Югалган эзләр (повесть)
Югалган эзләр (повесть) Фәрит ИМАМОВ 12. (Ахыры.) Шунда Самат, Миңсылу апа турында әйтергәме, юкмы, дип, бераз икеләнеп торды. Аннан соң, юк, әйтмәскә, дигән карарга килде. Кайчандыр, егет һәм кыз вакытларында, бер-берсен яратсалар да, кавыша алмаганнар бит, алар арасында бернинди туганлык жепләре дә юк… – Авылдашыбыз Сәхибулланың сөякләре бүгенге көндә Тирәкле авылы зиратындагы кабердә ята. Зур хата ясалган. Ул Шакирҗанов Сабирҗан исеме белән күмелгән. Тиздән бу ялгышны төзәтербез, аның калдыкларын үзебезнең зиратка алып кайтып, әнисенең кабере белән янәшә җирләрбез, дип уйлыйм. Анда мәрмәрдән кабер ташы ясатырга заказ бирдек. Шул әзер булгач, сөякләрне урнаштыру җаен карарбыз. Ә хәзерге вакытта район милициясенең җинаятьләрне ачу бүлегендә бу вакыйгага карата җинаять эше кузгатылды. Инде күп еллар узса да, җинаятьчеләрне табып, әгәр исән булсалар аларны җәзага тарту, ә инде үлгән булсалар, исемнәрен авылдашларыбызга фаш итү мөмкин булыр, минемчә. Чөнки бу эшне дустым, Тирәкле авылы егете, район милициясенең җинаятьләрне тикшерү бүлеге начальнигы Мусин Кәрим җитәкләячәк. Ул эшне ярты юлда калдыручылардан түгел, – дип тә өстәде Самат, янәшәдә генә милиция формасыннан басып торучы Кәримгә ишарә ясап… * * * Нариман Сәмигулловичларның урам капкасын ачып, ишегалдына керәм дигәндә, каршында бозау кадәр овчарка күреп, Самат туктап калды. Эт бәйдә түгел иде. Ләкин башка авыл этләре шикелле, һау-һаулап өреп, капкадан керүчегә ыргылмады, ә урынында торган килеш, усал итеп ырылдап кына куйды. Бирегә теләсә кемгә керергә ярамый, янәсе. Күренеп тора: яхшы нәселле эт. Шулай да, Самат алга атларга батырчылык итмәде. Эт, нәселле булса да, эт инде ул. Ботыңнан эләктереп алса, кыслаларның кайда кышлаганын тиз төшенерсең. Әнә шулай, ни артка, ни алга барырга белмичә икеләнеп торганда, капка тавышын ишетеп булса кирәк, йорттан бер хатын-кыз чыкты. – Пират, тик кенә утыр! – дип кычкырды ул чыга-чыгышка. Эт, аның боерыгына буйсынып, арткы аякларына чүкте. Әлеге хатын-кыз шуннан соң гына капка янында басып торган кешегә игътибар итте. Самат аны тиз таныды. Берара шулай күзгә-күз карашып торгач: – Исәнме, Самат?! Син, ахрысы? – дип, Зөләйха уңайсыз хәлдән чыгарга ашыкты. – Әйе, мин. Исәнме, Зөләйха? Самат, шикләнеп, кабат эт торган якка күз ташлады. – Тими ул, курыкма, үт! Акыллы эт хуҗабикәсенең сүзләрен аңлагандай кыланды: курыкма, тешләмим, сездә кайгым юк әле, дигәндәй, башын читкә борды. – Мин Нариман Сәмигуллович янына килгән идем. Аны күреп сөйләшәсем бар. – Минем янга килмәгәнеңне аңладым. Тик… – Зөләйха беравык эндәшмичә торды. – Тик Нариман Сәмигуллович дөнья мәшәкатьләрен уйлардай хәлдә түгел инде, ул нык авырый бит. – Беләм, Зөләйха. Миңа барыбер аны күреп калырга кирәк. Әнә шул «күреп калырга кирәк» дигән сүзе тәэсир иттеме, ханым, бераз икеләнеп торгач: – Соң, әйдә алай булгач. Только озакка түгел. Бүген әтине Казанга операциягә алып барабыз. Әзерләнәсе бар, – дип, өйалдына атлады. Алгы өйнең ишеген ачып җибәрүгә, борынга ниндидер тынчу, авыр ис килеп бәрелде. Бүлмә җилләтелмәгән, күрәсең. Көн үзәге булуга карамастан, биредә тәрәзә пәрдәләрен дә каплап куйганнар, бүлмә эче ярым караңгы. Шуңа күрә, килеп керүгә үк, түрдәге караватта ятучы кешене Самат шәйли алмады. Зөләйха шул яктагы тәрәзә пәрдәсен ачып куйгач кына түшәктә ятучыга игътибар итте, ләкин танымады. Дөресрәге, анда ул белгән Нариман ятмый иде. Эчкә баткан яңакларын сакал-мыек баскан, күз төпләре зәңгәрләнгән, чәчләренә чал кергән бу кешенең ябык йөзендәге бөркетнекенә охшаган борыны гына Нариманныкы. Карт бик бетерешкән… – Ни хәлләрең бар, Нариман Сәмигуллович? Картның йөзе уңайсыз гына тартышып куйды. Ул, нәрсәдер әйтергә теләп, авызын ачты, ләкин, әллә әйтергә теләмәде, әллә сөйләшергә авыр булганга, кире уйлап, эндәшмичә, карашын янә тәрәзәгә юнәлтте. Элегрәк булса, бәлки: «Минем хәлләрдә ни эшең бар синең, врач түгелсеңдер бит. Йомышыңны әйт тә тәртәңне бор», – дип кенә җибәргән булыр иде. Ә бүген алай сөйләшергә дәрте дә, дәрманы да калмаган.