Югалган эзләр (повесть)
Югалган эзләр (повесть) Фәрит ИМАМОВ 4. Самат ниндидер шакылдауга охшаш тавышка уянып китте. Баштарак, ялгыш кына ишеттем бугай, дип, кузгалмыйчарак яткан иде, шакылдау янә кабатлангач, тиз генә сикереп торды да, өстенә киеп, ишеккә юнәлде. Узып барышлый стенада текелдәп торган герле сәгатькә күз салды. Шакылдау яңадан кабатланганда, Самат чоланга чыккан иде инде: – Кем бар анда, керегез, ишек ачык бит, – дип кычкырды ул чыга-чыгышка. Ишек алдында кемнеңдер кәх-кәх йөткергәне ишетелде. – Мин идем әле, – диде карлыккан тавышлы кеше. Самат Шәрәфетдин картның тавышын шунда ук танып алды. Өйалды ишеген ачкан иде, чыннан да, таякка таянып, гыж-гыж сулап, ул басып тора. Баскычка таягы белән сугып шакылдаткан икән. – Ә-ә, Шәрәфетдин абый? Ни хәлләрдә йөрисең? Әйдүк, түрдән уз, өйгә кер. – Юк, кереп тормыйм, энекәш. Әйтәсе сүземне генә әйтәм дә кире борылам. Бума ютәл интектерә. Шушында кадәр килергә дә манир юк инде менә, сулышка каба, – диде ул авыр сулап. – Теге көнне Сәхибулла кордаш турында сорашкан идең, ахры? Менә уйлап утыра торгач, бернәрсә искә төште әле. Шул турыда әйтмәкче идем. Сәхибулла яшь чагында, армиягә киткәнче диюем, Миңсылу белән йөреп маташкан иде бугай. Ул кыз чагында бик чибәр иде бит. Артыннан бер Сәхи генә йөрмәде йөрүен, тик ул Сәхине үзе дә ошата иде. Сугышта чакта хат та алышмадылар микән әле. Менә шуны гына әйтим дигән идем… Карт сүзе беткәнлеген белдереп туктап калды. – Ә Миңсылу кем соң ул? Теге, югары очтагы Миңсылу апаны әйтәсеңме әллә? – Әйе, шул, Мотыйгуллина Миңсылу инде. Авылда бүтән Миңсылулар юк бит безнең. – Ярар, рәхмәт инде, Шәрәфетдин абый, борчылып килеп йөрүең өчен. – Әй, наный, безнең бүтән эш юк бит. Монда барып кайту минем өчен физзәрәтке генә ул, – дип кеткелди башлаган иде карт, ютәленә буылып туктап калды. Картайган, бетерешкән, дип кабат уйлап алды Самат, кире борылып, аякларын көчкә сөйрәп чыгып баручы картка карап… Рафис белән иртәнге чәйне эчтеләр дә, Самат югары очка, Миңсылу карчык өенә юнәлде. Бу карчык кечкенә генә иске өендә, Самат белә-белгәннән бирле, ялгызы гына яши, аның гаиләсе дә, балалары да юк иде… Карчык чәй хәстәрләп йөргәндә, Самат өй эчен бер кат күздән кичерде. Түрдә, ике тәрәзә арасында эленгән агач рамда, искереп саргайган берничә фотосурәт бар. Самат шуларны игътибар белән карый башлады. Бары тик берсен, Миңсылу апаның яшь чагында төшкән фотосын гына төсмерләп таныды ул. Чибәр булган икән. Шунда кинәт, Самат үзе дә сизмәстән: – Ә Сәхибулла абыйның карточкасы юкмы синдә? – дип сорап куйды. Миңсылу чәй ясый башлаган җиреннән туктап калды. Гаҗәпләнеп егеткә текәлде. – Кайсы Сәхибулланыкы? Самат шунда гына сорауны иртәрәк биргәнен абайлап алды. Ләкин эш узган иде инде. Авыздан бер чыгып очкан сүзне кире тотып алып булмый шул. – Хәйруллин Сәхибулла! – Сәхибулла? Син каян беләсең аны? – Белмим. Ишеткәнем бар. Беркөнне Шәрәфетдин абый сөйләп торган иде. Ул шунда, Миңсылу апа, сине дә искә төшерде. – Ул карт йомранга әллә кайчангыларны искә төшермәсә дә яраган булыр иде дә бит… Карчык, Шәрәфетдинне шелтәләүдән бигрәк, эндәшмичә калудан куркыбрак әйтте булса кирәк бу сүзләрне. Күренеп тора, аның Шәрәфигә бернинди дә үпкәсе юк. – Миңсылу апа, Сәхибулла сиңа фронттан хат язгандыр бит? – Әйе, ун-унбишләп хат алдым мин аннан. Хатларны ул күбрәк әнисе Сәрбиҗамал апага яза иде. Ә без барыбер бергәләп елый-елый укый идек аларны. И-и гомерләр!... Карчыкның битендәге җыерчыклар тагын да тирәнәйгән сыман булды. Күренеп тора, аны ниндидер сагыш биләп алды. Самат, әллә кайчан онытылган хатирәләрен искә төшереп, ялгыз карчыкны юкка бимазалыйм, ахры, дип, үз-үзен битәрли башлаган иде. Ләкин Миңсылу – озын һәм авыр тормыш юлы узган кеше – озаклап, борын җебетеп, суган суы агызып утырырга җыенмады. Шуңа күрә Самат та теләгән сорауларына җавап алмаган килеш китәргә ашыкмады. – Миңсылу апа, әгәр исеңдә булса әйт әле, соңгы хатын кайчанрак алдың син аның?