егетләр хезмәт күрсәтә» дигән язу да кадаклатты.
егетләр хезмәт күрсәтә» дигән язу да кадаклатты. Кооператив законлы рәвештә Наил Хәкимович исеменә рәсмиләштерелде, әлбәттә. Инде җитәкчелектә эшләп, канат ныгыткан Наил, үзенең төп хезмәт урынында да, кыенлыклар баштан ашкан булуга карамастан, кооперативның эшли башлаган чорында оештыру мәшәкатьләрен һәм финанс мәсьәләләрен көйләүгә шактый көч сарыф итте. Шуңа күрә, эшләре җайга салынып, табыш ала башлагач та, Наил Хәкимовичны онытмадылар. Табыштан аңа да шактый өлеш чыга торган булды. Наил үзе дә моңа каршы түгел иде, шулай булырга тиеш дип кабул итте. Ә иң яхшысы, аларның кооперативына «крышалар» да, «рэкетёрлар» да борын тыга алмады. Андыйлар күренә башласа, егетләр, бердәм җыелып, шунда ук тиешенчә каршылык күрсәтәләр иде. Үзләренә генә түгел, оешып килә торган күп кооперативларга ярдәм иттеләр әле. Акча «кысып» йөрүчеләрне кугандагы ярдәмнәре өчен аларга рәхмәтле эшмәкәрләр шактый шәһәрдә. Әнә шулай итеп, бизнес үзен аклый башлады, янәшәдән тагын бер-ике боксны сатып алдылар, киңәйделәр. Яхшы эшләгәч, кооперативның даны тиз таралды. Даими клиентлар барлыкка килде… Наил Хәкимович үзен җирле Советларга депутатлыкка кандидат итеп күрсәткәч, аның өстендә торучы бу кече предприятие комачаулык тудыра башлады. Бизнесменның халык хезмәтчесе дә булуы хәзер макталмый. Андыйларга кешеләрнең ышанычы да азрак. Кризистан башлары әйләнгән гади халык болай да эшмәкәрләрне күралмас дәрәҗәгә җиткән иде. Совет тәрбиясе алган кешеләр өчен андыйлар, нинди генә бизнес белән шөгыльләнмәсен, барыбер спекулянт булып кала инде. Киләчәктә депутатлык карьерасына комачаулык тудырмасын өчен, Наил Хәкимович әлеге кооперативны икенче кешегә саткан кебек итеп рәсмиләштерергә карар кылды. Шул чакларда Вася Кулагин кооперативны үз исеменә күчерерләр дип өметләнеп тә йөрде әле. Баштарак Наил үзе дә шулайрак сөйләнгән иде. Ләкин, һи. көтмәгәндә, фикере үзгәреп куйды. Документларны рәсмиләштерә башлагач, бар мөлкәтне ниндидер Юрий Николаевич Анисимов исеменә яздырды. Әйтүенә караганда, бу йомыкый кеше белән кайчандыр ГПТУда бергә укып, студент шулпасын бергә чөмергән булганнар. Кооператив яңа исем белән аталып, аның җитәкчесе алышынса да, Васяның вазифалары үзгәрмәде. Элек нәрсә башкарган булса, хәзер дә шул вазифа калды. Тик алар арасыннан барыбер кара мәче узды инде. Наил Хәкимовичка да акча өзлексез кереп торды. Гел көч куймаган килеш акчага ия булуга кем каршы булсын. Тик Вася эшләрнең мондый борылыш алуына бөтен күңеле белән каршы. Тора-бара ул үз тирәсенә шикле бәндәләрне, кайчандыр төрмәдә утырып чыккан адәмнәрне туплый башлады. Күңеле белән кыңгыр эшләргә һәвәс Вася моңа бик җиңел иреште. Элекке әфганлылар кайсы эш табып, кайсы башка сәбәпләр белән мастерскойда. киттеләр. Наил Хәкимовичка үзенең ышанычлы «гвардия»сен югалту куркынычы яный башлагач, ул Вася белән утырып сөйләште. Тик тегесе төпле бер сүз дә әйтмәде… Соңыннан Наил Хәкимович Васяның башка кыңгыр эшләрен дә ишетеп алды. Рэкетёрлык белән шөгыльләнүен, кемнәргәдер «крыша» булып акча җыюын да җиткерделәр аңа… * * * Маратның асылынган гәүдәсен табып, җир куенына салгач, Женя Кривошеевның күңеле бераз тынычланды. Шулай булмый ни, Ялантау янында Маратны кулдан ычкындырган өчен Вася әнә ничек кабарынган иде. Әйтәсе дә юк, кызу канлы. Бәргәләп ташларга да күп сорамас. Юкка гына кушаматы Кулак түгел. Хәер, кушаматы аның Кулагин фамилиясеннән алынган үзе… Тамерланлылар белән «стрелка» вакытында Марат Косойны атып еккач, Женя аның артыннан йөгергән иде йөгерүен. Әмма күздән яздырды. Куаклык эченә кереп чумды да, җир йотты диярсең, каядыр юкка да чыкты. Шуннан кайткач, Кулак аңа Маратны җир тишегеннән булса да табарга әмер бирде. Ә бер ничә көннән, Женя яралы кулын бераз дәвалап эшкә чыккач, кабат исенә төшерде. Босс та Маратны кичекмәстән табып, юк итәргә боерды, ди. «Ул исән йөргәндә, босстан сиңа да, миңа да көн булмаячак. Кара аны, шул гниданы үтереп, тугрылыгыңны миңа дәлилли алмыйсың икән, үзеңнең җаныңны кыячакмын», – дип куркытып та маташты хәтта. (Дәвамы бар.)