– Минем хәлләр ал да гөл. Хатыным, ике балам бар. Ә үзем, күргәнеңчә, район эчке эшләр ...
– Минем хәлләр ал да гөл. Хатыным, ике балам бар. Ә үзем, күргәнеңчә, район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләр ачу бүлекчәсендә эшлим. Хатыным – больницада шәфкать туташы. Шул Нариманның кызы Зөләйха җитәкләгән терапевт бүлегендә эшли. Сүз уңаеннан әйтим инде, дачабыз да Зөләйханыкы белән янәшә безнең. – Шу-у-улаймыни? – Әйтәм бит, хатыным больницада аның кул астында эшли дип. Врачларга бакча өчен җир кишәрлеге бүлеп биргәндә, хатыным да, Зөләйха ярдәме белән, бер участок эләктереп калды. Әнә шулай күршеләр булдык без аның белән. – Дус яшисездер? – Ә мин Зөләйханы начар кешегә исәпләмим. Дөрес, бакчасы караулы, дип мактый алмыйм. Ләкин аның вакыт ягы да чамалырак шул. Әз генә буш вакыты булса, ул чәчәкләре янында мәш килә, чәчәкләр үстерергә бик ярата. Аларның иң матурлары аның бакчасында гына. – Матурлык ярата дисең инде алайса? Чәчәк белән тамак туйдырып булмый бит, кышка яшелчәсе, бәрәңгесе кирәк түгел микәнни? – Мин әлеге көнгә кадәр Зөләйха Наримановнаның яшелчәгә интеккәнен хәтерләмим. Кирәк икән, авылдан капчыклап китерәләр. – Нариман Сәмигуллович йорт өчен бик кайгыртучан кешемени соң шулкадәр? Шәһәрдә яшәүче балаларын да азык-төлек белән тәэмин итеп торгач, диюем?... Әллә хатыны бик уңганмы?... – Ул йортта инде күптән, Нариманның икенче хатыны Тәскирә апа үлгәч үк, хатын-кыз булганы юк. Балаларын бертуган сеңлесе карашып үстерде. Ә йорт эшләренә килгәндә, аның өчен Нариман бармакка бармак та тидергәне юк. Ул бит гомере буе кеше хезмәтеннән файдаланды. Олыгайгач та шуны кумакчы була, ахры. Кызу эш вакытларында, бәрәңге утыртканда, алганда, печән өстендә таң тишегеннән иртәнге нәрәдкә колхоз идарәсенә председатель Газыймнан ярдәм сорарга йөгереп килеп җитә, диләр аны. – Тегесе ярдәм итәдер инде? – Итмичә нишләсен? Сәмигуллович – республиканың атказанган авыл хужалыгы хезмәткәре, гомере буе шул колхоз өчен тир түккән кеше, – «тир түккән» дигәч, Кәрим кычкырып көлеп җибәрде. – Алай да, узган кайтканымда Газыйм, гел-гел болай булмый, кешедән оят, башкалар исәбеннән яшәргә, Алланың кашка тәкәсе түгел лә ул; үз балалары, оныклары бар, шулар ярдәм итсен, картлачны кире борып чыгарып җибәргәләргә туры килер моннан соң, дип торган иде. – Нәрсә, Газыймны әйтәм, яңа председателегезне, читтән килгән кешеме әллә. Сәминекеләрне белеп бетерми бугай? – дип сорап куйды. – Юк, Газыйм – үзебезнең авыл егете. Молодец, тырыш кеше. Элекке танылган көрәшче. Аннан соң бит, дускай, начарлыкка китсә, Газыймда Нариманны җиңәрлек кенә көч бар. Ул халык белән дә, җитәкчеләр белән дә уртак тел таба белә. Эшен ахырына җиткермичә туктап кала торганнардан түгел… Саматка бу әңгәмә кызыксыз тоела башлады, һәм ул дустының сүзләрен бүлдерүне кирәк санады. – Кәрим, беләсеңме ни өчен килдем мин районга? Кәрим, белмим, дигән мәгънәдә, иңнәрен сикертте. – Мин бит хәзер дипломлы укытучы, малай. Бу соңгы елларда тик ятмадым, читтән торып булса да пединститут тәмамлап ташладым. Менә туган якка кайтып, берәр авыл мәктәбенә укытучы булып урнашырга иде исәбем. Эш белешергә РОНОга килдем. По пути военкоматка да кереп чыктым әле. Ачыклыйсы нәрсәләр күп. Кешесен туры китерә алмадым. Сиңа зур йомышым бар. Конкретно сиңа түгел иде дә, менә очрагач ярдәм итәрсең, дип уйлыйм. – Йә, сайра, нинди зур йомыш икән инде ул? – Хәрби комиссариат архивыннан сугышта югалган авылдашым Сәхибулла Галиулла улы Хәйруллин турында кайбер мәгълүматлар табып булмасмы дигән идем. Гел-гел районга йөреп булмый. Ерак бит. Әгәр мөмкин булса, Хәйруллин турында ул мәгълүматларны син генә барлап, миңа хәбәр итә алмассыңмы? – Үзең ул авылдашың турында ниләр беләсең соң? – Ниләр, дип?... Апамның алтынчы класста укучы малае Рафис иптәшләре белән төймәле уйнаганда сәер әйбер тапкан. Солдат медальоны ул. – Иә-ә, шуннан…