— Абау! Монда кеше аягы бит! Кемдер кысылган түгелме? — дип шау иттеләр һәм зур тимер ч...
— Абау! Монда кеше аягы бит! Кемдер кысылган түгелме? — дип шау иттеләр һәм зур тимер чанның өстенә менеп бодайны актарып карадылар. Ә анда бөгәрләнеп Фәдил ята иде. Ашлык кабул итеп торучы бер ир үзе менгереп җибәрде аны! — Фәдил, бар әле, читкә ябышып калган ашлыкны аягың белән типкәләп, көрәп төшер, — диде. Тыңлаулы малай чаң авызыннан сикереп төшеп бодайны типкәләп төшерә башлады. Шул мәлдә ян яктагы бодай көшеле җимерелеп баланы әһ дигәнче күмеп куйды... Авыз-борынына ашлык тулып, сулый алмыйча тилмереп җан бирде малай! Югыйсә, бүрәнкә сыман ул чанның капкачы бикле булырга тиеш бит! Балакайның авыз борынына ашлык агымы бәрелүгә тыны капланды. Кычкыру түгел бер йотым сулыш ала алмады. Үлем кара канатын җәеп малай тирәсендә алдан ук әйләнгәнен соңрак төшенделәр. Чөнки, үләренә ике атна кала Фәдил, әнисе каршысына килеп басты һәм сәер сүз әйтте: — Әни! Мин зур үскәч үләм бит! — диде. Руфидә имәнеп китте һәм тиз генә улына: — Улым, андый сүз сөйләмиләр, син үлсәң мин үзем дә егылып үләм бит, — дип сүзне тәмамлады. Нигә алай дисең, төш күрдеңме әллә, бер-бер хәл булдымы, дип төпченмәде. Ләкин, шул көннән соң ана күңеленә шик керде. Улын һаман барлап, эзәрлекләп йөри башлады. Әз генә соңга калса иптәш малайларының өйләренә барып белеште. Ындыр табагына барып уйнауны гадәткә керткәч тә гел кисәтте. «Улым, ашлык чистарта торган транспортерга чалбар балагың эләгә күрмәсен, карап кына уйна!» — диде. — Без ул тирәдә йөрмибез, сушилкага дигән бодай өстенә менеп сикереп уйныйбыз, — дип җавап бирде Фәдил. Ана йөрәгенең төзәлмәс ярасы ...Улының үлгәненә ышанмады ана! Хастаханәгә барып җиткәч, табиблар чыгып, бик кызганыч улыгыз юк инде, диделәр. Үзен үзе белештерми ишеккә тибеп елаган ананың ярсуын уколлар белән генә бастылар. Югалту ачысы палата ишеген ваттырды... Фәдилне җирләргә бик күп кеше килде, матур иде көн, кояшлы. Дивар календаренең ул битен ертып алды Руфидә. Әле дә сандык төбендә саклый. Кадерле дә, кадерсез дә ул саннар… Шуннан соң ире белән икесе ике өйдә качып еларга өйрәнделәр. Җирләгәч ничек читен булганын аңлатып булмый. Иртә белән иптәшләре урам тутырып мәктәпкә барганнарын күрмәс өчен, алгы якка кереп өстенә юрган каплап ятты Руфидә. Мәктәптән кайтканнарын күрмәс өчен тагын күзләрен йомды. Гарип-гораба булса — ярар инде, тилмереп яшәгәнче Аллаһы үз катына алды, дияр иде. Сау бала бит ул! Тик торганда шул хәл килеп чыксын әле, дип өзгәләнде. Улының үлеменнән соң Мәктәп баласының үлемен тикшерүчеләр килеп кайчан, нәрсә икәнен белештеләр, эш ачтылар. Ата-анага, зыян күргән өчен дип, бераз акча бирделәр. Чөнки, җитәкчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннәр, ул урын йозакта булырга тиеш. Мәхкәмәдә бер җитәкче йөрәкләренә ук кадады — улыгыз анда бодай урларга менгән булган бит, диде. Хөкемдар аның сүзен тиз бүлде, урламасыннар өчен анда бик булырга тиеш, каравылың торырга тиеш иде, диде. Шуның белән бетте. Җан ачысын йөрәгенә күчереп Данис ике ел гына яшәде: болай да бума чир белән тилмерә иде, бала вафатыннан соң гел даруга калды. 60 яшендә җылы урында ятып җан бирде. Соңгы сүзен әйтергә дип авызын ачты, әйтә алмады. Руфидә аның иреннәренә су тидерергә генә өлгерде. Руфидәнең бүгенге тормышы Гомер буена авырып, хастаханәләрдә ятып тернәкләнгән йорт хуҗасын бала кайгысы алып китте. Ә Руфидә иллене узып тол калды. Улын сагынудан әле дә Фәдиленең киемнәрен кулына тотып исни, кочаклый, елый. Балалары барысы да шәһәрләргә киттеләр, авылда калып эшләргә эше юк бит аның. Ә ул туганнарының хәлен белә, егәрләре беткәннәрен монда алып кайтып карый, үзе дә барып ярдәм итә. Күрше карчыгы берәр эше булса шалтырата, аңа кереп чыга. Аллаһы саваплардан итсен, барыбыз да картаясы бит, ди. Әлегә карчыклар сыман итеп киенми. Сәхнәгә җырларга яшьләрчә киенеп чыга. Җитмештән соң сезнең сафларга язылам дип әйтеп көлдерә…