Бәйрәм кичәсе тәмамланды. Өйгә кайткач моңлы, хисле Рәсимә тагын басынкы, аз сүзле, сал...
Бәйрәм кичәсе тәмамланды. Өйгә кайткач моңлы, хисле Рәсимә тагын басынкы, аз сүзле, салкын йөрәкле хатынга әйләнде. Гаяз кайвакыт, хатынына карап-карап тора да, аңлый алмагач, үзеннән үзе гаҗизләнеп куя. Ни белә ул Рәсимә турында? Берни дә белми диярлек. Ике ел элек күрше районнан авыл клубына килеп урнашкан талантлы, җырлы-моңлы кыз. Бар белгәне шул гына. Ни йөртәсең син күңелеңдә, моңлы кош? Нигә болай сагышлысың? Кем яндыра йөрәгеңне? Кемне сагынып елыйсың? Яратмагач нигә чыктың Гаязга? Түзәсең түзүен. Сөймәгән иреңә түзәсең. Улыннан башка беркемне дә яратмаган усал бианаңа түзәсең. Тик күпмегә барыр икән түземең?... Гаяз күпме генә тырышмасын, хатыны белән арасы җылынмады. Киресенчә, икесе дә уйларында башканы йөрткән ир белән хатынның арасы суынганнан суына гына барды. Кичке елга буенда тагын гармун елады. Рәсимә булып, аның сагышын моңга салып, үзенеке итеп елады, үкседе гармункай... Аерылып төшәрдәй булып, күрекле йөрәген ачып, сузылып-сузылып сызды. Ишет мине, сөйгән ярым! Кайда син?! Мин монда... Синсез гомерем заяга үтә... эзләп тап мине!... Үзәк өзгеч моң, каршы ярга бәрелеп, тагын да көчлерәк яңгырады. Камышлар, иелешеп, ни турындадыр пышылдашып алдылар. Җиңелчә җил, көчәеп, гармун моңын эләктерде дә, әллә кайда, әллә кемне эзләп китте... Елга ярында, әйтерсең дә, парыннан аерылган ялгыз аккош үзәк өзгеч аваз салды... Адашкан аккошлар... Кая синең парың, аккошкай? Аннан гармун, әкрен генә тына-тына, ишетелер-ишетелмәс кенә моң чыгарып, йомылып, Рәсимәнең күкрәгенә сыенды. Үзем генә беләм... үзем генә... Тимәгез миңа... кагылмагыз миңа... Болдырда тәмәкесен төнәтеп утырган Гаязның гармун тавышыннан йөрәге телгәләнде. Ләбибәне хәтерләтеп елый бит гармун... Ләбибә турында өзгәләнә... Кайда син, Ләбибә, беренче хатыным? Аккошым минем! Адашкан аккошым! Нигә болай килеп чыкты? Сөеп-сөелеп кавышкан да идек бит синең белән! Без бит синең белән нинди тиң идек! Син мине аңладың, ә мин сине... Гаеплемен синең алда, Ләбибә... Саклый алмадым сөюебезне. Яклый алмадым. Әнинең кыерсытуыннан сине аралап кала алмадым. Килен кешенең нинди генә булуына карамастан, аны дошманнарча күралмаган бианай булды шул әни. Өйдә ни эшләсәң дә, ничек тырышып эшләсәң дә, аңа ярый алмадың. Мин өйдә юк чакта әни сине җәберләде, тавыш чыгарды. Ә мин синең елап шешенгән күзләреңә ышанмадым. Үземне ялгыз үстергән әнине кыерсытасым килмәде. Әйдә, читкә китик, дидең. Яшьбез, югалмабыз, дидең. Юк, мин каршы булдым. Яңа салган йортымны ташлап кая китим? Ике ел түздең, түздең дә, үзең мине ташлап киттең... Йөрәгендә үзе генә белгән серне йөрткән моңлы-хисле Рәсимә дә ташлап китте ирен. Аңлашырга дип үз авылына кайтып киткән хатыны артыннан килгән Гаяздан гафу үтенде Рәсимә: "Яратмыйм мин сине, Гаяз. Гафу ит. Булдыра алмыйм мин мәхәббәтсез яшәргә. Нигә сиңа чыкканымны үзем дә белмим...". Гаязның коры исәп белән генә корган гаиләсе тагын таркалды. Моңлы сандугачны исәп-хисап белән генә тотып булмый шул. Читлектә, әсирлектә озак яши алмый шул ул. Мәхәббәтсез читлектә... Күпмедер вакыттан соң Гаяз Рәсимәнең сөеп йөргән кешесе белән кавышканын ишеткәч, җиңел сулап куйды. Бәхетле бул, моңлы кош. Бик тә лаеклы син бәхеткә... Беркөн көтмәгәндә Гаяз Ләбибәдән хат алды: "Гаяз, тәүге һәм соңгы мәхәббәтем. Мин сине оныта алмыйм. Мин Свердловск өлкәсендә яшим. Кирәк булсам, эзләп тап...". Икенче көнне Гаяз җыенып ерак юлга чыкты.