Аннан соң, авылда яшәүче кешеләр санына карап, биредә ике фельдшер эшләргә тиеш иде. Шу...
Аннан соң, авылда яшәүче кешеләр санына карап, биредә ике фельдшер эшләргә тиеш иде. Шуңа күрә җитәкче Мәдинәгә хәзергә, кеше тапканчы, үзеңә генә тырышырга туры килер, без сиңа бер ярым хезмәт хакы түләрбез, диде. Идарәдә кызның җитди мәсьәлә күтәргәнен аңлыйлар. Тагын бер хезмәткәр кирәклеген кабат искә төшергәч, Мәдинә, кистереп, тәкъдимен әйтте: – Әйдәгез, башта махсус бүлмәне ачыйк, аннан калганы җайланыр. Ничә тапкыр авылда бала таптырырга туры килде, безнең анда инструментлар да, дарулар да җитми. Бала таптыруның бик җаваплы икәнен үзегез дә аңлыйсыз бит инде. Мин үзем әниләрнең баланы авылда тудырулары ягында түгел. Әмма, хәл шулай килеп чыга икән, мин әзер булырга тиеш. Әллә фельдшер кызның сүзләре тәэсир итте, әллә үзләренең планнарында булганмы – тиз арада буш торган бүлмәдә ремонт ясап, кирәкле җиһазларны китертеп, урнаштырып, бала тудыру бүлмәсен кызга тапшырып та киттеләр. Мәдинә бала таптырган хатыннар бик тиз тереләләр, сабыйлары да җиңел тернәкләнә. Иң мөһиме – соңыннан төрле катлауланулар, сәламәтлек какшаулар күзәтелми диярлек. Тора-бара Мәдинәнең "җиңел куллы" дигән даны күрше авылларга да таралды. Кайсысы хәйлә белән, кайсысы алдан сөйләшеп, бала тудырырга аңа килә башладылар. Аена дүрт-биш сабыйның кендек әбисе булырга туры килә иде үзенә. Тулгагы башланган хатынны куып чыгара алмый бит инде. Ә бу аның тулаем эшен шактый ук катлауландыра һәм шул ук вакытта күпме җаваплылык та өсти. Район сәламәтлек саклау идарәсе башта, моның белән килешмичә, каршы көрәшеп маташты-маташуын, тик, файдасы юклыкны аңлап, кул селтәде. Мәдинәгә премиясен дә, хезмәт хакын да әйбәт түләделәр. ----------------------***----------------------- Көннәрдән бер көнне Мәдинәне чирләп киткән олы яшьтәге бер әби янына чакырдылар. Авыруны карагач, дәвалау чараларын билгеләп, киңәшләрен биргәч, кайтырга дип капканы ачып җибәрүе булды, анда бер солдат егет белән бәрелешә язды. Кинәт кенә икесенә дә әллә ни булды: күзләре очрашты, бар нәрсә онытылды, әйтерсең дөньясында кыз белән шушы егет кенә! Эт өреп куймаса, шулай бер-берсеннән күзләрен ала алмыйча карашып, күпме басып торган булырлар иде икән?! Гомәр армия срогын тутырып кайтып килә икән. Кызны кич клубка чакырды. Мәдинәнең өйгә очынып-канатланып килеп керүеннән үк Зәйтүнә апасы кыздагы үзгәрешләрне шундук сизеп алды: нәрсә булды икән, дип уйлап куйды. Апасыннан яшереп буламы соң? Гомәр турында сөйләргә туры килде. Кич клубка чакырганын да әйтте. Зәйтүнә: – Гомәр бик акыллы егет, бик төпле, тырыш гаиләдән, ләкин аны армиягә Роза дигән кыз озаткан, диләр. Менә кыз турында бер дә уңай сөйләмиләр шул, ирек бирер микән сезгә? Дөрес, соңгы арада Роза Фәрит белән чуала дигән сүзләр йөри йөрүен, бәлки, Гомәрне ташлагандыр. Кем белсен инде? Алай дисәң, Фәрит, юк сәбәпне бар итеп, Мәдинә белән очрашкан чакларда аннан күзен алмый, юк эшен бар итеп, Зәйтүнә апасы янына да кереп чыга. Фәрит Зәйтүнәнең ерак туганы иде. Никадәр киң күңелле кеше булса да, апасы бу егетне бик өнәп бетерми. Ни өчен икәнен аңлый алмый әлегә Мәдинә. Шуңадырмы, Фәритне үз янына якын җибәрми ул. Ә менә Гомәрне бер күрде дә гашыйк булды, апасы да мактый бит аны. (Дәвамы бар.)