шактыйдан урын өстендә ята. Врачлар яман шеш авыруы тапканнар, балалары картны Казанга ...
шактыйдан урын өстендә ята. Врачлар яман шеш авыруы тапканнар, балалары картны Казанга операциягә алып барырга җыена, дип сөйли авыл халкы. Операцияне иң оста врачлар ясаячак, имеш. Тик андый авырудан оста врачлар гына алып кала алыр микән? Өстәвенә, Сәмигуллович инде яшь кеше түгел… Тирәкледә бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлангач, җитәкчеләр бәйрәм белән котлау һәм ветераннарны бүләкләү өчен Аланлыкка китеп бардылар. Саматның да нәкъ менә шушы тантана вакытында авылдашларына әйтер сүзе бар иде. Егет әнә шуңа өлгерергә дип ашыкты… Кәрим белән Самат Аланлыкка кайтып җиткәндә, бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланып, укучылар концерт номерлары күрсәтә иде. Егетләр машинадан төшеп президиум өстәле янына килделәр. Янәшәдә, такталардан әмәлләп куелган сәхнә сыманрак күтәренке урында, 12-13 яшьлек бер малай Муса Җәлилнең «Вәхшәт» исемле шигырен сәнгатьле итеп сөйләп тора. Халык гөрләтеп кул чапты. Самат, җыелган халыкка карап, дулкынланудан калтырабрак чыккан тавыш белән сөйли дә башлады. – Аяныч, фаҗигале язмышка дучар булган бер солдат турында сөйләмәкче булам мин сезгә. Өлкән буын кешеләре Хәйруллин Сәхибулла исемле авылдашыбызны хәтерлидер?... Самат җыелып торучыларга сораулы караш ташлады. Арадан кайсыдыр: «Кем икән ул Хәйруллин?» – дип сорап, янәшәсендә утыручыга дәште. Кемдер: «Сәхибулланымы? Беләбез, нишләп белмәскә, сугышка кадәр колхозда тракторчы иде бит», – дип куйды. Бер ветеран: «Хәйруллин Сәхибулла… Сәхи… Минем кордаш бит ул», – дип кычкырып ук җибәрде. Яшьләр белми иде, әлбәттә. Үзләре туганчы, әллә кайчан үлгән кешене алар каян белсен инде. «Ул сугышта хәбәрсез югалган иде түгелме соң?» – дип сорады шунда утыручы ветераннардан берсе. – Әйе, моңа кадәр сугышта хәбәрсез югалган, дип йөриләр иде. Тик узган ел делянкадан табылган кеше сөякләрен эксперизага биргәч, аларның нәкъ менә шул Сәхибулланыкы икәнлеге ачыкланды… Авылдашыбыз Сәхибулла, чынлыкта, авылыбызга исән-сау әйләнеп кайткан. Тик аңа ниндидер юлбасар очрап, җанын кыйган. Сугыш михнәтләрен күреп, сугыш мәхшәреннән исән-сау калып, туган авылын, әнисен сагынып кайткан авылдашыбызның гомере әнә шулай фаҗигале тәмамланган. Авылдашлар, әйдәгез, шулай фаҗигале төстә һәлак булган авылдашыбыз Сәхибулла Хәйруллинны һәм сугыш вакытында төрле сәбәпләр белән вәхшиләр кулыннан гомерләре өзелеп, шундыйрак язмышка дучар булган йөзләрчә, меңнәрчә совет кешеләрен, ә андыйлар, чыннан да, аз түгелдер, бер минут тынлык белән искә алыйк… Шунда Саматның күзе авызын яулык чите белән каплап, башын иеп, якындарак кына басып торучы Миңсылуга төште. Карчык, тирә-юньдәгеләргә сиздермәскә тырышып, елый иде. Менә ул яулык чите белән битләреннән тәгәрәгән күз яшьләрен сөрткәндәй итте дә, акрын гына борылып, урам буйлап өенә таба китеп барды. Миңсылу карчык артыннан шактый вакыт карап калган Саматның сүзе бетмәгән икән әле, ул янә тыңлап торучы авылдашларына борылды. Бу вакытта тамаша кылучылар умарта кортлары кебек гөжләшә башлаганнар иде инде. Кем соң ул Сәхибулла? Кемнең туганы? Якыннары бар микән? Самат бу сорауларга җавап бирергә әзер иде. Бераз тамак кыргалагач, ул сүзен дәвам итте: – Бүгенге көндә авылда Сәхибулланың бер якын кешесе дә калмаган инде. Балалары юк, сугышка киткәнче ул өйләнергә дә өлгермәгән. Башка туган-тумачасы да юк. Әнисе Сәрбиҗамал апа улын югалту кайгысыннан сугыш бетүгә үк вафат булган… (Ахыры бар.)