Тост барысына да ошады. Таһирның да сарык буласы килмәде, үзенә тигән өлешне эчеп җибәр...
Тост барысына да ошады. Таһирның да сарык буласы килмәде, үзенә тигән өлешне эчеп җибәрде. Стаканын куйгач, йөзен яман чытып, авызын күлмәк җиңе белән каплап, закускага нәрсә кабарга белми торганда, Артём аңа помидор сузды. Алга таба кысташып маташмадылар. Бераз сөйләшеп утыргач, Марат стаканнарга кабат шәраб салып чыкты. Бу юлы Таһир да шома гына эчеп куйды. Менә егетләрнең телләре бердән ачылып китте. Дөрес, Марат сөйләшмәде, күбрәк кунакларның сөйләгәннәрен тыңлап утырды. Кешеләр белән аз аралашканга, күрәсең, ул соңгы вакытта гомумән аз сүзле. Ә менә Таһирның, эчми эчкәнлектән булса кирәк, шәраб башына тиз китте. Ул Үзбәкстанда яшәүләре, тормышындагы вакыйгалар турында сөйләргә тотынды. Артёмның да теле телгә йокмый: булган хәлләрне дә, булмаганнарын да тезә дә тезә генә. Ә үзе әңгәмә арасында стаканнарга шәраб агызырга да өлгерә. Шешәләр бушагач та, егет стаканнарга сыра койды да үзе үк аз-азлап йоткаларга тотынды. Инде шактый кызган Таһир да аңа кушылды… Берәр сәгатьләп шулай утыргач, Марат тартып керергә исәпләп сигаретын барлый башлаган иде, «Тукта, мин дә чыгам», – дип, Артём аңа иярде. «Минем дә чаптырып керәсем бар», – дип, Таһир да урыныннан кузгалды… Салкынча һава егетләрне куырып алды. Йомышын үтәгәч, Таһир, монда салкын, дип кереп китте. Артём белән Марат тәмәке кабызып калдылар. Бер-ике мәртәбә сигарет суыргач, Артём, сер итеп әйткәндәй: – Нәрсә, Таһирның кыяфәте сиңа охшаганмы? – дип кабат сорады. – Бик нык! Мин ул дәрәҗәдә үк дип уйламаган да идем. – Менә, әйттем бит мин сиңа. Бу дөньяда һәркемнең бер генә булса да үзенә бик тә охшаган двойнигы була. – Әйе, хәзер килешәм мин синең белән… – Кызык инде, шулай бит. Дөньяның кайсыдыр почмагын да нәкъ миңа охшаган кеше йөри. Кызы-ы-ык… – Син монда кайгырасың. Кайчан килеп эләктереп алырлар икән, дип куркып яшисең. Ә янәшәңдә генә икенче берәү, кыяфәте белән сиңа ике су тамчысы кебек охшаса да, бернидән дә курыкмый, рәхәтләнеп йөри бирә. Кызык бит, ә? Көнләшмәслекмени?... – Аның арты коры, Артёмка… Шуңа күңеле тыныч… Аның урынында булсам, мин дә… Артём тәмәке төпчеген оста гына бакча ягына чиртеп җибәрде. Аннан соң шактый көттереп: – Ә аның урынында булырга кем комачаулый соң сиңа?... Бу хәчтрүшне йомдырырга да… Аннан юлыңны дәвам ит… Күкташкамы анда… Үзбәкстанга укмы… Марат әңгәмәдәшенең тел төбен аңлап җиткермәде. Тирән итеп тәмәкесен суырды. Тәмәке очында җемелдәгән ут яктысында берара Артёмның хәйләкәр елмаюлы йөзе чагылып узды. – Әйдә керик, юкса туңдыра башлады, – дип, сүзне җәлт кенә икенчегә борды Чегән. Марат тәмәке төпчеген җиргә ташлап, аны аягы белән таптап изде. Ул бүген салган баштан гына шулай эшли. Аек чакта, саклык чараларын күреп, җыелган тәмәке төпчекләрен җиргә күмә иде… Өйгә кергәч, Марат кабат эчмәде. Ни өчендер эчкән кадәресе дә кәефен җибәреп тора иде. Ә тегеләр тагын берәр бокал сыра бушаттылар. Артём Таһирга сораулар биргәләде, тегесе сөйләде. Кайвакыт икәүләшеп шаркылдашып көлешеп тә алгаладылар. Марат күбрәк аларның әңгәмәсенә колак салып кына утырды… Төн икенче яртысына авыша башлагач, яхшы ук кәефләнгән Артём шушында гына кунарга булды. Салган баштан гаишниклар кулына эләгеп, үзенә өстәмә мәшәкатьләр аласы килмәде. Иртәгә иртәдән кузгалырбыз, диде ул Таһирга. Марат, егетләргә йокларга урын әзерләшкәч, биләмәләремне бер карап керим әле, дип, ишегалдына чыкты. Гомумән, кичен йоклар алдыннан тарта торган гадәте бар аның… Төн салкынча. Күк йөзендә йолдызлар чекерәя. Суыта башлар, мөгаен, дип уйлады Марат. Анысына гаҗәпләнәсе түгел. Салкыннар башлангач, монда яшәп булмаячагын да аңлый ул. Шуңа күрә башы ни уйларга белми иде әле. Егет тәмәкесен озаклап тартты. Инде тәненә салкын үтеп керә башлагач, куртка якасын кулы белән йомарлап, муенын каплады. Тәмәке төпчеген Артём шикелле оста гына чиртеп җибәрмәкче иде, барып чыкмады. Төпчек, бармакларыннан ычкынып, аяк астына гына килеп төште. Марат, шуңа да ачуы чыгып, зәһәр сүгенеп алды. (Дәвамы бар.)