Маһия әби (хикәя)
Маһия әби (хикәя) Нәкыйп КАШТАНОВ Автобус тигез юлда тузан туздырып алга чаба. Кинәт, җир астыннан үсеп чыккан төсле, юл читендә чандыр гына бер карчык күренде. Ул тузылдырып кәшимир яулык бәйләгән. Ә өстендә кызыл бәрхеттән тегелгән камзул белән бәби итәкле күлмәк. Боларның барысына да иш булсын дигәндәй, аягында да бизәкле читек-кәвеш иде. Менә ул таягын өскә күтәрде, янәсе, туктап мине дә утыртыгыз әле. Шофер да ялындырып тормады. Автобусны әбинең борын төбендә үк китереп туктатты. Әби, үзалдына сөйләнә-сәйләнә, рәхмәтләр укый-укый, минем яндагы буш урынга килеп утырды. Итәкләрен рәтләп, як-ягына каранып алды. Әби сүзгә бик оста булып чыкты. Арткы урында утырып барган чуаш агаена чатнатып чуашча җавап бирде. Мин татар әбиенең чуашча яхшы белүенә хәйран калып тыңлап барган арада, әби икенче берәүнең русча биргән соравына да шома гына русча җавабын кайтарды. Түзмәдем, сорап куйдым: – Әби, син ничә тел беләсең соң? – Ничә тел дип инде, балам... – Маһия әби яулыгын тозәткәли-төзәткәли, бармакларын бөгеп санап китте: – Татарча – монысы үз телем булганга, менәтерәк чуашча – күршеләр теле, русча белмәү гөнаһ инде, балам. Шуларга кушып гарәпчә дә укыштырам әле. – Һәм ул җәһәт кенә төенчегеннән гарәпчә язылган бер китап алып укып та күрсәтте. – Әле Казахыстан якларыннан кайтам. Сеңлем яши анда. Шунда казахлар белән дә рәхәтләнеп аралаштым. Тел бик кадерле нәрсә инде, балам. Тик менә кешеләр тел белән бер-берсен рәнҗетеп кенә ялгышалар. Мин әбинең җыерчыклы йөзендә ниндидер хәсрәт сагышлары күрдем. Ул күзләрен бер ноктага төбәп уйланып барды-барды да, кинәт кенә миңа борылып, эч серен сөйли башлады. Мин ул сөйләгәннәрне түкми-чәчми сезгә дә сөйләргә булдым. Маһия әбинең сугыштан бер генә улы әйләнеп кайта. Кайткач та авылның бик чибәр, ләкин усаллыгы белән даны таралган Зөлфия исемле кызга күзе төшә. – Әни, син ризалык бирсәң, өйләнер идем мин, – ди улы көннәрдән бер көнне. Маһия әби сагаеп кала һәм, улын рәнҗетмәслек итеп, сабыр гына: – Сиңа тиңме соң ул, балам, ашыкма, бераз сабыр ит әле, – ди. Кая ул сабыр итү! Кыз егетнең башын тәмам әйләндергән. Бер кичне клубтан туп-туры алар өйгә кайтып та керәләр. – Әни, менә бу синең киленең инде, Зөлфия. Буласы булган икән, дип, ана кеше хәленнән килгәнчә туен да үткәрә. Туйлар үтә, улы үзенең иске тракторын ремонтлап колхозда эшли, аның уңганлыгын мактап сөйлиләр. Килене генә, ир тапканны ашап яши башлый. Хәтта йорт эшләрен дә каенанасына өя. Ул, ире эштән кайткан төшкә, бизәнеп-ясанып утыра, түр яктан чыкмый да. Маһия әби дәшми, үз көенә тормыш алып бара. Малаеның алай да сизгерлеге бар икән, ул хатынын колхоз эшенә кыстый башлый. – Син, Зөлфия, бераз булса да колхозда эшләр идең. Кешеләр җитми анда. Көне буе тик утырып эчең пошмыймыни? Йортта әнигә дә булышмыйсың бугай. – Нәрсә, сиңа әләкләп тә өлгердемени инде?! Җен карчыгы! – дип зәһәр чәчә килен, аннан соң юмагайланып иренә сыена. – Балага уздым, Солтан. Авыр күтәрергә ярамый миңа. Шул көннән соң килен Маһия әбигә теш кайрый башлый. Бала тугач аның усаллыгы чамадан уза. – Баланың чүпрәкләрен юып куй, идәнне себер, суга бар, ашарга пешер, – дип, аяк тибеп кенә кычкыра. Әбинең күңеле сызланса да түзә, каршы сүз әйтми. Кибеткә дә йөгерә, суын да китерә, мал-туарны да карый. Шулай, киленгә хезмәт итеп, гомер кичереп ятканда, Маһия әбинең башта биле, аннары аяклары авырта башлый. Алай да ул кулыннан эшен куймый. Әмма хәзер йорт эшләре күбрәк килен өстенә төшә башлый. Җитмәсә, бер гайбәтчесе: «Маһия әбинең аягы чери башлаган икән», – дигән сүз дә тарата. Бу сүзләр киленнең миен бораулый башлый. Каенанасының аксак аягына күзе төшкән саен уе арта. Әгәр әби аның кулына калса? Менә бәла. Урын-җирен юарга, ашатырга кирәк булачак бит! Тәмам йокысы кача киленнең: ашарга утырса да, торса да шуны гына уйлый. Беркөнне Маһия әби су күтәреп кайтканда билен кузгата. Билен тотып, уфтанып баскычтан менгәндә аякларын ток бәргән сыман була. Һәм ул кинәт кенә чиләк-көянтәсе белән баскычтан тәгәрәп төшеп китә. Тавышка өйдән килене йөгереп чыга. Чыкса ни