Югалган эзләр (повесть)
Югалган эзләр (повесть) Фәрит ИМАМОВ 3. Кәрим хәрби комиссариат бинасының ишегеннән эчкә үтте. Ул үзенә кирәкле кабинетка кергәч, капитан авыр карашын Кәримгә төбәп: – Ни йомыш? – дип сорап куйды. Үзе белән таныштырмады. Керүченең кайдан һәм кем икәнлеген сорамады. «Ни йомыш», имеш! Шулай да, Кәрим үзе белән таныштыруны кирәк санады. – Район милициясеннән җинаятьләрне ачу бүлеге җитәкчесе капитан Мусин… Син дә капитан, мин дә капитан, дәрәҗәләребез бер үк, әйдә, дусларча сөйләшик, дигәнне аңлатмакчы иде ул. Ләкин тегенең бу сүзләргә әллә ни исе китмәде. – Шуннан, йомышыгыз нидә? – дип кабатлады. Кәрим сорауны кайдан башларга белмичә торды. – Миңа Аланлык авылыннан Хәйруллин Сәхибулла турында мәгълүмат кирәк иде… – Нәрсә, ул бәндәнең берәр җинаятьтә катнашы бармыни? Кәрим аның шикләрен таратырга тырышып: – Сәхибулла – сугышта катнашкан кеше. Сугышта хәбәрсез югалган. Мин аның турында архив документларыннан танышырга теләгән идем… Болай гына, – дип сөйләнде. Капитанның кашлары җыерылды, караңгы чырае тагын да төкселәнде. Аның һәр хәрәкәтеннән, һәрбер сүзеннән үзен аз гына өстенрәк күрсәтергә маташу теләге сизелеп тора иде. – Болай гына карарга теләгән һәрбер кешегә архив актара алмыйбыз бит без, иптәш капитан. Бигрәк бәйләнчек бәндә булды бу, дип уйлады Кәрим үзалдына. Аннан соң: – Туганым ул минем. Туган-тумачаның язмышы белән кызыксынырга ярыйдыр бит, – дип ялганлады. – Башта ук шулай диләр аны. Ярар, синең өчен, үз итеп кенә «дело»сын эзләп табарбыз. Кем дидең әле?... – Хәйруллин Сәхибулла Галиуллович! 1921 елда Аланлык авылында туган… Капитан янәшә бүлмәне аерып торучы стена уртасындагы ишекне ачып: – Оля, поднимите, пожалуйста, из архива документы на имя Хайруллина Сахибуллы Галиулловича, 1921 года рождения, – дип, кемгәдер күрсәтмә бирде. Җиде-сигез минут уздымы икән, теге ишек ачылып, аннан сары чәчле бер ханым чыкты да, бер сүз дә эндәшмичә, өстәлгә тышы саргаеп беткән «Дело» куеп, кабат бүлмәгә кереп югалды. – Тә-ә-әк, Сахибулла… Галиуллович… Монда аның шәхси учет карточкасы сакланырга тиеш… Ягъни фронтка киткәнче исәптә тору белешмәсе… Капитан «дело» эчендәге иске кәгазьләрне сакланып кына актаргалады, вакыт-вакыт туктап, нәрсәдер укыштырды. Бераздан соң гына башын күтәреп: – Әйе, монда язылуга караганда, ул хәбәрсез югалган. Тик аның хәбәрсез югалганлыгын нәрсәгә нигезләнеп билгеләгәннәрдер? Әлегә анысын күрмим… Ул кабат кәгазьләргә иелде. – Ә кешенең хәбәрсез югалуы нәрсәгә карап билгеләнә соң? – дип сорап куйды Кәрим. – Сугышчы хезмәт иткән частьтан җибәрелгән рәсми белешмәгә карап, әлбәттә. Сугыш елларында һәм сугыштан соң да, хәбәрсез югалган солдатлар турында туган-тумачаларына яисә ул армиягә алынган хәрби комиссариатка «Извещение»ләр җибәрә торган булганнар… Капитан «дело» эчендәге документлар арасыннан кечерәк кенә бер кәгазь алып Кәримгә күрсәтте: – Менә шушындый нәрсә инде ул извещение дигәне. Тик мин Сәхибулла исеменә язылган нәкъ менә шундый документны таба алмыйм. Ул, гадәттә, кешенең шәхси делосына беркетеп куелырга тиеш. – Ә бәлки кайчан да булса килгәндер дә, аннан соң югалтканнардыр ул документны. Бары тик хәрби комиссар тарафыннан расланган язуы гына калгандыр? Капитан: – Андый документлар белән, гадәттә, сак эш итәләр. Югалту кебек нәрсәгә юл куелмый иде, – диде, аннан соң бераз бер ноктага текәлеп утыргач: – Хәер, күктә ни булмас, очсыз-кырыйсыз күк бит ул, дигәндәй, дөньяда ни генә булмас, – дип тә өстәде… – Ә менә аның кайда, нинди шартларда хәбәрсез югалганлыгын ачыкларга мөмкинме? – Әлбәттә. Моның өчен Оборона министрлыгының үзәк архивына сорау җибәрергә кирәк. Анда авылдашыгыз турында мәгълүматлар сакланган булырга мөмкин… – Ә ул архив кайда урнашкан соң? – Подольск шәһәрендә. Берничә шәһәрдә аның филиаллары да эшли…