреннән дә авыз итәсе килә, – дип чытлыклана. – Тик бака боты белән сыйлый күрмәсеннәр тагын! Безнең Янган күлдә күп алар күбен. – Күл яна димени?! – дип гаҗәпләнде Дамир. – Бик тә коры килгән бер елны суы кибеп беткән дә төбендәге торф яна башлаган. Шуннан калган атама ул, – дип ачыклык кертте Айсинә. Ә Гөлфирә: – Французлардан калышмый ресторан ачарлык байлык бар бездә, кем белә, баеп та китәрбез. Айсинә булыр шеф-повар, мин администратор. Дамир... – Бака боты сатып байыйсылар бар икән әле! – Дамирның сүзгә куәт бирәсе килде бугай. Тик Айсинә, укшый язып, мәҗлеснең ямен җибәрүдән шөлләп, ризыкка кагылу түгел, карарга да куркып, ахыргача оялып утырды. Һай! Бер таба бәрәңгене кетердәтеп куырып, авыз тутырып ашауга җитәме соң? Дамир да ярата икән бәрәңге. Ни дисәң дә, авыл балалары шул. – Ә син хастаханәңдә берәр яңа татарны кармакка эләктермәдеңме әле? – дип, көн саен төрттерә ахирәте. – Кара аны, эләктерсәң, эрерәген каптыр, яме! – Кармак белән маташырга вакыт юк әле, – ди Айсинә. – Хастаханәдә чир генә эләктереп була диюче син түгелме әллә? Кияүләр качмас, бәхетне янә сынап карарга исәп, – ди дә дәреслекләргә каплана. Гөлфирә уенча, буш хыял – институтка укырга керү өмете җылыта аның җанын. Әмма институтка икенче елны да керә алмады ул. Гөлфирә моңа шаккатмады. «Исең киткән икән иске чикмәнгә», дию белән чикләнде. Аның каравы, буш хыяллар белән баш катырмый, тормышның тәмен тоеп, булганына риза булып яши белә ул. Берсеннән-берсе купшырак, бизәкле-чачаклы киемнәр сатып ала. Ул хәзер модалы киемнәр бүлегендә эшли. Кысан почмакта яшәү килешми дип, иркенрәк фатирга күчте. Ияләшкән җир, эшемә дә якын дип, Айсинә иске фатирда калды. Гөлфирә белән икесе каланың ике читендә яшәсәләр дә, ял көннәрендә очрашырга тырышалар. Әллә Дамир теләге бу, өчәүләп җәяүлеләр урамын урап кайту гадәтен ташламыйлар. Егет аларны Алчәчәк белән Гөлчәчәк дип кенә йөртә. Никтер икесен дә бердәй якын күрә. Аз сөйләшсә дә, мәгънәле сүзләр кыстырып, әңгәмәне җанландырып җибәрә, Гөлфирәнең күзенә генә карап тора торган күндәм егет Дамирның әллә нинди сөйкемле сөяге бар, күрәсең, чакырсалар һаман аларга иярергә әзер Айсинә. Кайчак үзен-үзе дә аңламый. Кешегә чыккан кояшта кызыну була түгелме соң бу?! Тик нишләсен, ул япа-ялгызы бу калада. Хастаханәдә яраталар үзен, чөнки авырулар язмышына, чиренә битараф түгел ул. Эшли-эшли медицина көллиятендә белем алды. Дәвалаучы табиб булу хыялыннан кайтканы юк. Китапханә, эш, әбинең бәләкәй, әмма уңайлы почмагы. Очрашулар да еш түгел инде. Дамир кызларны берәр кафега алып кереп сыйлый. Сөйләшеп туймыйлар, көлешәләр дә тагын таралышалар. Бөтен серен ачып бетермәсә дә, аның да укырга, белем алырга талпынганын, бәлки шуңа күрәдер, Гөлфирә белән чәчләрен чәчкә бәйләргә ашыкмауларын тоемлый Айсинә. Сабыр, тыныч холыклы егет каты эчемлекләр белән мавыкмый. Гөлфирәнең яхшы ат кебек башын артка ташлап, рәхәтләнеп көлүенә мөкиббән, ахрысы. Мәгъшукасының үзен дөнья тоткасы итеп тоеп, кычкырып, үз сүзен сүз итәргә тырышып сөйләшүенә дә исе китми. Мәхәббәт сукыр була диюләре хак, күрәсең. Гөлфирәнең кыланмышлары хәтта Айсинәнең дә ачуын китерерлек чакта да мыек астыннан көлемсерәп кенә куя. Теләсә ни такылдавына да битараф, ахры. Айсинәнең үзенә Дамир кебек акыллы, тәртипле, иң мөһиме – мәхәббәтле егет очрамый шул никтер. Хәер, үз эченә йомылган кыз моңа артык әһәмият бирми. Өчесе очрашканда да күп сөйләшми. Аның егете түгел ич. Ияреп йөргән көне. Кунак итеп кенә тоя ул үзен бу калада. Чакырылмаган кунак! Ә кунак тыйнак булырга, үз урынын белергә тиеш.