Мәдинә гөлкәем (повесть)
Мәдинә гөлкәем (повесть) Сания ГАЛИУЛЛИНА 3. Барып җитсә, кем авырганын күреп өнсез калды. Көндез генә Гөлсем исемле бу хатынны күргән иде ул. Авырлы, бала табарга срогы күп тә калмаган. Мәдинә аннан ник учетка басмавын сорады, хатын иртәгә киләм дип сүз бирде, дүрт баласы бар, ире айнымыйча эчә, ди. Сыер савучы булып эшли, урынында калырга кеше дә юк икән әле. Төнлә исә Гөлсемнең вакыты җитмәс борын тулгагы башланган булып чыкты. Кичен ире, эчеп кайтып, өйдә бик каты тавыш чыгарган, шуннан соң хатын үзен начар хис итә башлаган. Ике яклы өй. Бар җирдә чисталык, тәртип. Ире әнә гырлап идәндә йоклап ята. Балалар күренми, икенче бүлмәдәдер инде. Гөлсемне караганнан соң, районга алып барып җитәргә өлгермәячәкләре көн кебек ачык иде. Хатынны медпунктка алып китәргә булдылар. Ярый ара якын, бәхетләреннән яңгыр да туктаган. Ә Гөлсемнең тулгагы көчәя генә бара. Мәдинә авыруны караган арада, Зәйтүнә инструментлар әзерләде. Мәдинәнең беренче тапкыр үзенең генә бала таптыруы. Ярый әле янәшәдә апасы бар. Барыбер җаваплылык аның үз өстендә. Гөлсем бик сабыр, акыллы кеше булып чыкты, барлык әйткән сүзләрне тыңлый, дөрес итеп эшли. Дүрт бала тапкан бит инде. Сабый озак көттермәде, дөньяга аваз салды, "үзенең күлмәге белән" – йөзлек белән кыз туды. Андый бала бик бәхетле була, дигән сүз йөри халыкта. Бәхетле булсын! Ярый әле, иртәрәк тууына карамастан, сабыйның хәле әйбәт иде, кендеген кисеп, төреп яткыргач, йокыга да китте. Гөлсемгә дә күрсәттеләр, агарынган әни хәлсез генә елмаеп куйды. Дүрт малай янына нык көтелгән кыз бит. Тик бераздан аның үзенең хәле начарланып китте, кан басымы күтәрелде. Фельдшер укол ясады – төшми генә бит. Мәдинә белән Зәйтүнә бер-берсенә карашып алдылар. Ул вакытта авылларга ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары җибәрү юк иде бит әле. Авыруны, үзең машина юнәтеп, районга да үзең алып барасың. Мәдинә тиз генә район хастаханәсенә шылтыратты, хәлне аңлатты, машина җибәрүләрен сорады. Мәдинә хатынны кабат тикшерә башлады һәм егылып китә язды: аның аналыгыннан кан киткән! Эченә боз куйганнар иде инде куюын. Мәдинә шундук районга шылтыратты, кизү торучы табиб тәҗрибәле, акыллы, ярдәмчел булып чыкты. Ул телефон аша кушканнарны эшләгәч, канны туктата алдылар. Гөлсемнең хәле, әкрен булса да, яхшыра төште. Ул төн бер ел кебек тоелды Мәдинәгә. Ярый әле бала да, әни дә исән калдылар. Район врачы шылтыратып торды. Яңгырдан соң юллар начар булу сәбәпле, "ашыгыч ярдәм" машинасы бик соң килде. Килгән табиб Мәдинәне мактады, Зәйтүнәгә рәхмәт әйтте. "Узган атнада район хастаханәсендә шундый ук хәл булган иде, – дип сөйләде ул. – Бала исән калса да, туганда имгәнә, әни кешенең сәламәтлегенә дә зыян килә. Сезнең монда хәл катлаулырак та булган икән, шулай да җиңгәнсез, молодцы сез, кызлар, дүртегез дә!" – дигәч, хәтта хәлсез Гөлсем дә көлеп куйды. Мәдинә бала белән әнине, машинага утыртып, хастаханәгә озатып җибәрде. Аннары алар Зәйтүнә апасы белән тәмләп чәй эчтеләр, апасы кай арада җитешкән – коймак та пешереп куйган икән. Иртән Мәдинә, кешеләр килә башлаганчы, бераз уйланып торды да, тиз генә киенеп, колхоз рәисе янына китте. Ныклы ышанычлы адымнар белән килеп керде ул җитәкче кабинетына. Рәис аны бик җылы каршы алды. "Синең турыда халыктан мактау сүзләре генә ишетәм, рәхмәт сиңа, сеңлем", – дип, үзенең рәхмәтен җиткерде. Мәдинә аңа бүген төнлә булган хәлне сөйләп бирде. Җитәкче бу турыда ишеткән булып чыкты. Мәдинә үзенең машина эзләсә дә таба алмавын, "ашыгыч ярдәм" машинасының бик соң килүен әйтте. Авылда кеше күп яши, берәр көтелмәгән хәл килеп чыккан очракка дип, дежур машина билгеләүләрен сорады. Аннан соң кыз үзен бик борчыган мәсьәләләр турында сөйләп китте. Беренчесе – хатын-кызларның декрет ялына да чыкмыйча эшләүләре, ә инде җиңел хезмәткә күчү турында әйтәсе дә юк. Икенчесе – исерек ир-атлар. Аны игътибар белән тыңлаган рәиснең дә йөзе караңгыланып китте.