Мәрткә киткән кызны үле дигән нәтиҗә чыгарган һәм ялгыш белешмә биргән фельдшердан сора...
Мәрткә киткән кызны үле дигән нәтиҗә чыгарган һәм ялгыш белешмә биргән фельдшердан сорау алгач, аны район үзәгенә алып киттеләр. ...Кызны җирләргә бөтен авыл җыелды. Кешеләр бер-берсе белән сөйләшмәде дә – бу хәл барысына да шулкадәр начар тәэсир иткән иде, әйтер сүз тапмадылар. Айдар инде үзенең дә моңа катнашы барлыгын ишеткән иде, бөтен кеше аңа агулы күзләр белән гаепләп карый кебек тоелды. Әгәр мин шулай дип әйтмәгән булсам, ни булыр иде икән дип битәрләде ул үзен. Исен җуйган кызны җирләп куярлар иде дә, ул шул кабердә чынлап та үлгән булыр иде. Ә болай? Әнисе акылдан авышты, кабат кайта алырмы ул акылына, әтисе йөрәге белән егылган... Кызны җирләгәннән соң кешеләр авылга кузгалды. – Керткән генә булса соң? – диде ирләрнең берсе. Озак дәшми уйланып барды ирләр. Шунда берсе җавап бирде: – Фарук ишекне ачкан булса да, берни дә үзгәрмәс иде, дип уйлыйм мин, егетләр. Ул бит инде зиратта катып яткан, шуңа аңына килгән. Уйлап кара – киемсез килеш авылга кадәр кайткан... Барыбер гомерлеген алган булыр иде, үләр иде ул. – Ә Наҗия? – Кабердән кайткан кызын күргәч, барыбер акылдан язар иде. Фарук та йөрәге белән егылыр иде. Шулай язган булган... Ирләр артыннан шактый ара калдырып кайтып барган Хәйдәр беркем белән дә сөйләшмәде. Төнлә кәнсәдә каравыл торганда, Фарукка шылтыратып, кызың исән түгел микән, такта шыкылдаган тавыш ишетелде, дип әйтергә теләгән иде ул. Юләр дип әйтерләр дип, шылтыратканнан соң да, кире уйлады. Менә хәзер ул да кара кайгыда иде. Бу гөнаһың белән якты дөньяда ничек яшәргә кирәк?