...Гөлсемнең ире үзе бик тырыш кеше икән, эчүе харап итә инде, ди. Авырлы хатыннарны де...
...Гөлсемнең ире үзе бик тырыш кеше икән, эчүе харап итә инде, ди. Авырлы хатыннарны декрет ялына чыгару буенча ферма мөдире белән дә сөйләшергә ышандырды рәис. Мәдинә аңа киләсе атнада сыер савучылар белән сөйләшү уздырырга ниятләве, аннан колхозда эшләүче хатын-кызларның сәламәтлекләрен тикшерүне оештырырга кирәклеген әйтте. Рәис уйга калды. Бу, дөресен генә әйткәндә, аның өчен артык мәшәкать иде. Шул ук вакытта тырышып эшләп йөргән кызны да туктатырга ярамый, мондый фельдшерны күптән күргәннәре юк иде бит. Әйткән сүз – аткан ук. Мәдинә сыер савучыларга яңадан бер тапкыр балага узудан саклану чаралары турында сөйләде, авырлы хатыннарга вакытында учетка басарга кирәклеген әйтте. Гөлсем турында сөйләп узды. Матур итеп, ышандырып сөйли белә ул, хатын-кызлар, аның авызына гына карап, тыңлап утырдылар, аннары бик күп сораулар бирделәр, кыз аларга ышанычлы итеп, дәлилләп җавап бирде, белмәгәннәренә җавапны соңрак бирәсен әйтте. Шулай итеп, Мәдинә бу авылның кирәкле, үз кешесенә әйләнеп тә куйды. Гөлсем кызына Мәдинә исеме кушты, Зәйтүнә апасы белән икесен чәйгә чакырды. Бардылар, Гөлсем чиста хуҗабикә генә түгел, аш-суга да бик оста булып чыкты. Мәдинә аны ачуланып та алды: – Син яңа бала тапкан кеше, сакланырга тырыш. Бу өйдә балалар эшкә өйрәтелгән икән: берсе бала караша, икенчесе савыт юа, барысы да әниләренә булышырга гына торалар. Гөлсем Мәдинәгә рәхмәтен әйтте, колхоз рәисе дә ире белән ныклап сөйләшкән, ахрысы, бала туганнан бирле аракыны авызына да алмый, ди. Дүрт малай янына кыз тугач, бик сөенгән, Мәдинә исемен дә ул куштырган. Үзе хәзер ихатада икән, сезнең янга өйгә керергә ояла, ди, Гөлсем, елмаеп. Гөлсем Зәйтүнә белән икесенә дә бик матур күлмәклек ситсы бирде. Тегеләр, алмыйбыз, дия башлагач, кистереп: "Бик зур рәхмәт сезгә! Бу безнең гаиләдән сезгә бәби бүләге. Нәни Мәдинә белән бергә безнең йортка тынычлык килде", – дип елмайды. Яңа уку елы башлангач, Мәдинә, мәктәп директоры Ринатка шылтыратып, укучыларның сәламәтлеген тикшерергә җыенуын, кайчан килсә, җайлы буласын сорады. Җитәкче белән көнен билгеләделәр. Кыз шул көнне мәктәпкә килде. Андагы ыгы-зыгыга, шау-гөргә исе китте. Алар укыганда да шулай булгандыр инде ул, тик медпункттагы тынлыкка ияләнгән кеше өчен ят иде бу тавыш. Аны Ринат үзе каршы алды, егетнең карашы ук кызга "син миңа бик ошыйсың" дип әйтеп тора иде. Аларның авылда берничә тапкыр очрашканнары бар иде инде, әмма сөйләшүләре бер-берсенең исәнлек-саулыгын сорашудан ары узмады. Сыйныфтан сыйныфка йөреп, Мәдинә балаларның чисталыгын, чәчләрен тикшерде, зарлары юкмы икәнен сорады. Эшен төгәлләгәч, директор кабинетына керде, алар озак кына сөйләшеп утырдылар: – Сез дә кирәк дип саныйсыз икән, мин балалар белән сәламәтлек дәресләре үткәрә алам, – диде кыз. Шулай итеп, Мәдинә атнасына бер тапкыр мәктәптә дәрес үткәрә дип килештеләр, аларны ниндирәк темаларга багышларга кирәк буласын да бергәләп уйладылар. Кыз авылда үзенә яңа дус тапканына сөенде, ә Ринат аңа җаны-тәне белән гашыйк булды. Бу яшь ирнең өч ел элек хатыны үлгән һәм ул кызын ялгызы гына үстерә икән. Мәдинәгә кияүгә чыгар өчен балалы ир вариант түгел икәнен Ринат аңлый, тик йөрәккә әмер биреп буламыни. Сөйләшенгән буенча, кыз атна саен мәктәпкә килә торган булды. Укучылар белән уртак телне тиз тапты ул. Аның килгәнен көтеп ала торган булдылар, икенче атнага нинди тема буласын да балалар үзләре билгели башладылар. Дәрестә Мәдинә үзе генә сөйләми, укучыларга да сораулар бирә, дәресне күбрәк уен формасында алып барырга тырыша. Аның килгәнен балалар гына түгел, директор да түземсезләнеп көтә иде инде. Озын гәүдәле, чибәр, кырысрак карашлы бу егет бик төпле, җитди – чын җитәкче. Балалар аны күрү белән шым булалар, укытучылар үзен хөрмәт итәләр, мәктәп районда алдынгылар исәбендә санала. Дәрестән соң алар бик озак сөйләшеп утыралар, сөйләшеп сүзләре бетми...