Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 12. Чертләтеп җиргә төкерде дә, төпчекне ботинка үкчәсе белән басып сүндерде. Шуннан соң гына, ишекне сак кына ачып, өй эченә үтте… Ә аннан соңгы хәлләр күз ачып йомганчы һәм иң хәтәр детектив кинолардагыча булды. Егет әле моннан бер-ике минут элек кенә вакыйгалар мондый борылыш алыр дип башына да китереп карамаган иде. Ул кергәндә, Артём, агач караватта чалкан яткан Таһирның баш очына иелеп, нидер эшли иде. Ә тегесе яман гына гырылдый. Марат бары тик бераздан гына Артёмның бау белән Таһирны буып маташканлыгын аңлап алды. Исенә килеп, аңа ташланган арада, Таһирның чытырдатып бауга тотынган куллары бушап салынып төште. Марат ике атлап бер сикерде, Артёмны якасыннан йолкып алды да, җан фәрманга селтәп, почмак якка томырды. Артём баш чүмече белән шундагы комод почмагына килеп бәрелде һәм беразга гына һушын да җуйды булса кирәк. Гәүдәсе, акрын гына шуып, җиргә чүкте. Берничә секундтан ул күзләрен ачты. Кискен хәрәкәт ясап сикереп торды да нәфрәтләнеп Маратка карады: – Син нәрсә?! Сука… Мин монда синең өчен… Ә син, гнида, миңа кул күтәрмәкче буласыңмы?... Мин сине… Артём кинәт эчке күкрәк кесәсенә тыгылды. Аннан пистолет тартып чыгарды да, төбәп тә тормыйча, Марат ягына атып җибәрде. Ярый әле Марат читкә сикерергә өлгерде. Ядрә өстәл читендәге стаканда янып торган шәмнәрнең берсенә тиде. Тирә-якка парафин кисәкләре чәчелде. Шәмнәрнең икенчесе дә авышты, ләкин уты сүнмәде. Артёмның кыяфәтенә караганда, анда бернинди рәхим-шәфкать күренми иде. Ул икенче мәртәбә атарга җыенганда, Марат, өстәлдәге ипи буханкасына кадалган пычакны алып, Артём өстенә ыргылды. Пычакны сабына кадәр егетнең күкрәгенә батырды. Тагын бер мәртәбә ату тавышы яңгырады. Ләкин Маратка бернинди зыяны тимәде. Ул Артёмның пистолет тоткан кулын каерып түшәмгә юнәлткән иде инде. Бу юлы ядрә түшәм такталары арасындагы ярыкка эләкте. Идәнгә шыбырдап балчык коелды. Артём, бүтән ык та итмичә, идәнгә ауды. Кинәт кенә дөнья тынып калгандай булды. Мизгел эчендә булып алган әлеге хәлләрдән тәмам аңы томаланган Марат, нишләргә белмичә, бүлмә уртасында басып тора бирде. Аны кинәт кенә укшыта башлады. Ул, авызын томалап, ава-түнә ишегалдына йөгерде... Йорт почмагына чыгып, яңгыр суы җыяр өчен куелган кисмәккә башын тыкты. Муенына кадәр чатнама салкын суга кереп чумды. Суның салкынлыгы сөякләренә кадәр үтеп туңдыра башлагач, пошкырап башын күтәрде. Башын як-якка селеккәләп алды. Әллә салкыннан, әллә яңа гына булып узган куркыныч хәлләрдән ул тәмам айныган иде. Тик башы гына берни аңларлык хәлдә түгел. Менә ул, айкала-чайкала, кабат өйгә керде. Анда ике мәет. Хәтта ышанасы да килми, моннан ярты сәгать элек шаркылдашып көлеп утырган егетләрнең җансыз гәүдәләре генә ауный. Марат кинәт, үз-үзен белештермичә, почмакта идәндә яткан Артёмга ташланды, аны якасыннан алып селкергә тотынды. – Син, дурак, нәрсә эшләдең?... Нәрсә, сыра белән вино катнашып, миеңне сыегайттымы?... Твою мать, нәрсә ясап ташладың син?... Болай ук кирәк түгел иде… Ишетәсеңме?... Маратка Чечняда үлемне күп күрергә туры килде. Үзенә каршы корал күтәреп килүче дошманга атканда, беркайчан да кулы калтыраганы булмады. Ләкин тыныч тормышта кан коюларга ул каршы иде. Егет өстәл артына килеп утырды, куллары белән башын тотты һәм бераздан ике йодрыклап өстәлгә китереп бәрде дә: «Юк, мин болай булуын теләмәгән идем», – дип акырып ук җибәрде. Шәм утыртылган стакан өстәл читеннән идәнгә төшеп чәлпәрәмә килде. Ут сүнде. Дөнья сүнде… Марат өстәлгә башын салып тынып калды. Ул йоклый иде. Тик бу йокы булдымы, әллә баш миенең шундый нык ярсынуларга шаукымлы җавабымы, һуш китүме – билгесез… Марат таң сызыла башлаганда уянды. Ул, чыннан да, йоклаган иде булса кирәк. Чөнки уяныр алдыннан гына төш күрде. Ниндидер аллы-гөлле матур болында йөри, имеш. Шулчак каршысына ак күлмәкле кыз йөгереп килгәнен шәйләп алды.