– Хәтерләмим дә инде хәзер. Ә менә Сәрбиҗамал апага язган соңгы хаты исемдә. Сугыш бетк... — 4 октября 2026 г. в 10:50:39.403
– Хәтерләмим дә инде хәзер. Ә менә Сәрбиҗамал апага язган соңгы хаты исемдә. Сугыш беткәннән соң алган идек без ул хатны. Инде фашистларны үз өннәрендә пыран-заран китереп тар-мар иттек, Аллаһ боерса озакламый өйгә кайтырбыз, дип язган иде ул анда. Ходай насыйп итмәгән икән шу-у-ул. Сәхибулла кайтмады. Хәбәрсез югалды. Соңыннан кайткан солдатлар, нимесләрнең калдыклары әле сугыш беткәч тә безнекеләрне бик күп кырган икән, дип сөйләгәннәрен хәтерлим. Шул чакларда берәр пуля тигәндер инде мескенгә. – Похоронкасы-мазары да килмәдеме? – Юк, хәтерләмим. Сәрбиҗамал апага килгән булса гына инде. Ул үләр алдыннан гел улының исемен генә кабатлады. – Эзләтүчесе дә булмагандыр инде? – Әй, кем эзләтсен соң аны, балакаем? Сәрби апа ул вакытта нык авырып урын өстендә ята иде. Шул ятудан бүтән тора да алмады, дөнья куйды. Ә бүтән туганнары юк иде аларның. – Ә син үзең, Миңсылу апа, эзләтеп карамадыңмы соң? – Самат энем, мин кем идем соң ул вакытта? Аланлыктан ары чыкмаган яшь кенә оялчан авыл кызы идем. Аннан соң, минем тормыш та гел шома гына бармады. 1946 елда, сугыш беткәннән соң бер ел узгач, «Искра» колхозы председателе Нариман, мине хатынлыкка сорап, яучы җибәрде. Күрше Тирәкле авылы кешесе Нариман сугышның беренче айларыннан җиңелчә генә яраланып кайтты, колхоз персидәтеле итеп куйганнар иде үзен. Аның самый азау яра башлаган чагы. Ул яучылар җибәргәч, үзем риза булмасам да, әти сүзендә нык торды. Шундый кеше сорап торганда, чыкмасаң җүләр булырсың, хәзерге заманда яхшы кияүгә эләгеп, тормыш корып җибәрү күпләргә тәтеми әле ул, ди. Сүзен тыңладым. Тик Нариман бик холыксыз кеше булды. Теле белән дә, кулы белән дә җәберләде ул мине. Бик көнләшә иде. Инде барысына да түзгән булыр идем, бәбигә узгач, инде сабыемны дөньяга көтә идем, бер тапкыр бик нык кыйнады да, үле бала таптым. Әнә шунысын күтәрә алмадым. Туган йортыма кире кайттым. Әти ачуланып маташкан иде дә, елый-елый хәлне сөйләп биргәч, сүземне тыңлады тагын, өйдә калдырды. Соңыннан Нариман килеп, гафу үтенеп, өйгә кайт, дип ялварып йөрсә дә, ул нигезгә бүтән бармадым. Нариман яшь хатынга өйләнде. Тик Тәскирәнең дә бәхете булмады, дүрт баласын калдырып, яшьли үлде. Нариман кабат өйләнмәде. Аңа карап хатынсыз да яшәмәде… Саубуллашып чыгып китәр алдыннан, Самат Сәхибулланың фотосы турында кабат карчыкның исенә төшерде. Ләкин Миңсылуда бер фотосурәт тә юк икән. Сәхибулла сугыштан бер сурәтен җибәргән булган, тик ул сакланмаган. Миңсылу солдат хатларын җыеп барган. Ләкин берчакны Нариман аларны табып алган да барысын да мичтәге утка ташлаган. Әллә шулар белән янган, әллә бүтәнчә югалган – карчык анысын хәтерләми. Әнә шул сурәтне дә саклый алмавына үзен гаепле тойгандай, кыенсынып калды ул. Ләкин мондый халәт озакка бармады, бер мизгелдән карчыкның йөзе кабат яктырды. – Мисбахетдин абыйларда бар иде аның фотосы. Үзем күрдем. Сугышта йөргәндә, Сәхибулла көтмәгәндә Мисбах абый белән очрашкан. Шунда истәлеккә фотога да төшкәннәр. Әнә шул сурәтне Мисбах абый авылга туганнарына җибәргән булган. Ул үзе, сугыш беткәч, авылга исән-сау әйләнеп кайтты. Хәзер дә әйбәт кенә яшәп ята… – Ә Сәхибулла абый белән сугышта бергә булган кешеләр юкмы соң? – Безнең авылда андыйлар юк. Тирә-як авыллардан да юк иде, ахры. Һәрхәлдә, минем ишеткәнем булмады. …Самат Миңсылу карчык сөйләгәннәрдән әлләни яңалык ала алмаса да, яшь чагында аның Нариманга кияүгә чыгуы зур кызыксыну уятты. Аланлык авылында ни гомер яшәп, Миңсылу апасының Нариманның беренче хатыны булуын ишеткәне булмады югыйсә. Менә сиңа мә, кем әйтмешли, кичә үлгән булса, белмичә үлеп тә китәсе икән. Инде бер чыккан-чыккан Мисбах абыйларга да керим, дип борылган иде, «сәпит»кә атланган Рафис куып җитте. – Абый, безгә «Жигули» белән бер командир килде. Абыеңны срочно тап, бик кирәк иде, ди. «Командир»ның кем икәнлеген Самат шунда ук аңлап алды. Димәк, Кәрим килеп җиткән. Атна-ун көндә кайтырмын, дигән иде, сүзендә торган, молодец!