Рафисны «сәпит»нең багажнигына утыртты да Самат өйгә ашыкты. Чыннан да, капка төбендә з...
Рафисны «сәпит»нең багажнигына утыртты да Самат өйгә ашыкты. Чыннан да, капка төбендә зәп-зәңгәр «Жигули» машинасы тора, ә Кәрим үзе милиция формасыннан утыргычта тәмәке пыскыта иде, Җылы гына күрешкәч, Кәрим сүзне озынга сузып маташмады, шунда ук Саматның гозерен ничек үтәве турында «рапорт» бирә башлады: – Мин Хәйруллин Сәхибуллага кагылышлы документларны хәрби комиссариат архивыннан таптым. Хәйруллин 1921 елда Аланлыкта туган. Армиягә кадәр тракторчы булып эшләгән. Мең тугыз йөз утыз тугызынчы елның июнендә армиягә чакырылган. Хәрби комиссариатта ул хәбәрсез югалганнар исәбендә тора. «Дело»га шулай теркәлгән. Ләкин нинди документка нигезләнеп язылганы билгесез. Архив бүлеге белән эш итүче капитан ул чакларда солдатның хәбәрсез югалуы турында комиссариатларга җибәрелә торган извещение кәгазен таба алмады. Әллә югалган, әллә… Кәрим иңнәрен сикертеп куйды. Самат аның «рапорт»ын тәмамларга җыенуын аңлап: – Шулар гынамы? – дип сорамыйча булдыра алмады. – Ә шулар җитмимени, тагын ни кирәк сиңа, ә? Хәбәрсез югалган кешенең кайда, ничек, кайчан югалганы мәгълүм булса, ул хәбәрсез югалган, дип исәпләнмәс иде дә. – Менә, мине шул (кайда, ничек» кызыксындыра да инде. – Анысын, агай-эне, служить иткән частеның архивыннан, йә Оборона министрлыгының үзәк архивыннан эзләтергә кирәк. Ул Подольск шәһәрендә урнашкан. Монда, районда гына нәрсә белсеннәр?! Самат уйга калды. Ул Кәримне, Сәхибулланың язмышына ачыклык кертердәй мәгълүмат алып кайтыр, дип көткән иде. – Ә менә шулай булырга мөмкинме? Әйтик, сугыш беткәннән соң, частеннан кеше туган якларына исән-имин китә. Ләкин ул ниндидер сәбәпләр аркасында юлда үлә. Берәр фаҗигале хәлгә тап буламы, яисә бандитлар үтерәме – анысы мөһим түгел. Ә аның исән-сау үз частеннан китүе турында район хәрби комиссариатына хәбәр ителәме икән? – Юктыр, мөгаен. – Димәк, кеше үлә икән, ул суга төшкән балта кебек юкка чыга. Кәрим тагын иңнәрен сикерткәләде. Бераздан соң нидер исенә төшергәндәй: – Ә беләсеңме, комиссариатта стендлар карап йөргәндә, мин нәрсә күрдем? 1944-1947 елларда район хәрби комиссариатында Тирәкле авылы кешесе, майор Заһидуллин Камалетдин исемле кеше комиссар булып торган икән. – Кызык. Сәхибулланың документлары белән аңлашылмаучанлык килеп чыкса, якташы буларак, бу хакта иң беренче ул чаң кагарга тиеш була түгелме?... Тавыш-тын булмаган. Димәк… – Хәбәрсез югалуы турында авылга, әнисенә нинди дә булса белешмә килгәндер, бәлки?... Самат бу хакта берни дә белми шул. Соравы җавапсыз калгач, Кәрим сүзне икенчегә борды. – Теге көнне медальон хакында рәтләп аңлаша да алмадык, – дип, сораштыра башлады ул. «Пләмәше» Рафис медальонны күрсәтмәгән булса, Сәхибулла турында Самат үзе дә мәңге ишетмәгән булыр иде. Аның күңелендә әнә шул медальон шик уятты да инде. Әлеге шикләнүләре хакында дустыннан яшерүне кирәк санамады ул, аңа барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде. Ә тегесе сүз әйтергә ашыкмады, яңадан сигарет алып кабызды, аны тирән итеп суырды. Төтенен өргәч, озак кына эндәшмичә утырды. Бары тик шуннан соң гына: – Шик уятырлык фактлар болар, – дип куйды. – Әйе, шундый шик бар күңелдә. Шикләнерлек тагын бер сәбәп бар. Шул урманны чистартучылар гаҗәп табылдыкка очраган. – Анысы нәрсә тагын? – Кеше сөякләре тапканнар. Бу көтелмәгән хәбәр Кәримгә ничегрәк тәэсир итәр дигәндәй, Самат дустына сынаулы караш ташлады. «Бывалый офицер»ның йөзендә, чыннан да, берара гаҗәпләнү хисе чагылып узды. Ләкин бу халәт озакка бармады. – Тукта-тукта, син теге безнең авылның Сабирҗан сөякләре турында сөйлисең түгелме? Аны да шул делянка чистартканда тапканнар иде бугай?! Кызганыч, мин бу хакта соңрак ишеттем. Югыйсә, закон нигезендә, җинаять эше кузгатылырга тиеш иде. Тик авыл халкы бердәм булып, Сабирҗан сөякләре дип торгач, үзем дә бурычыма хилафлык китердем, эшне зурга җибәрмәдем. Авыл халкының болай да мәшәкатьләре баштан ашкан. Баштарак, сөякләр табылгач, зур сенсация итеп кабул иткәннәр дә, аннан соң кемнеке икәнлеген белгәч, тынычланганнар. Бөтен йолаларына туры китереп гүргә иңдергәннәр. Кабер ташын чиста мәрмәрдән