– Ә син, кортка, бар, чыгып кит! Син миңа бүтән кирәк түгел инде, – диде Нариман карт ш...
– Ә син, кортка, бар, чыгып кит! Син миңа бүтән кирәк түгел инде, – диде Нариман карт шулай ук тыныч кына итеп. Латыйфа «әстәгъфирулла» дип куйды да, ничек кергән булса, шулай күләгә шикелле чыгып шылды. Нариман янә урынына ятты да, миңа инде бүтән берегезнең дә кирәге юк, дигәндәй, тәрәзәгә үк борылды. Шулчак өйдәге тавышка Солтан, Ибраһим, Зөләйха килеп керде. – Нинди тавыш монда? – диде Солтан. – Теге убырлы карчык кергән, иблис. Инде этне дә сихерләп бетерде, ахры, Пират та өрми үзенә. Шуны куып чыгардым әле. – Ә бу хаклык эзләүче нишләп йөри? – дип, Солтан бармагы белән Самат ягына төртеп күрсәтте. Таныды. Ун елдан артык күрми торган булса да таныды. Әкрам да шунда гына Саматка игътибар итте, күп эчүдән шешенгән күзләре белән егетне баштанаяк күздән кичерде. Ә аннан соң: – Куып чыгармаганга, – диде ул, бер дә исе китмәгәндәй. – Хәзер үк чыгып кит! …Нариманның тынчу йортыннан урамга чыккач, Самат җиңел сулап куйды. Аның күңеле тынычланып калган иде. Әйтерсең лә, котылгысыз чир белән авыручы кеше янында булмады да. Үзендәге мондый халәтнең сәбәбен Самат белә иде. Әйе, әйе, ул бүген түшәктә ятучы Нариманны гына күреп калмады, җиңелгән һәм мескен Нариманны күрде. Фани дөньяда кылган бихисап күп гөнаһлары өчен гадел хөкемдар Аллаһы каршында җавап тотарга бик аз вакыт кына калып барганын аңлаган чарасыз һәм бичара картны күрде ул. Соңгы сүз итеп Көн көтелмәгәнчә матур иде. Тоташ яңгырдан соң кояш чыгып, җылытып җибәргәч, агачлар, үләннәр көязләнеп, яшәреп калды. Юл читләренә, чокырларга мул булып җыелган сулыкларда каз-үрдәк чупырдаша. Алардан бераз читтәрәк, сөенешеп туя алмыйча, чыркылдый-чыркылдый чыпчыклар сикерешә. Бөҗәкләр дә, поскан урыннарыннан чыгып, безелдәшә-безелдәшә очып уйный… Аның Аланлыктан Тирәклегә барышы иде. Пычрак булганлыктан, урамга кермичә, бакчалар артындагы чирәмлектән генә китте. Зират янынан узганда, кояш күтәрелеп, шактый кыздыра башлаган иде инде. Каберстанның капкалары төбенә кадәр ачык. Әле яңарак кына тапталган чирәмнән күренгәнчә, бүген бирегә тагын кемнедер китергәннәр. Җәйләрен һәрвакыт шулай була: зиратка мәет китергәч, анда шаулап үсеп утырган үләннәр тапталып ава, җиргә сеңә. Алар бары тик берничә көннән соң гына баш калкыта. Әйтерсең лә, үлгән кеше белән әнә шулай, баш иеп хушлашалар. Бүген зиратка кемне алып килгәннәрен Самат шунда ук чамалады. Нариманның үлеме турындагы хәбәр аңа барып ирешкән иде инде. Ул баруыннан туктады да, бераз уйланып торгач, капкага таба борылды Койма почмагына җиткәч, яңа каберләр тезелгән урында ул кешеләр төркемен күреп алды. Мәрхүмне озатырга килүчеләр артык күп түгел иде. Һәрхәлдә, Самат уйлаганнан азрак. Нариманның үткән тормышындагы кара эшләренең соңгы вакытта халыкка мәгълүм булуы нәтиҗәсе инде бу. Тик, шулай да, районнан вәкил җибәргәннәр. Юк, Самат алар янына бармады. Кабер туфрагына язулы яссы агач кадап куелган «Сабиржан кабере»н ул тиз эзләп тапты. Самат язулы такта кисәген тартып алды да кабер янәшәсендәге чирәмгә каплап куйды. «Ярый әле Нариман мәрмәрдән кабер ташы ясатып куярга өлгермәгән», – дип уйлады ул. Хәер, хәзер үзенә мәрмәр кабер ташы куярлар инде. Тик шунысы кызганыч, андый кешенең мәрмәргә түгел, черек агачка да хакы юк. Сугышның башыннан ахырына кадәр катнашып исән калган, әнисен, сөйгән ярын, авылдашларын, тыныч хезмәтне сагынып туган җиренә кайтып җиткән баһадирдай ир-егетнең җанын кыеп, җир куенына тыккан ул дәҗҗалның каберендә гөлләр, чәчәкләр дә мәңге тамыр җәя алмас. Чүп үләннәр генә үсәр анда, мөгаен… Саматка, талгын гына искән җил белән, Нариман кабере янындагы сөйләүченең: «Искра» колхозын яңа үрләргә күтәрде… Кешеләрнең көнкүрешен яхшыртуга зур көч куйды… Үз-үзен аямыйча… Идея-политик яктан нык… Алтын бәрабәренә торган кеше», дигән өзек-өзек авазлар килеп иреште.