Нариман шактый шулай тәрәзәгә карап ятты. Инде онытылып бетте дигәндә генә, өзек-өзек х...
Нариман шактый шулай тәрәзәгә карап ятты. Инде онытылып бетте дигәндә генә, өзек-өзек хәлсез тавыш белән: – Ник… килдең?... – дип сорап куйды. Самат боргаланып маташмады. – Нариман Сәмигуллович, минем бары тик бер генә соравым бар. Сез Хәйруллин Сәхибулланың язмышы турында ниләр беләсез? – Нәрсә син… әллә кайчан үлгән Сабирларны, Сәхиләрне… казыйсың? Беләм… Миңа җиткерделәр инде… урман делянкасында казынганыңны да, Латыйфа корткадан допрос алганыңны да… Сөйләшү авыр иде булса кирәк, Нариман тын алырга туктагандай итте. Самат, сумкасыннан иске солдат пилоткасын алып, язуы күренерлек итеп, Нариманның йөзенә якын китерде. Картның моңа да артык исе китмәде. Дөрес, ул аның язуын да күрмәгәндер күрүен. Ләкин эчке сиземләү белән Нариман эшнең нәрсәдә икәненә тиз төшенде. – Сәхине мин үтермәдем, – диде ул. Кара әле син аны, мин Сәхибулланың язмышы белән генә кызыксынган идем, ә ул шунда ук үтерү, үтермәү турында сөйләшә башлады, дип уйлап алды Самат. Димәк, бу карт шайтанның ул вакыттагы вакыйгаларга чыннан да катнашы булган. – Мин, син үтергәнсең, димәдем бит әле, – дип башлаган иде Самат, ләкин картны бүлдермим дигәндәй, туктап калды. – Сәхибулла Сабир кулыннан китте. Сиңа укытучы Васил җиткергәндер инде. Гайбәтче Латыйның да теле тик тормагандыр, теге вакытларда Сабир, мине гаепле күрсәтергә маташып, исемем белән күпләргә авыз чайкап йөрде. Хатынына гына сөйләмичә калмагандыр. Латыйфа заманында Сабирның хатыны иде бит, – Нариман үзалдына гына мыскыллы елмаеп куйды. – Тик шуны бел, энем, Сәхинең үлемендә бары тик Сабир гына гаепле. Теге чакта, урман аланында утырып эчкәч, гел юктан гына Сәхибулла белән эләгешеп киттеләр дә… Шунда башына балта белән бәреп үтерде ул аны. Соңыннан чишендереп, гәүдәсен урманның аулаграк урынына, ә киемнәрен төреп, бөтенләй икенче якка агач төбенә илтеп күмде. Балтасын да ул шунда югалтты. Яхшылап эзләп кара, дигән идем, йөреп-йөреп тә таба алмагач, кул гына селтәде. Шул чакта ук тотып милициягә бирәсе калган аны. Җәлләдем кабахәтне. Хатыны борынга җиткән корсак белән иде шул. – Нариман Сәмигуллович, араларына кереп, туктатып та кала алмадыңмы? – Туктатырсың Сабирны! Син аны белмисең шул. Аннан, нигә мин кем өчендер башымны балта астына тыгарга тиеш соң? Ботканы үзләре пешергәннәр икән, үзләре ашасыннар. Шунда Самат, эчке сиземләү белән, нигәдер шикләнеп, артына борылып карады һәм, күләгә шикелле шуып, мыштым гына килеп кергән ниндидер карачкыны шәйләп алды. Яхшылабрак караса, Латыйфа карчык икән ләбаса. Карчык та Саматны таныды булса кирәк, яулык чите белән йөзен каплагандай итте, уңайсызланып, кире борылып чыгып китәргә җыенган сыман, ишек ягына кыйшаеп куйды. Шулай ук, һич көтмәгәндә, ишек кабат ачылып китте, анда ачуыннан ярсыган Әкрам күренде: – Син сөйрәлчеккә бу йортның тупсасын атлап кермә, дигән идем бит инде бер мәртәбә, – дип, ул, түрдә торган Саматка игътибар итмичә, Латыйфа карчыкка ябырылды, аны күлмәк җиңеннән умырып тотып, ишеккә өстери башлады. Карчык, ычкынырга теләп, куллары белән чәбәләнде, аклангандай үзалдына сөйләнде: – Нариманның хәлен белергә килгән идем… Бүлнискә салалар икән, дип ишетеп килдем. Курыкма, хәзер китәм. – Ах, син, оятсыз! Картаеп беткәч тә сөйрәләсеңмени әле?! Күренеп тора, Нариманның балалары Латыйфаны яратып бетермиләр. Әле алай гына микән, бөтенләй кан дошманы урынына күрәләр, ахры. Хәер, яшьлегендә әтиләренең бу хатын белән типтерүен балалары белми калмагандыр. Авыл халкы алдында, күрәләтә торып әниләре өстеннән йөрүе дә аларның күңелендә эзсез югалмагандыр. – Син, шайтан тизәге, бүтән күземә күренмә, – дип, Әкрам карчыкны ишеккә сөйрәвен дәвам итте. Бу тамашага әле аңышмыйчарак карап яткан Нариман, сул кулының терсәгенә таянып, күтәрелә төште: – Туктагыз, – диде ул «яшелле-зәңгәрле» тавыш белән. Ләкин үзе карлыгып туктап калды. Бары тик бераз хәл алгач кына, инде шактый тынычланып: – Туктагыз хәзер үк, – дип өстәде. Әкрам, атасының боеручан тавышына буйсынып, карчыкны җибәрде.