Күләгә (роман)
Күләгә (роман) Фәрит ИМАМОВ 11. Беренчедән, милиция кайчан да булса барыбер аның эзенә төшәчәк, һәм кылган гөнаһлары өчен закон каршында җавап тотарга туры киләчәк. Срокны җәлләп бирмәсләре көн кебек ачык. Кеше үтергән өчен баштан сыйпамыйлар. Инде үзенең «братаннар»ы ягына да юл ябык. Ашыгырга кирәклекне тагын бер нәрсә искәртә – озакламый салкын кыш җитәчәк. Җәй өчен генә салынган мондый дача өйләрендә кыш чыгу мөмкин түгел. Миче юк, электр линиясен дә кышка өзәләр. Гомумән, ашау-эчү өчен генә булса да, шәһәр белән элемтәдә торырга туры киләчәк. Кемдер сиңа ризыклар ташырга тиештер бит. Ә кышын монда эзләрне яшереп калдыру һич мөмкин түгел. Шәһәргә кайтып, таныш-белешләрдә качып яшәргә уйласа да, барыбер эзгә төшәчәкләр. Рәсемнәрен бөтен подразделениегә таратып чыкканнардыр. Газеталарга да бастырырга өлгергәннәр бит әнә. Артём шулай диде. Бүгенге көндә аның монда яшеренеп ятуын бары тик ике кеше – Люба һәм Чегән генә белә. Хәер, анысы бер караганда яхшы да әле. Никадәр азрак кеше белсә, шулкадәр ышанычлырак. Дөрес, әнисен кисәткәннәр. Артыгын кайгырып, күп сөйләшмәсен өчен, улың командировкада, дип кайгырмаска кушканнар. Бу хакта, Маратның үтенече буенча, аңа Люба җиткергән. Алга таба кая барып яшәргә, кем канаты астына качарга икәнен Марат белми әле. Бәлки, бөтенләй читкә – икенче өлкәгә китеп, берәр кечерәк шәһәргә урнашып эз югалтыргадыр. Тик моның өчен икенче кеше исеменә документлар кирәк. Юкса үз документлары белән койрыкка тиз басарлар. Гел документларсыз да әйбәт түгел. Хокук сакчылары тикшерә башласалар, барыбер очына чыкмыйча калмаслар. Беренче чиратта документ кирәк, документ... Марат бу хакта Артёмга да әйтте. Тизрәк бу яклардан табан ялтыратырга кирәклеген ул да белә белүен. Тик менә ялган документлар табу авыргарак туры киләчәк, диде. – Минем бер канал бар барын… Берәр ел элек югары даирәләрдә шактый гына йогынтылы бер дама белән мәхәббәт маҗарабыз булып алган иде. Аның ире – кайсы ягыннан тотып селкесәң дә, акчасы коелырга торган бай кеше. Тик бер җитешсез ягы бар – карт инде. Комы коелган картлачның. Ә хатыны читтә яшьрәкләр белән кети-мети уйнап алырга һич каршы түгел… Әнә шулай танышканнар да… Чегән хатын-кызларны ярата. Анысы Маратка инде әллә кайчан мәгълүм. Әллә нинди һавалы хатыннар йөрәгенә дә ачкыч таба ала торган егет ул. Берәр сихере бар, диярсең… – Ул тутырган тавыкның мамык-йоннарын шактый йолкыдым. Үзем тапкан мал түгел, иремнеке җәл түгел дигәндәй, акчаны күңел ачуларга кызганмый бичә. Шуның аркасында Артём ярты ел иркә-назда яшәгән, бал майда йөзгән. Ашау-эчү дә иң кыйммәт рестораннарда гына булган аның. Бергә йокласалар да, арка терәшеп ятудан узмаган иреннән соң каны кайнап торган яшь егетнең кайнар мәхәббәте бу даманы әнә шулай юмартландырган. Соңгы вакытларда финанс ягыннан Артёмның үз хәле дә әйбәт түгел икән. Запасы бар, ләкин аның документ ясатырга җитмәячәге көн кебек ачык. Шулай да: – Нәрсә дә булса уйлап табарбыз, – дип тынычландырды ул Маратны… Шуннан соң атна-ун көн Артём күзгә-башка чалынмады. Люба гына бер-ике мәртәбә килеп китте. Марат бу урында кабат калырга курка да башлады хәтта. Чегәннең теләктәшлек күрсәтеп йөрүе болай гына түгел микән, мәче-тычканлы уены гына булып, көннәрдән бер көнне килерләр дә Марат белән эшне бетерерләр кебек тоела башлаган иде. Шуңа, көндез күзәткәләп, төннәрен тирә-якны тикшергәләп, хуҗалары килми торган икенче бакча йортын да караштыргалады ул. Кичке караңгылык төшеп килгән беркөнне, Артёмның «Ока»сы тагын урам чатындагы мәйданчыкка килеп туктады. Кеше күзенә күренмәс өчен, моннан да кулайрак вакыт юк иде. Чегән машинасының багажнигыннан бер сумка алды да, як-ягына караштыра-караштыра, Марат качып яши торган өйгә юнәлде… Сумкасын идәнгә лыпылдатып куйгач, ул өстәлгә сыра шешәләре тезә башлады. Марат шунда ук, капкачын өстәл читенә бәреп, бер шешәне ачты. Сусаган кеше кебек, голт-голт эчә башлады. Ул арада, Артём, барсеткасында актарынып, бер ике документ алды да өстәл өстенә ташлады: