...Руфидә, кемнәрдер белән чагыштырганда, барыбер бәхетсез түгел! Балалары тәртипле, тә...
...Руфидә, кемнәрдер белән чагыштырганда, барыбер бәхетсез түгел! Балалары тәртипле, тәрбияле. Оныклары, оныкчыклары тупырдап үсә. Гаиләләре белән сагынышып әниләре янына атна саен кайталар. Кешесез бер көн дә тормый бу йорт! Үзе сыман тол калган апалар, күршедә яшәүче хатыннар кунакчыл хуҗабикә янына кереп кич утыралар. Әүвәлгечә итеп җырлар җырлап күңел ачкан көннәре дә булгалый. Руфидә апаның куллары көн саен камырда — тәмле ризыкларын бөтенесе авыз итә. Җон эрләп, бәйләү бәйләп узган озын кышлар алай ук эчпоштыргыч булып тоелмый урамның әлеге очында яшәүчеләргә. Бергәләшеп җәйгә чыкканнарына куаналар. Хәсрәтләрне басар өчен янәшәңә кеше кирәк шул. Ә Руфидә апаның тәрәзәләрен балкытып янган утлар һәркемгә җылылыгын тигез сибә. Кояш кебек...