адымлап җир үлчәде. Янәсе ул да койма тота. Аны беркем өйрәтмәгән бит, үзе шундый.
адымлап җир үлчәде. Янәсе ул да койма тота. Аны беркем өйрәтмәгән бит, үзе шундый. 7 сыйныфта укый иде Фәдил. Сентябрь ае — мәктәп балалары кырдан кайтып керми торган вакытлар. Улы да бәрәңге алырга йөрде. — Әни! Туңам мин! Аягыма да, кулыма да җылырак киим әле! — дип әнисен аптырашта калдырды. Югыйсә улын кат-кат киендереп чыгарды. Кулына тагын бер кат бияләй бирде, аягына җон оекбаш, җылы эчле галуш кидертте. Аннары белде ул баласының ник туңганын — гүр салкыны иңгән булган аңа. Сентябрь иртәсендә шул рәвешле чыгып китте Фәдил. Ә ир белән хатын бер кишәрлек кенә калган бакча бәрәңгесенә ябышты. Улы басудан кайтканчы ул төшне казып бетерделәр. Фәдил кайткач чүпләделәр. Данисның хәле чамалы иде инде, сулышы кысып тилмерде. Шуңа күрә аңа сыңар чиләк кенә тоттырдылар. Фәдил ашыкты, бәрәңге чүпләгән арада сәпиденә атланып әллә ничә тапкыр урам әйләнде. Биш минутта иптәшләре белән сөйләшеп килгәч күңеле булды. Хушлашып йөрүе булганын соңыннан төшенделәр. Бәрәңгене урнаштырып бетергәч тәмле ризыклар алып кайтам дип кибеткә төшеп китте Руфидә. Улына татлы су алды, казылык, күмәч. Балакае, кояш җылысына кинәнеп, казылык белән күмәчне баскыч төбенә утырып ашады. — Әни, бер кисәген калдырыгыз, иртәгә мәктәпкә алып барам! — диде казылыкка ымлап. Өйгә кергәч кесәл ясап бирде әнисе. — Мин ярата дип ясадыңмы моны, әни? — диде. — Әйе, улым! Син ярата дип ясадым, — диде Руфидә елмаеп. Шундый тәмле телле, ягымлы шул аның улкае! Аннары Фәдил көтү каршысына китте: сыер белән тананы йөгерттереп капкадан кертте. Үзе дә капкадан атылып керде һәм әнисенең муенына асылынып кысып-кысып кочаклады. — Улы-ым! Үзе егет булып килә, үзе әнисен кочаклаган дип әйтерләр! — диде әнисе күңеле булып. — Әйтсеннәр! Үз әнием бит! — диде улы. Шуннан уенга чыгып китте. Көн саен шулай итә, ә кайтышлый казларны алып кайта. Бу юлы Руфидәнең аны бер дә җибәрәсе килмәде. Күрше малаен әнисе җибәрмәде — урамнан дәшеп алып мунчага кертеп җибәрде. — Улым, бар син дә юынып чык аның белән, — диде. — Әни мин әле беркөнне генә кердем бит, юынасым килми, — диде. Тагын бер дустын чакырды ул ындыр ягына уйнарга. Анысы да бармады. Шуннан сәпиденә утырып үзе генә китте. Ашкынып, канатланып китте. Өйдәгеләр кызык сериал карап утырдылар. Бераздан урамга чыгып карап керде Руфидә. Баласы да юк, казлары да юк. Сәгать сигезенче киткән иде. Эче пошты! Ә казлары кайтып сарайга кереп ятканнар икән, күрмәгән генә. Берничә минуттан күрше ире керде. Тыны-көне беткән. — Руфидә апа... Фәдил үлгән диләр, — диде… Ул сүзләр ничә ел узса да шулай ук ап-ачык булып һаман колагында яңгырыйлар. Нишләвен белештермичә, шул хәбәрне китергән ирнең беләгенә тотынып ашлык амбарына чапты. Үзе йөгерде, үзе бара алмады… — Үлде дип әйтмә, үлде дип әйтмә! — дип кабатлады да кабатлады хатын. Барып җиттеләр. Улын сузып салганнар. Руфидә «ах!» диде дә баласының өстенә капланды. Капшады, селкетте, эндәште. Җып-җылы иде баласы! Терелеп торып басар да сәпитенә атланып чабар дип көтте. Терелмәде. Ул арада табиблар килеп ярдәм күрсәтергә тырыштылар — булмады. Әнисе килгәнче Фәдилне ясалма сулышлар алдыртып, дарулар кадап, селкеп-йолкып аңына китермәкче булып азаплаганнар иде инде. Ындырдагы фаҗигале көн ...Үсмер малайлар, җәйге ялларның соңгы көннәрендә ындыр табагында уйнарга ияләнделәр. Зур машиналар белән ашлык кайта, көшелләргә өелә, киптерергә дигән ашлык зур тимер «сушилкага» җибәрелә. Амбарлардагы андый җиһаз-корылманы һәркем беләдер. Астына машиналар кергәч сушилканың аскы муенындагы махсус уентыгын ачалар. Бөртекле ашлык машина әрҗәсенә коела һәм кирәкле урынга озатыла. Андый манзараны карап тору кызык булды малайларга! Шул сушилка тирәсендә мәш килеп уйнадылар. Хуш исле, кайнар бөртекләрне учлары аша уздырдылар. Бу юлы да, чираттагы машина сушилка астына туктады, уентыкны ачтылар. Бер агым булып сузылып сибелә торган ашлык төшмәде. Таяк белән эттеләр. Галуш сыман аяк киеменә төртелде таяк башы!