Мәдинәгә авылда шактый егетләрнең күзе төште, ләкин кыз берсен дә якын җибәрмәде. Юк, а...
Мәдинәгә авылда шактый егетләрнең күзе төште, ләкин кыз берсен дә якын җибәрмәде. Юк, алар тракторда, фермада эшләгәннәре өчен түгел, ә ... аракы белән дус булганнары өчен. Кич клубка эчеп киләләр, сүгенү сүзләре кушып сөйләшәләр. Мәдинәгә һич кенә дә ошамый иде бу хәл. Кечкенәдән әбисе янында догалар тыңлап үскәнгәме, әллә, мәктәптә укыганда, китапханәдәге бөтен китапларны укып бетереп, әсәрләрдәге геройларга охшарга тырышу идеме бу – ничек кенә булса да, нәтиҗәдә кыз авылдагы бөтен яшьләр белән дә ныклап аралашып китә алмады. Шуңа да аның турында "эре, үзен югары куя" дигән сүзләр дә йөри иде. Ә инде кем беләндер дуслаша икән, бу дуслык озакка инде. Илүзә белән клубта концертта таныштылар алар. Илүзә Мәдинәне, янындагы буш урынга күрсәтеп, үзе янына чакырды. Шул очрашудан алар аерылмадылар да диярлек. Яңа дусты колхоз идарәсендә хисапчы булып эшли. Шушы авылда туып үскән, Айрат исемле механик егет белән очраша икән. Дуслыклары, мәктәптә укыганда башланып, мәхәббәткә әйләнгән. Армиядән көтеп алган, икесе дә институт тәмамлаганнар, икенче елга өйләнешергә уйлыйлар. Иң кызыгы шул – Илүзә туктаусыз көләргә ярата иде. Аның көлүенең матурлыгы! Чишмә аккан шикелле чиста, сайрар кошлар тавышыдай яңгыравыклы. Мәдинәгә рәхәт иде дусты янында. Берәр авырлык килеп чыкса, аңа Илүзә: – Аптырама, Мәдинә, иртә кичкә караганда хәерлерәк. Бүген берни дә эшләмә, ятып йокла, иртән уянгач, я башыңа нәрсә эшләргә кирәклеге килә, я бу эшне кемдер сиңа ничек кирәк, шулай хәл иткән була. Ин мөһиме, ашыкмаска кирәк, – дияргә ярата иде. Илүзә беркөнне Мәдинәгә Казан шәһәре, институтта укыган вакытлары турында сөйләде. Мәдинә үзенең бер тапкыр да анда булмаганын әйтте. Илүзәнең башкалада апасы яши икән, аларга куна барып, Казанны карап кайтырга чакырды. Алар шулай эшләделәр дә. Шимбә кыска эш көне булганлыктан, сәгать берләрдә авылдан чыгып та киттеләр. Кич буе, төнгә кадәр Казанда рәхәтләнеп йөрделәр. Мәдинә шәһәрнең зурлыгына, матурлыгына шаккатты. Кремльне, Сөембикә манарасын китаплардан, телевизордан гына күргәне бар иде кызның, менә ул алар янында басып тора. Тукай әйтмешли, чыннан да, "И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!" икән ул башкала! Анда кешеләре дә икенче төрле тоелды. Илүзә йөртте дә йөртте аны. Һәрнәрсәдән кызык табып, рәхәтләнделәр кызлар. Аларның анда көлгәннәре! Казаннан Мәдинә "Их, Казанда яшәргә иде" дигән эчке бер яшерен хыял белән кайтты. Мәдинәгә, авылда дуслар тапкач, тормышның бик күп матур, кызык яклары ачылды. Авыл яшьләре белән җыелып, клубта спектакль, концерт куюлар, колхоз эшләрендә катнашу – берсеннән дә читтә калмады ул. Быел Яңа елны каршыларга үзенең туган авылына кайтырга булды Мәдинә. Абыйсының кызы Айсылу туганга ике ай булды. Аны да күрәсе килә, бәләкәчкә бүләкләр дә алып куйды. Эше әкрен генә үз җае белән барды, Зәйтүнә апасы белән килешеп, рәхәт итеп яшиләр. Хезмәт хакы алу белән, аңа фатир акчасын биреп куя. Башта апасы алмыйм дип карышкан иде, Мәдинә: "Мин бит ашыйм да әле", – дип көлгәч, алды тагын. Ашауны күбрәк апасы әзерли. Икесе бергә эшләгәч, ничектер җайлашалар инде. Ярты елда авылда туган унбер баланың дүртесен Мәдинәнең үзенә таптырырга туры килгәч, болай дөрес түгел икәнен аңлаган кыз, хәлне яхшырту өчен ни эшләп була икән, дип уйлана башлады. Сүз балаларның, аларның әниләренең сәламәтлекләре, гомере турында бара, ә Мәдинә табибә дә түгел, кирәкле инструментлары да юк. Район сәламәтлек идарәсенә барып, авылда бәбиләтү бүлмәсе булдыру кирәклеген кат-кат әйтте. Чөнки олы юлдан авылга борылгач, биш километр арада асфальт юл юк, язын-көзен – саз, батып ятулар да еш була, кышын буранда ул юлдан гомумән үтеп булмый, авыл бит болай да район үзәгеннән шактый ерак урнашкан. Ә туасы баланың синең проблемаларыңда да, буранда да, юлсызлыкта да гаме юк – ул якты дөньяга килергә ашыга. Аннан соң көмәнле хатыннарга, соңгы минутка кадәр көтеп ятмагыз, дип, купме әйтеп карады ул – юк шул, барысына да сүз үтми. Нәтиҗәдә күпме хәтәр хәлләр, күпме проблема килеп чыга!