– Аны ачып карагач, безнең авылда туып-үскән Хәйруллин Сәхибулла атлы кешенеке булып чы...
– Аны ачып карагач, безнең авылда туып-үскән Хәйруллин Сәхибулла атлы кешенеке булып чыкты ул. Ә ул кеше сугышта хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Медальоны ничек төймәләр арасына эләккәндер?... Мине, беләсеңме, нәрсә шикләндерә, Рафис бу медальонны, Сәлим исемле иптәш малаеның төймәләр янчыгыннан килеп чыкты, димәкче була. Ә ул Сәлим бөтенләй Сәхибулла туганы түгел икән. Мин сораштырып белдем, гомумән, хәзерге вакытта ул кешенең авылда бер туганы да юк. Сугышка киткәнче, Сәхибулла әнисе белән генә яшәгән. Тик әнисе дә, улының хәбәрсез югалу кайгысын күтәрә алмыйча, сугыш тәмамлануга ук вафат булган. Ә Сәлим әлеге медальонны узган ел чистартылган урман делянкасыннан тапкан, ди бугай. Ул иске солдат төймәләре белән бергә булган. Шуларны җыеп алганда, медальон да эләккән булса кирәк… – Урманда тапкан, дисең инде алай булгач. Кызык! Бәлки, сугыштан соңгы елларда, Сәхибулла җибәргән солдат киемен киеп, берәрсе урманга утын яисә печән әзерләргә баргандыр. Булырга мөмкин бит? Ә медальон шул кием кесәсендә калган булса?... – Анысын үзем дә уйладым уйлавын. Ни әйтсәң дә, башта яхшысын уйлыйсың… – Менә шул берәү киемен онытып, йә югалтып калдыргандыр да… Кәрим, сүзен тәмамлап бетермичә, берара үз уйларына бирелеп, эндәшмичә барды. Буш сүз – юк сүз, дигәндәй, бу очракта, тегеләй булса, болай булса, дип кенә әллә ни майтара алмассың. Дустына эшлекле киңәш кирәк икәнен Кәрим белә иде. Өстәвенә, ул бу эш белән үзе дә кызыксына башлады. – Син, алай да, белеш әле, Аланлыкта Хәйруллин Сәхибулла белән сугышта бергә булган кешеләр юкмы икән? Бәлки, күрше авыллардан бардыр? – Үзем дә эшне шуннан башламакчы идем. Тотынырга җеп очы кирәк бит… – Безнең Тирәкледә дә сугышта катнашучылар күп. Тик менә авылга кайтып, аны белешеп йөрергә вакыт ягы гына таррак. – Нариман Сәмигуллович та сугышта катнашкан кешедер, шулаймы? Кәрим кулын селтәп читкә карады, йөзен чытып кына: – Әй, ул, сугышның беренче көннәрендә үк яраланып, авылга кайткан. Дары исен иснәргә дә өлгермәгән. Дөрес, үзе ветераннар исемлегендә иң алда тора, очрашулардан калганы юк бугай, – дип куйды. Аннан: – Аланлыктагы сугыш ветераннары белән күрешеп сөйләшә торсаң да, бәлки, берәр нәрсә ачыкланыр, – дип тә өстәде. – Ярар, ул ягын мин үзем карармын. Ә хәрби комиссариатка кереп, архивта казыну синең өстә, яме, Кәрим дус. – Әйткән сүз – аткан ук, мин анысын шушы көннәрдә белешеп, сиңа җиткерермен… Алар бергәләп ашханәгә керделәр. Соңыннан Кәрим: «Куна кал! Күптән очрашканыбыз юк, кунак итәрмен», – дип кыстаса да, Самат риза булмады. Районга килә калсаң, кергәлә, дип, Кәрим өй адресын язып, дустының кулына тоттырды. Аланлыкка үзем дә бер барып чыгармын әле, дип вәгъдә бирде… Кәрим белән саубуллашкач, Самат туп-туры халык мәгарифе бүлегенә юл алды. Районга килүенең төп сәбәбе дә шунда кереп, үз белгечлеге буенча кайсы авылларга укытучылар кирәклеген белешү иде ләбаса. Мәгариф бүлеге мөдире Гариф Камалов аннан җиде-сигез яшькә генә өлкәнрәк кеше икән. Самат кергәндә, өстәл өстендәге бер кочак кәгазьне актаргалап, ашыга-ашыга ниндидер саннар чагыштырып утыра иде. Әллә каян күренеп тора: мөдирнең кәефе шәптән түгел. Тик Самат йомышын төшендереп биргәч, Гариф Камаловичның йөзе бердән яктырып китте. – Бик яхшы, безгә эшкә урнашырга теләп килүчеләргә караганда, китәргә гариза язып керүче укытучылар күбрәк, – диде ул, Саматның эш белешергә килгән дипломлы укытучы икәнлеген белгәч. Гариф Камалович зәңгәр папка эченнән машинкада басылган бер кәгазь бите алды да, ручка башы белән текст юллары аша йөртеп, әңгәмәне дәвам итте: – Менә Олы Киртәгә географ кирәк, Ак Чишмәгә… Тирәклегә дә кирәк икән. Монысы инде авылыгызга терәлеп үк тора. Шунда урнаш булмаса, – диде ул. Самат ризалашты. Ни әйтсәң дә, кайчандыр үзе укыган мәктәп. Туган авылыннан да ерак түгел. Аланлык белән бер авыл советына караган авыл булгач, кешеләрен дә белә.