Адашкан аккошлар (хикәя)
Адашкан аккошлар (хикәя) Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА Әнисе Кәшифә белән яшәп яткан Гаяз икенче хатын алып килде. Беренче хатынын аерганга ярты ел узса да, аны оныта алмаганга, дөресрәге, аны онытыр өчен, күңеленнән сызып ташлар өчен өйләнде ул үзеннән унике яшькә яшь клуб мөдире Рәсимәгә. Аның исәбенчә, барып чыгарга тиеш иде аларның тормышлары. Гаяз – колхозның беренче кешеләренең берсе, белемле экономист. Төшеп калганнардан түгел. Тау хәтле өр-яңа йорты әллә каян балкып тора. Яшь, чибәр Рәсимә күз өстендәге каш кебек, уңган, булдыклы, талантлы. Район буенча иң артта калган клубларын ике ел эчендә әнә ничек алга чыгарды. Председатель артыннан калмыйча, клубка гармун, балалайка кебек уен кораллары кайтартты. Оештыра белгәч, шушы гади генә авылда да талантлы кешеләре табылуын әйт әле син! Кемдер матур гына җырлый белә икән. Кемдер ачылмаган биюче сәләтләрен яшереп йөргән. Әллә нинди уку йорты бетмәсә дә, Рәсимә гармунда үзе өздереп уйный, таш күңелне дә эретерлек итеп җырлый. Район буенча әллә кайларда катнаша башладылар авыл "әртисләре". Әйе, Гаяз фикеренчә, ул яңа хатыны белән бик тә, барлык яктан да пар килгәннәр. Барып чыгарга тиеш тормыш!... Тик шунысын гына искә алмады Гаяз: алар арасында мәхәббәт юк иде... Сигезенче Март бәйрәме уңаена авыл "әртисләре" клубта кичә оештырдылар. Ир-егетләр хатын-кызларга багышлап җылы-җылы котлау сүзләре әйттеләр. Алдынгы апа-сеңелләргә бүләкләр бирелде. Балалар чыгыш ясады. Бер төркем кызлар чыгып татар биюен оста гына башкардылар. Гаяз түземсезләнеп хатынының сәхнәгә чыкканын көтте. Бәйрәм кичәсенең ахырында гына сәхнәгә озын күлмәк кигән, саргылт чәчләрен иңенә таратып салган, кулына гармун тоткан Рәсимә чыкты. Гармунының төймәсенә басу белән Рәсимә бар халыкны әсир итте. Ул гына тойган, ул гына тудыра алган моң, гармун телләре аша кешеләрнең йөрәгенә кагылып, чиртеп, сыйпап, әллә ниләр кузгатты... Әллә кемне эзләде Рәсимәнең күкрәгенә сыймаган моңы... Яратам, яши алмыйм синсез, диде... Кайда син? диде... Гаяз аңлады, бу моңнар аңа арналмаган, аңа багышланмаган иде. Рәсимә сәхнәдән әллә кайларда югалган мәхәббәтен эзләде... Ул бүген бәйрәм икәнлеген дә онытты, ахры. Гармуны ул булып сызды, елады, үкседе... Халык, Рәсимәгә кат-кат кул чабып, сәхнәгә тагын-тагын чакырды. Җырчыдан күзен алмый карап утырган Гаяз хатыны йөрәгеннән ташкан бу моңнарның үзенә кагылмаганын аңлый иде. Әйе, нишлисең, гомергә бергә тормыш корырга исәпләре булса да, алар арасында шундый кирәкле, шундый тансык җылылык, якынлык юк иде шул. Өйдә чакта төнбоек чәчәгедәй йомылып, басылып кына йөргән Рәсимә менә шулай сәхнәдә генә ачыла. Күңелендәге бар сагышын гармуны аша сөйли, бушата. Иң гаҗәбе, Рәсимәне тыңлаганда Гаязның күз алдыннан аның беренче хатыны Ләбибә, аның сыны, аның йөзе китмәде. Рәсимә, әйтерсең дә, Гаяз һәм Ләбибә хакында җырлый... Нигә сакламадык без сөюебезне, Ләбибә? Кайда син бүген?... ...Гаяз Ләбибә белән күрше авылга кызлар күзләргә баргач танышты. Ябык кына гәүдәле, Һәрчак елмаерга әзер, ягымлы, зәңгәр күзле, оялчан гына кызны кичен өенә хәтле озата барды. Авыл кызларын чит егетләргә бирергә теләмичә артларыннан кыйнарга куып килгән сугыш чукмарларыннан качып, кыз белән егет, җитәкләшеп, тыкрыкка төшеп йөгерделәр. Яннарыннан дөп-дөп чабып үткән алты егеттән таллык арасына кереп яшеренделәр. Шунда беренче тапкыр иреннәре иренгә кушылды... Кыз гомеренә беренче тапкыр назлы сүзләр ишетте: "Аккошым минем...". Ләбибәнең бу кара чәчле, ачык карашлы егетне авылдаш малайлардан һич кенә дә тидерәсе килми иде. Нинди хәл бу? Нинди кыргыйлык?! Һәркемнең үз теләгәне белән очрашырга хакы бар! Тик һәр авылның язылмаган кануннары бар шул. Гаяз шөрләмәде, авыл егетләреннән кыйнала-кыйнала, үзе дә кемнедер тукмый-тукмый, Ләбибә янына йөрүеннән туктамады. Аннан ул хәрби хезмәткә алынды. Бер-берсен көтәргә вәгъдәләр биреп аерылыштылар... Ләбибә башлангыч мәктәп укытучысына укырга керде...