– Мә, сиңа яңа документлар. Үзеңнең Марат икәнлегеңне оныт. Хәзер син Гатин Альберт Роб...
– Мә, сиңа яңа документлар. Үзеңнең Марат икәнлегеңне оныт. Хәзер син Гатин Альберт Робертович буласың. Паспортта күрсәтелергә тиешле мәгълүматлар барысы да чын, тәртиптә. Марат паспортны алып әйләндергәләп карады, битләрен актаргалады. Үзалдына: «Альберт… Альберт Гатин… әллә ничегрәк… сәер…» – дип сөйләнде. – Сәер булса да, моннан соң бу исемгә ияләнергә туры килер, братан, – диде Чегән, икенче бер сыра шешәсенең бөкесен ача-ача. Аннан соң, Марат кулындагы шешәгә чәкештереп алды да: – Әйдә соң, яңа туган кеше исәнлегенә берне күтәрик. Киләчәктә Альбертның барысы да яхшы булсын өчен. Вакытлыча гына килгән күңелсезлекләр артта калсын. Ә кем белә, бәлки, сиңа калган гомереңне шушы исем астында кичерергә язгандыр… Чегән тагын шешәдән сыра койды. Сумкасыннан тозлы балык, помидор, кыяр, бер-ике буханка кара ипи, сыр, колбаса чыгарды. Марат шунда ризыкларга үрелде. Азык запасы бетеп, кичтән тамагы ачыккан иде шул. Ә Артём тозлы балыкны чистарта-чистарта сөйләнүен дәвам итте: – Ә беләсеңме, бүген мин нинди кызык хәлгә тап булдым. Шушы ашамлыкларны алырга дип автовокзал кырыендагы азык-төлек кибетенә кергән идем. Шунда чиратта торучылар арасында сине күреп шаккаттым. Аның бу сүзләрен ишеткәч, Марат авызына капкан икмәк кисәгеннән тыгыла язды. Ул, чәйнәүдән туктап, бермәл авызын ачкан килеш туктап калды. Бераз торгач кына, телен көчкә әйләндереп: – Ми-и-и-не?... Ничек инде мине? – дип әйтә алды. – Ха, менә шулай, сине инде, сине… Кибеткә килеп кердем. Биш-алты кеше чиратта тора. Мин дә артка барып бастым. Сатучы алда торган егеткә бер шешә кефир һәм батон сатты. Теге егет чыгарга борылган иде, яхшылап карасам шаккаттым: син! «Марка, нишләп йөрисең монда?» – дигән идем, борылып карады да танымаганга салышып чыгып китте. Мин артыннан чыктым да иңеннән эләктереп алдым, үземә таба борып: «Марка, дим, мин синең өчен ашамлыклар алып йөрим монда, ә син үзең килгәнсең…» Марат әлегә кадәр аны шаяра гына дип уйласа да, Чегәннең җитди йөзен күргәч: – Йә, шуннан, шуннан, – диде, ашыктырып. – Ә ул, гафу итегез, мин сезне белмим, ди. Күзләремә текәлеп, чынлап әйтә менә. Яхшылабрак карагач кына бераз үзенчәлекләр күрдем. Яшьрәк кебек. Тавышы да, сөйләме дә икенче. Ә болай тач син инде менә… Гафу ит, мин әйтәм, сиңа бик нык охшаган дустым бар, шул дип торам, дим… – Шулай нык охшаганмыни? – Әйтәм ич, суйган да каплаган син! Ә чынлыкта ул бөтенләй икенче адәм булып чыкты. Исеме Таһир икән. Үзбәкстаннан, Татарстанда яшәүче туганнарыма кайтам, ди. Әти-әниләре үлгән, анда яшәр чамасы калмагач, Татарстанга кайтырга уйлаган. Казанга кадәр самолётта очкан. Безнең район үзәгенә автобуста килгән. Хәзер моннан сиксән километр ераклыктагы Күкташ авылына кайтырга кирәк икән. Соңгы рейска җибәрелергә тиешле автобуслары ватылган да, пассажирларны иртәнгә кадәр тоткарлаганнар. Бу шәһәрдә беркеме дә булмагач, Таһир автовокзалда гына кунып калган. Кичен, тамак ялгарга дип, кефир белән күмәч алырга керүе икән кибеткә. Мин әйтәм, автовокзалда кичен милиция рейд үткәрә, монда кунып ятканнарны ментлар бик өнәп бетерми, дим. Әгәр чыннан да тикшерә калсалар, сиңа охшаганлыктан, шунда ук отделениегә озатачакларын беләм бит. Бу турыда аның үзенә әйтмәдем, билгеле. Ә ул, тикшерсәләр, минем документларым тәртиптә, дигән була. Мин әйтәм, бер эләктергәч, синең документларыңны карап тормыйлар. Отделениедә төн кундырачаклар да, документларыңны иртән генә караячаклар. Ә ул вакытта инде автобусың да тү-тү, китеп барган була, дим. Ә нишләргә киңәш итәсез соң, ди бу. Үзем дә аптырап калдым… Кунакханәгә баруда да файда юк. Кыяфәте сиңа охшагач, анда теркәү узуга ук, милициягә хәбәр итәчәкләр. Берсе булмаса, берсе игъланнар тактасыннан рәсемеңне күргәндер… Маратны эшнең ахыры кызыксындыра иде булса кирәк. – Шуннан, шуннан нишләттең соң? – дип ашыктырды ул Артёмны.