– Гомеренең соңгы көннәрендә Сабирҗан бик нык холыксызланды. Нык эчә иде. Кайсыдыр берә...
– Гомеренең соңгы көннәрендә Сабирҗан бик нык холыксызланды. Нык эчә иде. Кайсыдыр берәү, Баһау синең үз улың түгел, Нариманныкы, дип гайбәт тараткан да, шуңа күрә эчсә гел миңа бәйләнә иде. Берничә мәртәбә нык кына кыйнап та ташлады. Мин түзмәдем, бу хакта Нариманга җиткердем. Ә ул әнә шуның өчен, үз өстеннән гайбәт таратып йөргәнгә үтердем, диде Сабирны. Эт симерсә, хуҗасын тешли, ди, ату бөтенләй йөгәннән ычкынды, кабахәт. Сине җәберләвенә дә ачуым килеп йөри иде. Әнә ятсын инде хәзер Сазлы Күл төбендә, диде… Карчык тынып калды, башын иеп, идәнгә карап утыра башлады. Ул әле, үзе дә сизмәстән, сорауны дөрес аңламыйча, бөтенләй икенче вакыйга турында сөйләп биргәнен белми. Мондый борылышны Самат та, Кәрим дә көтмәде, әлбәттә. Менә бит ничек, Нариманның намусында бер Сәхибулла гомере генә түгел икән. Сабирҗан да аның кулыннан узган. Самат, уңайсыз хәлдән чыгарга теләгәндәй, сорау биреп куйды: – Сазлы Күл төбендә череп ятсын, дип әйттеме? Ә бит башта сез, урманнан табылган сөякләр Сабирҗанныкы, дип бардыгыз. – Әйе, баштарак Нариман, Сазлы Күлгә ташладым, дигән иде. Соңыннан, диләнкедән сөякләр табылгач, шул Сабир сөякләре дигән сүз чыгарды. Өстәвенә, янәшәдән аның балтасы да табылган. Бу урында Кәрим дә сорау бирмичә түзмәде. – Латыйфа апа, хәтерләмисеңме, Сабирҗан адашкан теге көнне, өйдән чыгып киткәндә, балтасы бар идеме аның? Карчык нидер хәтерләргә тырышып утырды да: – И-и, балакаем, күп гомерләр узды бит, каян бөтенесен дә истә калдырмак кирәк, – дип җавап бирде. Әңгәмә шул урында туктап та калган булыр иде. Ләкин, күпмедер вакыт эндәшмичә утыргач, Самат: – Латыйфа апа, Сәхибулланы беләсеңме син? – дип сорап куйды. Латыйфа беравык аңышмыйча торды. Менә сиңа иске авыздан яңа сүз: ата казың күкәй саламы, кодагый, кебегрәк килеп чыкты бу сорау. – Кайсы Сәхибулла? – дип, ул сорауга сорау белән җавап бирде. – Аланлык авылыныкы, Хәйруллин Сәхибулланы бәлки ишеткәнең бардыр? Ул сугышта үлгән. – Аланлыкныкы? Сәхибулла? Ә-ә! Күргәнем булмады, ишетеп беләм. Нариманның беренче хатыны Миңсылуның яшь чагында йөргән нәмәстәсен әйтәсеңдер әле? Карчыкның йөзендә ниндидер зәһәрлек чаткылары чагылып алды. Ләкин бу халәт озакка бармады. Латыйфа, шулай ук тыныч тавыш белән, башлаган сүзен дәвам итте: – Ул сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан булса, мин дә болай йөрмәс идем. Нариманның миңа өйләнәм дигән сүзе бар иде, югыйсә. Сәхие сугыштан әйләнеп кайтмагач, Нариман кебек асыл егетне ычкындырмыйм, дигәндер инде, Миңсылу шуңа ябышып чыкты. Самат тагын, уңайсыз гына, тамагын кыргалады. Каш астыннан Кәримгә карап алды да, мөһим хәбәр җиткергәндәй, кинәт кенә: – Урман делянкасыннан табылган сөякләр әнә шул Сәхибулланыкы икән бит, – дип әйтеп салды. Ә аннан, дусты каршында аклангандай, бүтән яшереп торуда мәгънә юк дигән сыман, иңнәрен сикерткәләде. Латыйфа күз бәбәкләрен киңәйтеп, Саматка текәлде. Көлемсерәргә иткәндәй, авыз читләре уңайсыз гына тартышып куйдылар. Янәсе, бу егет шаяртып сөйләшмиме икән? Ләкин Саматның үтә дә җитди икәнен күргәч, элекке хәленә кайтты. – Сөякләрнең кемнеке икәнен тәгаен билгеләү өчен, без каберне ачып, аннан баш сөяген алдык та экспертизага бирдек. Экспертиза, бу сөякләрнең бөтенләй Сабирҗанныкы булмавын, ә Сәхибулланыкы икәнлеген ачыклады, – дип дәвам итте Кәрим Саматның сүзен. – Сугышта үлгән Сәхинең гәүдәсе каян монда, Тирәкле урманына килеп эләкте икән соң? – диде һаман да гаҗәпләнеп утырган карчык. – Бу сорау безне дә кызыксындыра шул. Сабирҗанның бу хакта берәр нәрсә сөйләшкәне булмадымы соң? Карчык, нидер әйтергә теләп, авызын ачкан иде, ләкин, кире уйлап, бүтән дәшмәде. Аның белән әңгәмә әнә шулай тәмамланды. * * * 9 май көнне Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә Тирәкле авылы уртасында салынган һәйкәл янына мәктәп укучылары, сугыш ветераннары һәм авыл халкы җыелды. Елдан-ел сирәгәя барган ветераннар быел тагын да аз калган. Гадәттә, мондый чакларда, үзәктә кайнаучы, сугыш чорында халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы турында озын-озак чыгышлар ясаучы Нариман Сәмигуллович та күренми бүген. Ул инде